Заман сулышы

Афәттән саклану һәркемнең үз кулында

1988 елдан башлап 1 декабрь СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Быел эпидемия башланганга 31 ел тула. Шушы вакыт эчендә СПИДтан 25 миллионнан күбрәк кеше үлгән, 16 миллионнан артык бала әти-әнисез калган. Россиядә көн саен ВИЧ-инфекциядән зарарлануның 180 яңа очрагы теркәлә. 2012 ел башына илебездә әлеге афәт белән зарарланган...

1988 елдан башлап 1 декабрь СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.


Быел эпидемия башланганга 31 ел тула. Шушы вакыт эчендә СПИДтан 25 миллионнан күбрәк кеше үлгән, 16 миллионнан артык бала әти-әнисез калган.
Россиядә көн саен ВИЧ-инфекциядән зарарлануның 180 яңа очрагы теркәлә. 2012 ел башына илебездә әлеге афәт белән зарарланган 650 мең кеше исәпләнә. Мондый темп белән үссә, 2015 елда аларның саны 1 миллионга җитәргә мөмкин.
Татарстанда барлыгы 15 мең 133 кешедә ВИЧ-инфекция булуы ачыкланган, 2 мең 980е якты дөнья белән хушлашкан.
Лениногорскида хәлләр ничек соң? Саннардан күренгәнчә, шатланырга җирлек юк. ВИЧ/ СПИД таралуы буенча без республикада III урынны билибез. Эпидемия башланганнан бирле 665 кешедә ВИЧ-инфекция булуы ачыкланган, шуның 180е төрле сәбәпләр белән үлгән. Агымдагы елның 10 аена 57 яңа очрак теркәлгән. Бу үткән елның шул чоры белән чагыштырганда, 13,5 процентка күбрәк. Традицион төркемнәрне дә читләмичә (наркоманнар, "зәңгәрләр", фахишәләр), афәт төп халыкка күчә бара. Быел исәпкә алынган ир-атларның 66 проценты, хатын-кызларның 79 проценты инфекцияне каршы як белән җенси мөнәсәбәткә керү нәтиҗәсендә "эләктергән".
Әгәр ун ел элек ВИЧ 20-25 яшьлекләр авыруы булса, хәзер ул - начар гадәтләрсез 25-40 яшьлекләрнеке.
Хатын-кызлар еш кына бердәнбер җенси партнерыннан зарарлана, күпчелегендә инфекция беренче йөклелек вакытында ачыклана.
2004 елдан быелның 10 аен кертеп йөклелек буенча исәптә 170 ВИЧ-инфекцияле хатын булган, алардан 72 бала туган.
Авыруны йоктыруга сәләтле вирус микъдары канда, мәнидә, лимфада һәм күкрәк сөтендә бар. Наркотик матдәләрне кабул иткәндә, уртак шприц, энә куллану, косметик, маникюр, педикюр процедураларын стерильләштермәгән инструментлар ярдәмендә башкарганда йоктыру куркынычы аеруча югары.
- Инъекцияле наркотик матдә кулланучылар һәм аларның җенси партнерлары;
- саклану чаралары кулланмыйча җенси мөнәсәбәткә керүчеләр;
- башка венерик чирләр белән авырулар;
- фахишәләр һәм аларның клиентлары - менә болар ВИЧны йоктыру куркынычы югары булган төркемнәр.
Инфекция "эләккән"нән соң, СПИДка кадәр барып җиткәнче уртача 8-10 ел вакыт уза. Тиешле терапия узмаганда, 5-7 ел да булырга мөмкин. СПИД стадиясендә уртача яшәү озынлыгы 9 ай тәшкил итә.
Бүгенге көндә ВИЧ-инфекциядән тулысынча дәвалаучы бер генә вакцина, дару, алым да юк. Бары махсус терапия ярдәмендә генә организмда вирусның үрчемәвенә, ВИЧтан СПИДка күчүне булдырмауга ирешү мөмкин.
Шунысын да онытырга ярамый: әгәр дә ВИЧ-инфекцияле башка кешене кисәтмичә аңарга авыруын йоктырса, РФ Җинаять кодексының 122 маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгы каралган.
ВИЧ/СПИД беркемне дә аямый, кешенең җәмгыятьтә тоткан урынына һәм социаль хәленә дә карамый. Беркемнең дә үләсе килми. Афәттән саклану һәркемнең үз кулында.

Теги: СПИД
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: