Заман сулышы

Ярдәмсез калмабыз

Районга эшлекле визит белән Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килеп, кыр эшләре торышы белән танышып китте. Иң элек ул район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән берлектә райондагы кырларны вертолеттан күзәтеп чыкты. Министр белән очрашуга хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Д.Миңнебаев, идарә...

Районга эшлекле визит белән Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килеп, кыр эшләре торышы белән танышып китте.


Иң элек ул район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән берлектә райондагы кырларны вертолеттан күзәтеп чыкты. Министр белән очрашуга хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Д.Миңнебаев, идарә белгечләре килде.
- Районда язгы кыр эшләре башкарылган, - дип башлады министр сүзен. - Сезнең төбәкне республиканың үзәк һәм көньяк өлешендәге районнар белән чагыштырып булмый. Көньяк-көнчыгыш регион катлаулы климаты, географик шартлары белән аерылып тора. Чәчү мәйданнары янында нефть вышкалары да комачаулык тудыра, - диде ул.
Марат Әхмәтов "Татагролизинг" стратегик инвестор тарафыннан терлекчелек буенча үсеш күзәтелүен әйтеп узды. Хәзерге көндә яңа дуңгызчылык комплексын төзү планлаштырыла.
Быелгы җәй айларына Татарстан бюджетыннан терлекчелеккә 1 миллиард сум бүлеп бирелә. Бу акчалар һәр савым сыерга 680 сум исәбеннән тотылачак. Министр әйтеп узганча, финанс ярдәмен авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар да алачак. Терлекчелек белән шөгыльләнүчеләр, яисә шәхси хуҗалыклар савым сыерларның баш санын киметүгә юл куйганда, алдагы айларда субсидиягә исәп тота алмый.
Министр очрашу ахырында чиста пар җирләре белән эшләргә тәкъдим итте, чөнки быелгы уңыш өчен чиста пар җирләренә чәчелгән уңыш культуралары кышкы чорда яхшы сакланган, салкыннарда исән кышлаган. Тагын шунысы да бар: мондый чиста пар җирләренә чәчелгән культураларга субсидия икеләтә күләмдә каралган.
Р.Хөсәенов әйтеп узганча, бездә пар җирләре 12 мең гектар тирәсе булачак. Бу - сөрү җирләренең 16 процентын тәшкил итә. Сабантуйга кадәр беренче кат эшкәртүне узарга тиеш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: