Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Ялтау авылында яңа терлекчелек комплексы барлыкка киләчәк

Районыбызның Ялтау авылында яңа терлекчелек комплексы барлыкка киләчәк. Декабрь ахырына кадәр нигезен салып бетерергә планлаштыралар.


Бу көннәрдә 5 мең квадрат метр мәйданда ике ферма урынына яңа терлекчелек комплекслары төзелеше алып барыла. Ул 400 баш сыерга исәпләнгән. Шунысын да әйтергә кирәк: сыерлар биредә чылбырда түгел, ә ирекле рәвештә йөриячәкләр, ягъни теләсә кардага чыга, теләсә керә, үз иркендә йөри торган була.

Өченче ферманы 150 башка исәпләп, реконструкция үткәреп ясарга исәплиләр.

Әлбәттә, яңа комплекс яңача инде ул. Биредә сыерларны тоту өчен дә, хезмәткәрләр өчен дә уңайлы шартлар тудырылачак. Су үткәргеч һәм канализация яңа ясалган. Яңа саву-сөт блогы төзеләчәк. Тирес өчен лагуналар казылган.

Тулырак "Заман сулышы" газетында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев