Заман сулышы

Юнәлешен югалтмаган комплекс

Районда ныклы аякта басып торучы, терлекчелек тармагына караган предприятиеләрнең берсе - "Ялтау агрофирмасы" җәмгыяте. Ул дуңгыз ите җитештерү белән шөгыльләнә. "Ялтау агрофирмасы" буларак оешуда "Татнефть" җәмгыятенең өлеше бик зур. Алар ярдәмгә килгәч кенә заманча технологияләр кертелә башлый. Хәзерге көндә "Ялтау агрофирмасы" - "Татагролизинг" җәмгыяте структурасына керүче Татарстанның көньяк-көнчыгышында киң үсеш...

Районда ныклы аякта басып торучы, терлекчелек тармагына караган предприятиеләрнең берсе - "Ялтау агрофирмасы" җәмгыяте. Ул дуңгыз ите җитештерү белән шөгыльләнә.


"Ялтау агрофирмасы" буларак оешуда "Татнефть" җәмгыятенең өлеше бик зур. Алар ярдәмгә килгәч кенә заманча технологияләр кертелә башлый. Хәзерге көндә "Ялтау агрофирмасы" - "Татагролизинг" җәмгыяте структурасына керүче Татарстанның көньяк-көнчыгышында киң үсеш алган авыл хуҗалыгы предприятиесе. Ул үз эченә ике комплексны һәм комбиазык заводын берләштерә. Керкәле авылында азык җитештерүче цех урнашкан булса, Иске Иштирәктә симертү зонасы, Подлесный поселогында кабат җитештерү, дуңгыз балалату һәм үстереп җиткерү зоналары урын алган. Хәзерге вакытта предприятиедә 25 мең 6 баш дуңгыз исәпләнә, бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 1 мең 499 башка күбрәк.

Җәмгыять элеккеге комплексларда да нәтиҗәле итеп эшли алуын раслады. Шулай ук җитәкчесе Наил Залаков тарафыннан алдынгы чит ил тәҗрибәсе өйрәнелеп, җирлеккә яраклаштырылган, җайлашкан. Кабат җитештерү (воспроизводство), чучкаларны асрау, ашату технологияләре үзгәрде. Ана баш дуңгызларның төгәл статистикасы алып барыла, бу үз чиратында, гибридлар үстерү буенча юнәлеш алуга ярдәм итә. УЗИ ярдәмендә аталандыру күрсәткечләре һәм туучы дуңгыз балалары һәрвакыт тикшерелеп, күзәтелеп тора. Туганнан алып үсеп җитү һәм симертүгә китә торган вакыт 170 көнгә кыскарган.
Квалификацияле белгечләр тарафыннан һәм заманча алымнар куллану нәтиҗәсендә, чагыштырмача кыска вакытта чучка балаларын алу эше җайлаштырылган. Мәсәлән, 2010 елда 45 мең 459 баш туган булса, 2012 елда ел башыннан бүгенге көнгә кадәр 35 мең 107 баш чучка туган. Шушы елның 6 аенда 2 мең 127 тонна дуңгыз ите җитештерелгән. Хайванның бер килограмм тереләй авырлыгы 95 сумнан реализацияләнә. Һәрбер кеше экологик яктан чиста, сыйфатлы азык-төлек ашарга тырыша. Бу иткә дә кагыла. Әлеге юнәлештә агрофирма итнең сыйфат күрсәткечләренә зур игътибар бирә, һәрвакыт эзләнүдә.
Предприятие үз эшләрен төгәл һәм җиренә җиткереп башкаручы белгечләр белән тупланган. Коллективта 200 кеше эшли. Әлбәттә, аларга барлык шартлар тудырылган, ашханә, душ эшләп тора. Хезмәткәрләрнең хезмәт хакы алынган продукциягә турыдан-туры бәйле һәм соңгы вакытта 2,5 мәртәбә артты. Аванс һәм җитештерелгән продукциягә исәп-хисап ясаганнан соң эшчеләрнең хезмәт хакы 30 меңгә кадәр җитә.
Җитештерүнең үсешенә дуңгызларны яхшы шартларда тотуның йогынтысы бик зур. 2008 елда комплекска реконструкция ясый башлаганда ук яктылык, вентиляция, тирес алу системасына һәм станоклар белән җиһазлауга төп игътибар бирелә. Өч корпуста ана баш дуңгызлар өчен репродукторлар урнаштырылган, шулай ук климатны контрольдә тоту системасы да җайлаштырылган. Комплекс үсешенә йогынты ясаучы факторларның тагын берсен әйтеп китмичә булмый. Биокомплекс җиһазлары урнаштырып, канализация системасы бөтенләй башкача төсмер ала. Дуңгызчылык комплексыннан килүче тирес агымнары аертылып ике фракциягә бүленә. Каты төрдәгеләре төргәкләнеп ашлама буларак сатуга чыгарыла, ә сыеклары махсус ясалган лагуналарда тондырыла һәм ул да ашлама итеп кырларга чыгарыла.

Теги:
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: