Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Урып-җыю ике хуҗалыкта гына калды

Урып-җыю тәмамлану алдында, районда бары ике аграр хуҗалыкта гына эшләрне тәмамлыйсы калды.

 

Болар – “Хәйретдинов Н.Л” фермерлык хуҗалыгы һәм “Сатурн-Урал” җәмгыяте.

14 сентябрь көненә алынган мәгълүматка караганда, 101 мең тонна бөртеклеләр суктырылган, арада иң күп өлешне көзге бодай, аннан язгы бодай һәм арпа алып тора. Уртача уңыш бер гектардан 35,7 центнер тәшкил итә. Аерым алганда, көзге бодайның уңышы 43,8 центнер, арпа – 30,9; язгы бодай 31,4; көзге арыш – 27,5; вика – 30,8; карабодай 14,8 центнер.

Рапсны урып-җыю эше дәвам итә. 14 сентябрьгә булган мәгълүматка караганда, 13 мең 138 тонна рапс җыелган, бу эш 73 процентта башкарылган.

Шулай ук басу-кырларда уҗымнар чәчү эше дә бара. Барлыгы 12 мең 578 гектарда чәчелергә тиеш, шуның 370 гектарында – арыш, 12 мең 208 гектарында  көзге бодай булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев