Заман сулышы

Без – сугыш чоры балалары

Мин, Миңлегали Зөфәр улы Әхмәдиев, "Заман сулышы" газетын көтеп алып, һәр санын укып барам. Таһир Шәмсуаров, Галия Шакирҗанова язмаларын укыгач, үзем дә бик күп еллар үтсә дә, истә калган кайбер кызыклы да, кызганыч та хәтердә сакланган, онытылмас вакыйгаларны язып китәргә уйладым. 1949 ел. Безгә 20 яшь тула. Ул елларда солдатка...

Мин, Миңлегали Зөфәр улы Әхмәдиев, "Заман сулышы" газетын көтеп алып, һәр санын укып барам. Таһир Шәмсуаров, Галия Шакирҗанова язмаларын укыгач, үзем дә бик күп еллар үтсә дә, истә калган кайбер кызыклы да, кызганыч та хәтердә сакланган, онытылмас вакыйгаларны язып китәргә уйладым.


1949 ел. Безгә 20 яшь тула. Ул елларда солдатка 20 яшь тулгач алалар иде. 1949 елның 2 август көнне безгә дә Ватан алдындагы бурычны үтәргә чират җитте. Шөгер районындагы авыллардан 12 кеше хәрби комиссариатка җыелдык.
Кич белән Келәүле станциясенә барып, поездга утырып, икенче көнне Мәләкәскә барып җиттек. Анда поезд озак тора, дип әйттеләр. Без үзебезнең вожатый белән сөйләшеп, әйберләр янында өч кеше калдырып, Мәләкәснең базарын карарга киттек.
Мәләкәс шәһәрен сыра шәһәре дип атыйлар иде. Без - авыл кешесенә, әле сыраның нәрсә икәнен дә белмәгән күбебезгә, аны татып карыйсы килде.
Август башлары. Көн кызу. Без бик кәефләнеп кайттык. Карасак - безнең урынга икенче команда кешеләрен утыртканнар. Капчыкларны бер почмакка өеп куйганнар да, безнең урынга менеп ятканнар. Без аптырашта калдык. Тыныч кына болардан урыннарны бушатыгыз, дисәк тә, файда булмады. Араларыннан берсе Сугышлыдан иптәшебез Әгъдәсне төртеп җибәрде, безгә шул гына кирәк булган кебек, боларны вагоннан куып чыгара башладык. Күбебез русча оршыша да белмибез. Урдалыдан Мәхмүт Гарифуллин, Сарабикколдан - Вахит русча бик әйбәт беләләр иде. Арабызда бик таза егетләр дә бар: Урмышлыдан - Сәлах, Түбән Чыршылыдан - Гатуф Гәрәев, Югары Чыршылыдан - Абзал Әгълиев, Мәлик Әюпов. Калганнарыбыз да - Фәрит Хәйруллин, Василий Абражеев гәүдәгә бәләкәй түгелләр иде. Безнең ике команда арасында чын сугыш башланды. Урын кысрык булу сәбәпле, бәрелгән-тырналган җирләребез күп булды, бик авырлык белән булса да, боларны вагоннан куып төшерә алдык.
Тагын безнең белән Шөгер район үзәгеннән өч кеше бар иде, алар безгә катнашмадылар, вагонның иң өске киштәләренә менеп ятканнар, шуннан төшмәделәр. Исемнәре истә калмаган.
Шушы вакыйгадан соң, без әле үзара танышып та өлгермәгән кешеләр, бер-беребез белән исем-фамилиябезне, кайсы авылдан икәнебезне кәгазьгә язып таныштык, алдагы гомеребездә һәрвакыт аралашып, ярдәмләшеп яшәргә сүз биреп, ант итештек.
Поезд кузгалып китте. Без әлеге иптәшләр белән Казаннан да бер вагонда киттек. Барып җиткән җирдә соңгы комиссия үткәч, безне төрле якларга тараттылар.
Шул вакыттан бирле тормыш юлларын кемнең ничек үткәнен, бүгенге көндә кемнәр исән, кемнәр ахирәткә күчкәнен анык кына белмим. Шулай да, аларның гаиләләре, туганнары, балалары бардыр, бәлки үзебезнең шәһәрдә яшидер, кемдер үзенең туган авылында яшәп гомер кичергәндер. Без бит сугыш чоры балалары - авырлыкны бик күп кичергән кешеләр. Әтиләребез фронтта булса да, тылда бөтен көчебезне биреп эшләдек, фронттан исән кайткан кешеләр ничек ахирәткә күчә барсалар, без дә алар белән бертигез бакый дөньяга күчә барабыз.
Бүгенге көндә Түбән Чыршылы авылында ике фронтовик исән калган булса, без - 12 кешедән яшьтәшләр, өчәү калдык. Беребез: Уел Мирҗанов - Бөгелмәдә, Бинәрис Сәйфиев - Әлмәттә һәм мин, Миңлегали Әхмәдиев - Лениногорскида яшибез.
Язмамны тәмамлап, шуны әйтәсем килде: шушында искә алынган яшьтәшләр белән үзебезнең газет - "Заман сулышы" битләрендә хәтер-хатирәләр белән аралашсак иде.
Теги: Солдат
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: