Заман сулышы

Төнгә кадәр тузан болыты уйный

"Язгы чәчү эшләре белән танышырга дип барганда, "Лениногорская" агрофирмасы" Урдалы бүлекчәсе хезмәтчәннәренең эше гөрләп тора иде. Бәйрәм араларында хуҗалыклар чәчүне кызу темплар белән башкарган, хәтта кыр эшләрен язарга да соңга калам ахры, дип уйлап куйдым. 15 май мәгълүматларына караганда, район буенча чәчү 79 процентта башкарылган. "Лениногорская" агрофирмасы" механизаторларының бер төркеме...

"Язгы чәчү эшләре белән танышырга дип барганда, "Лениногорская" агрофирмасы" Урдалы бүлекчәсе хезмәтчәннәренең эше гөрләп тора иде.
Бәйрәм араларында хуҗалыклар чәчүне кызу темплар белән башкарган, хәтта кыр эшләрен язарга да соңга калам ахры, дип уйлап куйдым. 15 май мәгълүматларына караганда, район буенча чәчү 79 процентта башкарылган. "Лениногорская" агрофирмасы" механизаторларының бер төркеме - борчак кырында, икенче кат чәчүдә, аны да бетереп киләләр иде. биредә әлеге кузаклы культура бер мең биш йөз гектар мәйданны алып тора. Рамил Җиангиров белән Альберт Мәрданов МТЗ тракторлары белән чәчә. Икесе дә Урдалыныкы. Рамил мәктәптән соң һөнәри училищеда белем алгач, тракторчы булып эшли башлаган. Аның техникасы көненә норма буенча 40 гектар эшләргә тиешле, ул: Нормага гына карап тормыйбыз, арттырабыз, 100 гектарга кадәр җитә", ди. Эш көне ничәдә башлана дигән сорауга, "Авыл кешесенең биштән башлана инде, әле бит эшкә килгәнче, өйдәге мал-туарны карап, көтүгә дә озатасы бар. Сәгать алтыларда техника паркыннан чыгып китәбез, җиделәргә таба эш башлана", ди. Шуннан төнге ун-унберләргә кадәр "тузан болыты уйнаталар". Рамилнең янында ике чәчүче - Олег Григорьев белән Илдар Шәйдуллин.
Альберт Мәрданов исә чәчүдә дүртенче ел гына катнашса да, эшнең нечкәлегенә төшенеп беткән, кыр эшләре башланганнан бирле барлыгы бер мең гектар җир эшкәрткән. "Бу МТЗ тракторына кадәр башкасын иярләгән идем, әле ике генә көн моның белән эшләгәнгә. Монысының куәте көчлерәк", ди. Көнгә 90-95 гектарны эшләргә сәләтле икән. Аның да чәчүчеләре бар, өчәү: Мәсхүт Сабиров, Исхак Сафиуллин, Шамил Мөхәмәтов.
КамАЗ машинасы белән орлыкны - Илгизәр Гыйззәтов, ә ашламаны Илдар Мортазин алып килә.
Арырак китеп, сабан бодае чәчүче механизаторны очраттык. Ул - Илдар Шәйхетдинов иде. Бодай кырлары агрофирмада биш мең гектар мәйданны алып торачак. 15 май көненә 3 мең 580 гектар чәчелгән.
Илдар тумышы белән Оренбург якларыннан булса да, бу як кешесе булып беткән. Башта тугыз ел Урдалыда яшәп, хәзер биш ел Карагайда көн күрә. Кырга 27 апрельдә чыккан булганнар. Илдарның "КАМАЗ Т - 2015" тракторы бик яңа булмаса да, куәтле. Чәчү комплексы тагып, чәчәргә булышучылардан башка гына эшләп йөри. "Әле кичә көне буе ремонтта тордым, төзәтеп бүген чыктым", ди. Ул алмашчысы - Илдар Шәмсетдинов белән ике сменада эшлиләр. "Шәмсетдиновка күбрәк төнлә белән эшләргә ошый, шуңа күрә мин көндез кырда. Иртәнге алтыда башлыйбыз, кичке җидедә алмашынабыз", дип эш көне белән таныштырды ул. Авылдан еракта эшләгәндә, ашарга үзләре белән алалар икән. Чөнки бер кырда төгәлләп, икенчесенә күчеп йөриләр, "ашарга китерүчеләр безне эзләп йөри алмый бит. Урдалыда эшләгәндә китерделәр", ди Илдар. Ашау ягыннан зарланмады: бик туклыклы, дип мактады.

Теги: чәчү
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: