Заман сулышы

Терлекчелеккә таянган таймый

Районыбызда крестьян-фермер хуҗалыгы буларак эшли башлаучылар бармак белән генә санарлык. Файдасын күрмиләрме, зур эшкә алынырга батырчылык җитмиме - анысы билгесез. Ә менә Түбән Чыршылыда үз көенә эшләп торуны кулай күргән гаиләнең берсе ул - Ситдыйковлар. Узган атнада "Спартак"агрофирмасы"на терлекчелек буенча семинарга килүчеләр аларның гаилә фермасы белән танышып китте. Семинар хакында...

Районыбызда крестьян-фермер хуҗалыгы буларак эшли башлаучылар бармак белән генә санарлык. Файдасын күрмиләрме, зур эшкә алынырга батырчылык җитмиме - анысы билгесез. Ә менә Түбән Чыршылыда үз көенә эшләп торуны кулай күргән гаиләнең берсе ул - Ситдыйковлар.


Узган атнада "Спартак"агрофирмасы"на терлекчелек буенча семинарга килүчеләр аларның гаилә фермасы белән танышып китте. Семинар хакында бераз соңрак, ә хәзер Әдһәм абый Ситдыйковның гаилә бизнесы белән танышыйк.
Күпчелек авыл кешесе сыман, аңарда да җиргә мәхәббәт, малсыз тормыш - сансыз дигән гыйбарә яши. Өч сыердан башлаган фермерның хуҗалыгында бүген 19 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның унбере - савым сыеры. Элек-электән абзар-куралтысында дүрт-биш баш эре терлек асраган хуҗа шәхси хуҗалыкларга бирелүче кредитны алып, терлек санын арттырырга уйлаган. Һәм быел апрель аенда крестьян-фермер хуҗалыгы буларак теркәлгән. Җирле бюджеттан бирелгән 300 мең сумлык акчалата ярдәм дә бик ярап куйган.
Көр һәм тиешенчә тәрбия күргән терлекләре өчен Әдһәм Сәетгәрәевич аерым бина да корып куйган. Дөресрәге, бинасы булган, аңа реконструкция ясаганнан соң яңача төс кереп киткән. Хәзер аның хуҗалыгы урнашкан территория - аерым җирдә, утар сыман әллә кайдан күренеп тора. Җәен сыерларга көтүлек өчен дә менә дигән урын. Сөтлебикәнең һәркайсы 10,5 - 11 литр продукция бирә. Сөтне шәһәргә алып килеп, реализациялиләр. Бер литрлы - 20 сумнан, ди гаилә фермасы хуҗасы. Аның исәпләве буенча, чыгымнардан кала, үзе 600 - 700 сумлык чиста табыш ала икән. Әлбәттә, читтәге кеше өчен күп кебек тоеладыр, ләкин ул акчаның ничек килгәнен шунда тир түгеп эшләгән кеше генә белә.
Тынгысыз Әдһәм абый бинаның икенче катын да төзеп куйган. "Анысы нәрсә буласын үзем дә белмим, йә теплица, йә тавык тотар өчен булачак. Бәлки, икесе дә урын алыр", - ди.
Крестьян-фермер хуҗалыгында бер булышчы бар, шулай да таякның авыры гаиләнең үзенә төшә, әлбәттә. Әдһәм абыйның хатыны - Резидә апа да биредә. Ә төпчек улы - Илназ Казанда ветеринария академиясенең V курсында укый. Ул хәзерге вакытта йөргән кызы Айсылу белән "Спартак"агрофирмасы" җәмгыятендә практика үтә. Әтисенең төп таянычы буларак, киләчәген авыл белән бәйләп күзаллый. Терлекчелектә ял көне юк инде. Тәүлек буе, ел әйләнәсе эшләргә кирәк. Ләкин Әдһәм Ситдыйков гаиләсе кебек тырыш затлар бу юнәлештә оттырмаячак.
"Спартак"агрофирмасы"ның терлекчелектәге торышына килгәндә, бик үк көчле җәмгыятьләрдән саналмаса да, биредә кулдан килгәннең барысын да эшлиләр. Соңгы арада уңай нәтиҗәләр дә күренгән. Мәсәлән, быел үрчемне саклау буенча яхшы эш алып барганнар. Шулай ук азыкның сыйфатына игътибар биреп, аны кайнар су белән йомшартып, парлау алымын кулланып, хуҗалык бер атна эчендә тулаем сөт савуны 200 килограммга арттыруга ирешкән. Җәмгыять җитәкчесе Фирдүс Өметбаев әйтеп узганча, алар югары технологияләр белән мактана алмый, азык та кул көче кулланып таратыла. Комплекс та иске, бик зур, быел җәй түбәнең ярты өлешен генә алыштыра алганнар. Әлбәттә, продукция алуда әлеге факторлар тискәре роль уйный. Ләкин юрганыңа карап, аягыңны сузасың инде.
Семинарда катнашучылар бозау алу бүлегендә, бозаулар торган бинада булып, яшь терлекләрне тоту шартлары белән танышты, азык сыйфаты турында фикер алышты.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 май 2018 - 14:37
    Бәйге - ат чабышлары
  • 21 май 2018 - 14:27
    Яңалыклар
  • "Безнең гаилә" конкурсы катнашучылары
    2022 кеше тавыш бирде
  • Лениногорскида Җиңү көне, 2018
  • Җирле үзидарәләр көне, Лениногорск-2018
Ночной режим