Заман сулышы

Малларны күз карасыдай саклыйлар

Терлекләр ничек кышлату чорын узган? Уңай якка үзгәрешләр бармы? Бу хакта Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, инженерлар, ветеринария белгечләре бергә "Маркс" җәмгыятендә җыелып, киңәшләштеләр, семинар уздырылды. Монда шәһәр һәм район башлыгы рәгать Хөсәенов катнашып, һәр мәсьәлә буенча үз фикерен белдерде. Семинарны Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дамир Миңнебаев алып барды....

Терлекләр ничек кышлату чорын узган? Уңай якка үзгәрешләр бармы? Бу хакта Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, инженерлар, ветеринария белгечләре бергә "Маркс" җәмгыятендә җыелып, киңәшләштеләр, семинар уздырылды. Монда шәһәр һәм район башлыгы рәгать Хөсәенов катнашып, һәр мәсьәлә буенча үз фикерен белдерде. Семинарны Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дамир Миңнебаев алып барды.


Беренче өлеш тәбрикләү мизгелләреннән башланып китте. "Союз-Агро"ның "Зеленогорский" бүлекчәсе җитәкчесе Ринат Вафинга авыл хуҗалыгы өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен, җирле хакимият һәм район профсоюзлар комитеты исеменнән Мактау грамотасы һәм бүләк тапшырылды. "Лениногорская"агрофирмасының Урдалы бүлекчәсе бухгалтеры Рәмзия Нуретдиновага 55 яшь, "Маркс" җәмгыятенең баш бухгалтеры Мәрьям Әхмәдиевага 50 яшь тулу уңае белән Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды.

Хезмәтне саклау - төп бурыч икәнлеге турында тагын бер кат искәртелде. Берничә хуҗалыктан тыш, башкалары медицина күзәтүенә килешүләр төзегән. Рәгать Хөсәенов та моңа нык игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады. "Прокуратура тарафыннан да эшчеләрнең медицина күзәтү үтүе, техник куркынычсызлыгы буенча эшчәнлек - барысы да тикшереләчәк. Андый-мондый нәрсә килеп чыкса, иң беренче җитәкчегә һәм баш бухгалтерга эләгәчәк. Шулай ук механизаторларга таныклык алу буенча булган эшләрегезне эшләп бетерегез", диде ул.
300 савым сыерына исәпләнгән корпуста барган сөйләшү, әлбәттә, терлекчелеккә кагылышлы иде. Февраль ахырында республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов килеп киткән иде. Әллә аның килүе ярдәм иткән, әллә хуҗалыклар үзләре ныклап торып эшкә керешкән, шуннан соң уңай нәтиҗәләр бар. Дамир Миңнебаев әйтеп узганча, бу иң беренче сөт арту буенча күзәтелә. "Узган елдагы белән чагыштырганда, 11 тоннага артыграк савабыз", диде ул.
Аерым хуҗалыклар буенча карасак, 16 тонна 400 килограмм - "Лениногорская"агрофирмасында, "Маркс" (4т. 100 кг.), "Ленин" (3т.), "Спартак" агрофирмасы (2т. 830 кг.), "Восходящая Заря" (2т. 100 кг.), "Сатурн-Урал" (2т.), "Чулпан" (1т. 860 кг.), "Хәбибуллин Ф.З." (1т. 800 кг.).
Ә менә "Маркс" хуҗалыгында уңай якка этәргеч бирүче нинди эшләр эшләнгән? Терлекчелектә вак мәсьәлә юк, диләр. Чыннан да, без игътибар итмәгән ферма ишеге дә башка төрле кирәк икән. Биредә немец стандартларына туры килүче яңа ишекләр ясатып куйдыртканнар. Аларның өске өлеше аерым, аскысы аерым ачыла. Бу бигрәк тә кыштан язга күчкәндә, көз айларында дымлы һава өстенлек иткәндә ферма эчендәге микроклиматны нормада тотарга булыша. Беренче булып мондый ишекләрне "Ялтау" агрофирмасы ясап, файдасын күрәләр икән инде.
Мөгезсез сыер буламы дисәгез, була икән шул. Әле ул мөгезләрне махсус кискәннәр. Мөгез үсүгә китә торган микроэлементлар хәзер сыерның организмына, сөт җитештерүгә юл ала. Менә шулай итеп, Дәүләт ветеринария берләшмәсе көче белән берлектә сөтлебикәләрне матурайтканнар. Мондый тәҗрибә үткәрүче бу дүртенче хуҗалык. "Зеленогорский" җитештерү комплексы, "Лениногорская"агрофирмасы, "Хәбибуллин Ф.З." фермер хуҗалыклары шундый ысулны кулланганнар.
"Маркс" җәмгыятендә малларны тиешенчә ашатуга зур игътибар бирәләр. Терлек азыгына витаминлы катнашмалар кушып бирелә. Комбиазыкны алар үзләрендә ясый, моның өчен аларның мини-комбиазык заводы бар. Комбиазык ясау өчен солы, арпа, түп (жмых), борчак оны, акбур, тоз, көрпә, витаминлы катнашма-премиксны файдаланалар. Әлбәттә инде, югары сыйфатлы, мул күләмдә сөт савуга ирешәләр. Билгеле булганча, 1 килограмм сөт җитештерүгә 1 сум исәбеннән чыгып эш хакын билгелиләр. Әле бу хуҗалыкта эксперимент рәвешендә тагын өстәмә түләү кертеп карарга җыеналар. Дамир Миңнебаев әйтеп узганча, сыерларның шактый өлеше бер-ике бозаудан узмый, иткә китеп бара. Ничек булса да көтүлекнең яртысын продуктив сыерлар тәшкил итүенә ирешергә кирәк, ә андыйларга биш-алты бозаулаган сыерлар керә. Менә шуның өчен монда карт сыерны саклап калып, аңардан савып алынган сөткә өстәмә түләү каралган. Әгәр дүртенчегә бозаулаган сыер икән, һәр ай саен бер сыерга 40 сум, бишенче икән - 50 сум һәм алга таба шулай түләү бәясе арта барачак, сыер савучының хезмәт хакына өстәләчәк. Бу никадәр дәрәҗәдә нәтиҗәле булыр, анысын вакыт күрсәтер.
Дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рашат Әхмәтов терлекләрдә маститны булдырмау юллары хакында сөйләде. Әлеге авыруга каршы торучы препаратлар белән таныштырып үтте. Ул шулай ук бозау тудыру бүлегендә профилактика һәм дәвалау өчен кулланучы ветеринар препаратларның әһәмияте турында да семинарда катнашучыларга тулы мәгълүмат бирде.
Бозау тудыру бүлегенә заманча линияле сөт саву җайланмасын сатып алып урнаштырганнар. Бәясе шактый кыйммәткә төшсә дә, эшләве бик җайлы, кулай диләр. Өч ай дәвамында (гыйнвар, февраль, март) 246 баш бозау алганнар "Маркс" хуҗалыгы терлекчеләре. Алар сыерларны көздән үк сөт ташлату чорына аерганнар, үрчем артуны шуның белән аңлаталар. Туу бер хәл, аны үстереп мөгезле эре терлек итәсе бар бит әле. Яшь бозауларга сөтне кызганмыйлар, бу хакта хуҗалык җитәкчесе Ильяс Ганиев тә әйтеп үтте. "Үссеннәр, үлмәсеннәр генә. Әле быелга, күз тимәсен, мал үлеме юк", ди ул. Яшь бозаулар тора торган бүлектәге яктылыкны, чисталыкны һәркем сизгәндер.
220 баш симертүгә куелган мөгезле эре яшь терлекләр торучы бинаны һәм 6 айлыктан алып 1 яшькә кадәрге 180 баш бозаулар абзарын карап-күреп йөрделәр бу көнне семинарга килүчеләр. Әлбәттә инде, "безгә дә моны булдырырга кирәк", дигән уй белән үзләренә өлге итеп алырлык әйберләрне күргәннәрдер.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: