Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Балаларны сыйлаучы Рәйфә ханым

Күрше районда туып үскән ул, табиб булырга хыялланган. Язмыштыр инде, аңа башка һөнәр буенча укып, башкачарак эшләргә-яшәргә туры килгән. Сүзем якыннан белгән дустым Рәйфә Җиһаншина турыда. Марс абый белән Сәйдә апаның иң беренче җимеше буларак, сеңелесе Резидә белән энесе Рамилгә үрнәк була Чирмешән районы Кара Чишмә авылында туып үскән кыз....

Күрше районда туып үскән ул, табиб булырга хыялланган. Язмыштыр инде, аңа башка һөнәр буенча укып, башкачарак эшләргә-яшәргә туры килгән. Сүзем якыннан белгән дустым Рәйфә Җиһаншина турыда.
Марс абый белән Сәйдә апаның иң беренче җимеше буларак, сеңелесе Резидә белән энесе Рамилгә үрнәк була Чирмешән районы Кара Чишмә авылында туып үскән кыз. Мәктәптә дә аны һәрдаим мактап торалар, тырыш, белемгә омтылучы укучыны төрле олимпиадаларга җибәрәләр, химияне бик үз иткәнгә табиб булырга хыяллануын хуплыйлар. Ә бит ул елларда җәй буе гектары белән чөгендер эшкәртү, ә кышын фермада маллар үстерүдә булышу да бар иде. Җитез кыз барысына да өлгерә.
Ире Мөхтәр белән Менә инде 33 ел бер-берсен хөрмәтләп, сөеп яшәүче гаиләгә сокланучылар бихисап, ике кыз, бер ул үстерделәр. Рәйфә ханым утыз ел шәһәребездәге 24 нче балалар бакчасында өлкән аш-су остасы, һәр пешергән ризыгы телдә эри. Үзе һәм әнисе үстергән кабаклардан пироглар, боткалар белән күпләрне сыйлый, балалар турында әйтеп тә торасы юк.
Кайгы-хәсрәтсез, оптимистик рухта, сәламәт яшәвегезне телибез. Сез моңа бик лаек, Рәйфә ханым.
Галия ШАКИРҖАНОВА
Әлеге язманың тулы вариантын "Заман сулышы"ның 24 июнь санында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев