Заман сулышы

Тырыш хезмәткә – бәя бар

Бу көннәрдә игенчеләр, Ходайның һәр бирмеш көненең кадерен белеп, туфракта дым беткәнче дип, алны-ялны белмичә кырда эшли. Шул исәптән "Ленин" җәмгыятендә (Федотовка) тырышып көч куялар. Язгы кыр эшләренең барышы белән якыннанрак танышу өчен әлеге хуҗалыкта булып кайттык. Кыр эшләрендә, шулай ук урып-җыю эшендә федотовкалыларның сынатканы юк. Аның быелгысы да шулай...

Бу көннәрдә игенчеләр, Ходайның һәр бирмеш көненең кадерен белеп, туфракта дым беткәнче дип, алны-ялны белмичә кырда эшли. Шул исәптән "Ленин" җәмгыятендә (Федотовка) тырышып көч куялар. Язгы кыр эшләренең барышы белән якыннанрак танышу өчен әлеге хуҗалыкта булып кайттык.


Кыр эшләрендә, шулай ук урып-җыю эшендә федотовкалыларның сынатканы юк. Аның быелгысы да шулай булачагына шик юк (яңгырлар гына вакытында явып, һава торышы гына әйбәт булсын). Әнә бит, җитәкчедән - Наил Галимовтан башлап, белгечләргә кадәр, инде килеп, һәр механизаторга кадәр "Мул уңыш алыйк" дип, янып-көеп йөриләр. "Ленин" хуҗалыгында 24 апрель көненә шактый эшләр башкарып өлгергәннәр инде. Күпьеллык үләннәр һәм уҗым культураларын тукландыру буенча эш төгәлләнгән. Уҗым культураларын тырмалау 349 гектарда башкарылган. Шулай ук туңга сөрү җирләрен (2080 гектар) тырмалауны төгәлләгәннәр. Шул көнгә чәчелгән җирләр-270 гектар, шуның 170е бер көндә чәчелгән. Берьеллык үләннәр - 170 гектарда, арпа 100 гектарда чәчелгән.
Кырлар белән җәмгыятьнең баш экономисты Владимир Трофимов таныштырып йөрде. Ул һәрнәрсәне, һәр санны биш бармагыдай белә, нәрсә сорасаң, шуңа җавап бирә, хуҗалыкның җаваплы белгече. Тукмак өсте кырында ( Керкәле Тукмагы белән бутамагыз) Радик Хәмитов (фотода, икенче биттә, уңда) ДТ-75 тракторында арпа чәчә иде. Ул әлеге хуҗалыкка Чирмешән якларыннан 2006 елда килгән. Шуннан соң ел саен биредә башта язгы чәчүдә катнаша, аннары урып-җыю чорында комбайнга утыра. Тракторы күптәнге булса да, ул аны күз карасыдай саклап, һәр елны ремонтлап, шуның белән кырга чыга. Эшенең нәтиҗәсе дә күренә. Әйтик, дым каплатуда - 173 гектар, уҗым тукландыруда -125 гектар, арпа чәчүдә 150 гектар җирдә эш башкарган иде. Аның чәчүдә булышучылары - политехник колледж студентлары. Алар 5 студент практикага килгәннәр. Шуның өчесе-Артур Кириллов, Евгений Назаров, Евгений Иванов монда иде. Аларның килүе бик ярап куйган, эшче кулларга кытлык бит хәзер. "КамАЗ" машинасында Александр Ильдибинов орлык ташып тора.
Егетләрнең күңелләре көр, җитәкчелектән, ашату ягыннан да канәгать икәнлекләрен әйттеләр. "Хәтта өчпочмакка кадәр пешерәләр", - диләр.
"Ленин" хуҗалыгы быел яңа чәчү комплексы "Агратор-5400 М" алган. Аны үзенең Т-150 тракторына тагып механизатор Ринат Хәсәнов (фотода, беренче биттә) арпа чәчә иде. "Моның белән эшләве җайлы,- ди ул.-Үзе катоклый, культивация ясый, орлыкны үзе төйи. Башкалардан аермалы буларак, сеяльщиклар да кирәкми",-ди. Ул икенче ел биредә эшли. Бу хуҗалыкта эшләгән кешегә эш шартлары тудыра беләләр, димәк. Үзе дә җитәкчелекне мактап телгә алды: "Наил Госманович безгә Куакбаштан ук таныш бит",-ди. Аның янында "ЗИЛ" машинасында Николай Павлов орлык чыгаруда эшли. Р. Хәсәнов үзенең эш аты белән дым каплатуда 109 гектар, чәчүдә 70 гектар җирне эшләгән иде. Шундый җаваплы чорда бер трактор, техника да басып тормый. Әнә Роберт Игнатьев та ДТ-75 тракторы белән чәчүдә эшли. Аның өч булышчысы - Валерий Петров, Дмитрий Павлов һәм студент егетләрнең берсе - Александр Карпов. "КамАЗ" машинасында Владимир Иванов орлык чыгаруда эшли. Тагын өч К-700 тракторы җир эшкәртүдә кырларны иңли.
Амбардан орлык җибәрү буенча өзеклек булганы юк, ди белгечләр. Монда һәрберсе үз урынында, үз вазифасын белә. Студент егет - Альберт Яфаров орлык төяүдә эшли, ә орлыкны инкрустацияләү, ягъни агулауда Вячеслав һәм Виталий Семеновлар эшли.
Менә шундый тырыш хезмәтчәннәр биредә хезмәт итә.
Теги: Авыл
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: