Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Тугыз хуҗалык бер түбә астында

Соңгы елларда район авыл хуҗалыгына инвесторлар килү һәм аларның эшчәнлеге белән үзенчәлекле. Шундый хуҗалыкларның берсе - "Лениногорская" агрофирмасы" җәмгыяте. Әлеге җәмгыять 2010 елда оешып, үзенә элеккеге тугыз хуҗалыкны берләштерде. Инвесторы һәрбарчабызга мәгълүм, ныклы "Татагролизинг" җәмгыяте. "Лениногорская" агрофирмасы"ның сөрү җирләре 34 мең 456 гектардан гыйбарәт. Биредә минераль ашламалар кулланып, җирләрне тиешенчә...

Соңгы елларда район авыл хуҗалыгына инвесторлар килү һәм аларның эшчәнлеге белән үзенчәлекле. Шундый хуҗалыкларның берсе - "Лениногорская" агрофирмасы" җәмгыяте.


Әлеге җәмгыять 2010 елда оешып, үзенә элеккеге тугыз хуҗалыкны берләштерде. Инвесторы һәрбарчабызга мәгълүм, ныклы "Татагролизинг" җәмгыяте. "Лениногорская" агрофирмасы"ның сөрү җирләре 34 мең 456 гектардан гыйбарәт. Биредә минераль ашламалар кулланып, җирләрне тиешенчә эшкәртәләр. Әлбәттә инде, уңышы да югары күрсәткечләргә ия. Нәкъ менә "Лениногорская" агрофирмасы" безнең районда күптәннән утыртылмаган культуралар - бәрәңге һәм шикәр чөгендере үстерә башлады. Беренчесеннән уңыш гектарыннан 180-190 центнер чыкса, икенчесенеке 301 центнер тәшкил итә. Бәрәңге кире әйләнеп кайткан сугару системасы буенча үстерелә. Шулай ук аны саклар өчен Яңа Иштирәктә барлык таләпләренә туры китереп склад та төзелгән. Биредә үзе аеручы махсус техника эшли. Шикәр чөгендере инде икенче ел үстерелә. Быел 2 мең 240 гектарда чәчелгән. Шул ук җәмгыять 13 мең 370 гектар пай җирләрен арендалый. Узган ел бер гектар пай җиренә 500 сум исәбеннән исәп-хисап ясалган. Халыкка бодай, карабодай, шикәр комы белән авыл хуҗалыгы продукциясе бирелгән.
"Лениногорская"агрофирмасы" терлекчелеккә дә зур игътибар бирә. Мәсәлән, "Ялтау" бүлекчәсендә генә комплекслар тамырдан үзгәреп, реконструкция үткәрелеп, яңа төсмер алды. "Татагролизинг" инвестиция проекты буенча яңа комплекс төзелде. Ялтауда бүген 1 мең баш мөгезле эре терлек, шуның 600е - савым сыеры. Терлекчелек комплекслары заманча технологияләр таләбенә җавап бирә, малларны тоту өчен барлык шартлар да тудырылган. Ә бу, үз чиратында, уңышлы продукция алырга ярдәм итә. Вентиляция системасы, яктылык тиешле дәрәҗәдә, ташлаткан сыерлар өчен ясалган корылмада эчерү өчен җылытыла торган су килә. Кыскасы, биредә шулхәтле чисталык, тәртип, хәтта ферма дип әйтеп тә булмый. "Delaval" фирмасының сөт җиһазлары куелган, сөт блогы төзелгән. Блокта сөт саву аппаратлары үзләре юдыртыла, махсус исәпләгеч һәр сыер савучының күпме сөт савуын исәпли. Биредә алар өчен дә уңай эш шартлары тудырылган. Азыкны махсус техника тарата, сөтүткәргечләр буенча сөт китә. Терлекчелек комплексында эшләүчеләр бер дә авырсынмыйча үз хезмәтләрен башкара, лаеклы хезмәт хакы алалар. Мәсәлән, әлеге җәмгыятьтә эшләүче Гөлназ Юнысова (фотода: уңда): "Элеккеге хезмәтне хәзерге белән чагыштырып та булмый, аерма - җир белән күк арасы",- ди ул. Аның карамагында - 50 сыер. Тәүлегенә уртача бер сөтлебикәдән 15 килограмм сөт сава. "Ялтау" бүлекчәсендә хезмәт хакына зарланмыйлар: сыер савучыларның якынча 19 мең булса, терлек караучыларныкы 18 мең тәшкил итә. Районның Яңа Иштирәк, Кирлегәч, Мордва-Кармалка авылларыннан вахта белән килеп, эшләп йөрүчеләр байтак.
"Лениногорская"агрофирмасы" җитәкчесе Солтан Шәйхуллинга таркалган хуҗалыкларны торгызу җиңелләрдән булмагандыр. Ләкин аның эшне оештыра белү сәләте, куйган максат-планнарын тормышка ашыру өчен ахырына кадәр үтәве бу юнәлештә нык ярдәм итә. Әлбәттә, инвесторның терәк булуы, кирәк чакта ярдәм кулы сузуы да җәмгыятьнең үсешенә этәргеч бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвестор