Заман сулышы

Без дә тәртип сакладык

Хөрмәтле "Заман сулышы" газеты редакциясе хезмәткәрләре! Мин - Миңнегали Зөфәр улы Әхмәдиев үземне белә башлаганнан бирле район газетын алдырам. Авыл, шәһәр, дөнья хәлләре, яңалыклар белән сезнең язмаларны укып танышам. Үзем дә истә калган хатирәне язарга булдым. Илебездә, шәһәребездәге урлау, талау, кыйнау, кеше үтерү кебек җинаятьләрне телевизордан карап, газет битләреннән укып...

Хөрмәтле "Заман сулышы" газеты редакциясе хезмәткәрләре! Мин - Миңнегали Зөфәр улы Әхмәдиев үземне белә башлаганнан бирле район газетын алдырам. Авыл, шәһәр, дөнья хәлләре, яңалыклар белән сезнең язмаларны укып танышам. Үзем дә истә калган хатирәне язарга булдым.
Илебездә, шәһәребездәге урлау, талау, кыйнау, кеше үтерү кебек җинаятьләрне телевизордан карап, газет битләреннән укып барабыз. Нәрсә җитми адәм балаларына дип, нәфрәтләнәбез.
Без эшләгән чорда тәртип сагында халык дружиналары актив катнашты. Айга бер тапкыр оешма-предприятиедән хезмәткәрләр дежурга чыгып, төркемнәргә бүленеп, төн урталарына кадәр шәһәр урамнарында күзәтү алып бара идек. Шундагы бер вакыйга хәтеремдә уелып калган. Үткән гасырның 70 нче еллары иде бу. Дүрт кешедән торган төркем белән безгә бирелгән территорияне карап чыккач, базар янындагы эскәмиягә ял итәргә утырдык. Олы яшьтәге кешеләр хәтерлидер. Хәзерге базар урынында, бер башы Ленинград урамына чыккан зур барак бар иде. Ул кибет булып та торды. Аның бер ягында тактадан эшләнгән складлары янында берсенең шырпы сызганы күренде. Иптәшем белән шунда киттек. Ул кеше таныш булып чыкты: "Нәрсә югалттың? Ни эзлисең?" дип сорадым. "Сәгатем шушында төшеп калды. Караңгы инде, иртән эзләрмен", -дип, каршы йорттагы фатирга кереп китте.
Территорияне әйләнеп, тагын барып утырдык. Берәр сәгать вакыт узгач, тагын теге урында шырпы сызганы күренде. Бу юлы дүртебез дә бардык. Тагын шул ук кеше, тезләнеп нәрсәдер эшли. "Нишлисең?" дип кычкырып дәшкәч, каушап китте. Ныгытып карасак, склад астына чокыр казып, эченә соляркалы чүпрәкләр тутырган банка утыртып куйган. Җилле төн булганга ут кабынып китә алмый. Без нишләргә белми аптырап торган арада ул өенә кереп тә киткән. Артыннан без дә кердек. "Утыртсагыз да, калдырсагыз да, минем нәрсә эшләргә теләгемне беләсез, гафу итегез, ялгыштым", дигәч, беркемгә дә әйтмәскә булдык. Әмма безнең төркемдәге хатын-кыз кемгәдер сөйләгән. Ул хакта милициягә ишетелгән. Безне чакырттылар. Теге яндырырга теләүчедән "Янгын була калса, син җавап бирәсең", дип кул куйдырдылар. Безгә әлеге хәл турында үзвакытында хәбәр итмәгән өчен шелтә, янгынны булдырмый калган өчен рәхмәт әйтеп, оешма начальнигына безне бүләкләргә куштылар. Ә кибетне ревизиягә ябып, тикшерү үткәргәннәр. Бик күп җитмәүчәнлек булган, диделәр. Яндырырга теләүче акча алырга өлгермәгән булса да, аңардан күпмедер штраф түләттеләр, бугай.
Икенче бер дежур торганда, Гагарин урамында сүтелеп бетмәгән бер баракта ярдәм сорап кычкыручы хатын-кыз тавышы ишетелде, анда аны көчләргә җыенучы ике ир-атны тотып милиционерларга тапшырдык. Кыш көннәрендә урамдагы сәрхушләрне өйләренә дә озаткаладык. Ул елларда шәһәрдәге тәртипне саклауда халык актив катнаша иде. Бәлки, хәзер дә шул алымны кулланыргадыр. Тәртип сагында торучы полицейскийларның гына үз көчләре җитмидер.
Редакциядән: Хәзер дә бар, Миңнегали агай, шәһәребездә ирекле халык дружиначылары, ДНД, дип йөртәбез без аны. Үзебезнең дә чыгып, полиция хезмәткәренә ияреп, шәһәр буйлап йөргәнебез бар. Тик сезнең чордагы тәҗрибәне өйрәнү дружиначыларга да, аны оештыручыларга да комачау итмәс иде. Бу турыда сезнең чордашларыгыздан тагын язмалар булыр әле дип, өметләнеп калабыз.
Теги: хат
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: