Заман сулышы

Авылым иртәсе

(Нәсер) Әкрен генә,бөтен җиһанны тутырып чыгып килүче кояшның нурлары табигатьнең бар тереклеген шифасы белән иркәли. Әйтерсең лә, кояш болай дип эндәшә сыман: "Уяныгыз, җиһанда таң атканда өлешсез калмагыз. Нечкә үлән сабаклары, зәңгәр кыңгырау чәчәкләре, сары күзле ромашкалар, аксыл-йомшак кылган үләннәре - әйдәгез, барыгыз да чык бөртекләрен үзегезгә сеңдереп калыгыз, яктылыкка...

(Нәсер)

Әкрен генә,бөтен җиһанны тутырып чыгып килүче кояшның нурлары табигатьнең бар тереклеген шифасы белән иркәли. Әйтерсең лә, кояш болай дип эндәшә сыман: "Уяныгыз, җиһанда таң атканда өлешсез калмагыз.
Нечкә үлән сабаклары, зәңгәр кыңгырау чәчәкләре, сары күзле ромашкалар, аксыл-йомшак кылган үләннәре - әйдәгез, барыгыз да чык бөртекләрен үзегезгә сеңдереп калыгыз, яктылыкка омтылыгыз. Мәрхәмәтле Җир - Анабызны сөендереп, ай үсәсен көн үсегез, тәмле җиләк, бөрлегән кызарып- тулышып кешеләргә шатлык өләшсен".
Кояшның якты нурлары һәр су тамчысында ялтырап изгелеккә чакыра.
Сары чуар тавык җырлый-җырлый җим чүпли, яшел хәтфә болыннарда бозаулар уйнаклап йөгерә, атлар, колыннар утлап йөри, елга-күлләрдә казлар,үрдәкләр коена.
Гөжләтеп сөт савып алган хуҗабикәләр, яулыкларын чөеп бәйләп, чәй табыны әзерли.
Нечкә генә таң җиле исеп куя. Ул гөлҗимеш чәчәкләренең хуш исен тарата. Ах, бу таңнарның гүзәллеге... Салмак исеп куйган җилдә кипкән печән, кызарып пешкән җиләк, карлыган яфраклары һәм кура җиләгенең хуш исе дә ипигә ягып ашарлык.
Баш әйләндергеч гомер мизгелләре...
Теги: Авыл
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: