Заман сулышы

Җан әрнүе

Гомер уза аккан сулар кебек, йөрәкләрдә кала әрнү ярасы, диләр. Минем тормышымда да җан ярасы калдырган эзләр күп булды. Иң беренчесе 1983 елның май аенда башланды. Ул вакытта миңа 33 яшь. 12 яшьлек улым Нәфис авырып китте. Мәктәптән кайта да: "Әни, нигәдер минем хәлем юк", ди. Болай булмый дип, участок...

Гомер уза аккан сулар кебек, йөрәкләрдә кала әрнү ярасы, диләр. Минем тормышымда да җан ярасы калдырган эзләр күп булды.

Иң беренчесе 1983 елның май аенда башланды. Ул вакытта миңа 33 яшь. 12 яшьлек улым Нәфис авырып китте. Мәктәптән кайта да: "Әни, нигәдер минем хәлем юк", ди. Болай булмый дип, участок хастаханәсенә киттек. Баш табиб карады да кичекмәстән Лениногорск хастаханәсенә алып барырга кушты. Шул ук көнне тиз-тиз шәһәргә киттек. Авылдашыбыз Зәррә Әхмәрова балалар табибы булып эшли иде. Ул ягымлы итеп каршы алып, "Барысы да яхшы булыр, борчылмагыз", дип юатты. Улымны карап, анализлар алдылар. Хастаханәдә төн кундык та, икенче көнне: "Сезне Казанга җибәрәбез", дип хәбәр иттеләр. Әйберләр, кирәкле документларны алып килү өчен мин үзем генә авылга кайтып килергә булдым.
Көн кичкә авышты. Юлда бер машина да күренми. "Ходаем, юлымда яхшы кешеләр очрасын инде" дип, Шөгер тауларын елый-елый мендем, балам өчен дә борчылдым. Яныма машина килеп туктагач, шатлыгымның иге-чиге юк иде. Машинадагылар "Карамалка авылына кайтабыз", диләр. Кереп утырдым, ә эчтә... мәет ята. Аны авылга җирләргә алып кайталар икән. Төнге юлда бер ялгыз хатын-кызны кызганып утыртканнардыр инде...
Икенче көнне ирем белән яңадан Лениногорскига килдек. Казанга вертолет белән озаттылар. Безнең белән профессор Ирина Белова да китте. Аңа рәхмәтлемен, һәрвакыт улымның хәлен белешеп торды. Улым ике ай яшәү белән үлем арасында тартышты, лейкоз булган. Алай да гел яхшыга өметләндек, тик улым мәңгелеккә күзен йомды...
Шуннан соң безне тагын авыр кайгы-хәсрәт сагалап торган. Бертуган Хәлим абыем 46 яшендә яман шеш авыруыннан үлеп китте. Киленебез Гайшә апа дүрт бала белән, иң кечкенәсенә 2 ай иде, тол калды. Әле янында өлкән яшьтәге әни дә бар. Апабыз әнине дә хөрмәтләп-олылап соңгы юлга озатты. Мең рәхмәт сиңа, Гайшә апай.
Бергә гомер иткән тормыш иптәшем дә 65 яшендә мәңгелеккә китеп барды. Оста куллы, уңган, белемле кеше иде. Балаларга менә дигән йортлар салып кертте. Тик гомере генә кыска булды.
Тормышымда тагын бала хәсрәте күрергә язган икән. Узган ел 39 яшьлек улым Рәфис тә бакый дөньяга күчте.
Иртән эштән кайткач, утырып бергә чәй эчтек. Шуннан соң озак та үтмәде киленем Эльмира (алар күршедә генә яшиләр): "Әни, тиз генә кер, Рәфиснең хәле авырайды", ди. Хастаханәгә барудан баш тартты, ул көннәр ялга да туры килде, хәлем яхшырды, диде. Яхшы булмаган шул инде, инфаркт кичергән булган. Шуннан соң 1 айга якын Әлмәттәге хастаханәдә ятты. Аннан шулхәтле кайтасы килде: "Әни, бүген соңгы ботканы ашыйм инде" дип, иртән шалтыратты. Шул көнне кайтты, ләкин төнлә белән тагын хәле начарланды. 1 атна аңсыз хастаханәдә ятты да өч баласын ятим калдырып, мәңгелек йортка китте. Әтисе кебек уңган-булган Рәфисне авыл халкы, ярдәмчел, ачык йөзле итеп хәтерли. Быел 40 яшь тулган булыр иде... Тыныч йокла, улым. Бездән сиңа дога барып ирешсен.
Теги: Авыл
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: