Заман сулышы

Балалар йортына бирегез

Яңа ел алды. Бөтен кеше бәйрәмгә әзерләнә, бәйрәм алдыннан була торган ыгы-зыгы белән мәшгуль. Без дә, ягъни тәрбияче белән балалар, шигырьләрне сәнгатьле уку, дөрес хәрәкәтләр белән бию, җырларның көйләрен бозмыйча җырлау кебек эшләр белән шөгыльләнәбез. Шулай беркөнне бер әби, баласын төркемгә керткәч, кайгылы кыяфәттә: - И-и, Ходаем, яллар бик озак...

Яңа ел алды. Бөтен кеше бәйрәмгә әзерләнә, бәйрәм алдыннан була торган ыгы-зыгы белән мәшгуль. Без дә, ягъни тәрбияче белән балалар, шигырьләрне сәнгатьле уку, дөрес хәрәкәтләр белән бию, җырларның көйләрен бозмыйча җырлау кебек эшләр белән шөгыльләнәбез.

Шулай беркөнне бер әби, баласын төркемгә керткәч, кайгылы кыяфәттә:
- И-и, Ходаем, яллар бик озак була инде. Бу бала белән нишләпләр бетәрбез, бигрәкләр шук, тәртипсез бит! - диде.
- Нишләп шулкадәр хафаланасыз, менә без 22 бала белән нәрсә эшлибез, сез дә шуларны кабатларсыз, - дидем.
- Әй, бездән килмәс лә ул эшләр, аннары балалар тавышына чыдамыйм мин. Әле сезгә биш минутка кергәндә дә башлар чатный башлый, - димәсенме?
Әле яше иллегә дә җитмәгән әби бер оныгы чыгарган тавышка чыдый алмый икән!
- Соң алай булгач, киңәшем бар: сезнең йорттан юл аша гына Балалар йорты бар, шунда кертеп куегыз, 10 көн буе ял итәрсез, - дидем. Ышанды бит, әй!
- Алай мөмкинме икән соң? - дигән соравына җавап та бирәсем килмәде, борын төбендә дигәндәй, ишекне ябып куйдым.
Кая тәгәри бу дөнья? Эшләүче әби булса бер хәл, беркайда эшләми бит, хуҗабикә. Менә ул, чын мәгънәдә, хуҗабикә (бикәсен генә язасы килә!), үзен генә карап, бит-керфекләрен буяп, бизәнеп-ясанып йөрүчеләрнең берсе.
Үз әбиләремне искә төшердем. Кышкы каникулда 8-10 оныгы җыела иде. Шуларга бер кычкырмыйча, аш-суын өлгертеп, иртән торуга тәмле коймаклар пешереп куя иделәр. Алар ничек түзде икән? Ачлык елларын кичереп, сугыш михнәтләрен уздырып яшәүче әбиләребез нинди шәфкатьле, миһербанлы булганнар. Дөрес, бер әбием (әтинең әнисе): "И-и, балакайлар, өйнең кан җылысын калдырмыйсыз. Тыз-быз килеп, бер кереп, бер чыгып йөрисез бит. Урамга чыккач, әзрәк торсагыз да була торгандыр", - дия иде. Тирә-күрше балалары да безнең белән уйнарга керә, ишек ябылмыйча торгандыр, күрәмсең. Утын белән мич ягасы бар шул. Шулай әзрәк сукранып алулары матур төш булып калды. Хәзерге заман әбиләре авызыннан язарга ярамый торган сүзләр ишетелә. Бигрәк тә җәй көнне. Минем яннан узгач, башка төркемгә йөрүче балаларның әбиләре оныкларын шулай "тәрбияли". Алар оныкларыннан нинди рәхим-шәфкать көтмәкче була инде? Бумеранг кебек үзләренә кайтачагын әле шәйләмиләр шул.
Барысы да шундый дип әйтеп булмый. Әби тәрбиясен, әби назын күрмичә үсүче баланы кызганам. "Үз баласыннан туйганнар заманасы киләчәк", дисәләр, теге буын әбиләре ышанмаслар иде, шәт?
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: