Заман сулышы

Бәхетле картлык насыйп булсын

8 бала үстек әнкәй белән, Тик үсмәдек иркә кочакта. Без әнкәйгә 8 шатлык булсак, 8 борчу булдык кайчакта... Шөгердән Лена апа Исмәгыйлова шулай дип искә ала үзенең сугыш чорында үскән, гомер иткән вакытларын. Лена апаның әнисе Роза белән әтисе Нәҗипнең сугышка кадәр алты кыз һәм бер малайлары була. 1941 елда...

8 бала үстек әнкәй белән,
Тик үсмәдек иркә кочакта.
Без әнкәйгә 8 шатлык булсак,
8 борчу булдык кайчакта...
Шөгердән Лена апа Исмәгыйлова шулай дип искә ала үзенең сугыш чорында үскән, гомер иткән вакытларын.

Лена апаның әнисе Роза белән әтисе Нәҗипнең сугышка кадәр алты кыз һәм бер малайлары була. 1941 елда Нәҗип абыйны сугышка алалар. Роза апа ул вакытта йөкле кала. Табаргамы, юкмы, дигән фикер яшен тизлегендә Роза апаның башыннан үтә. Ләкин Нәҗип абый рөхсәт бирми: "Харап итмә баланы, бәлки, шул бала хакына исән-сау әйләнеп кайтырбыз, әгәр дә инде күрешергә насыйп булмаса, картайган көнеңдә - караучың булыр", ди. Ул вакытта ир-ат сүзе - хатын-кыз өчен закон булган. Әти кеше туасы балага исем дә сайлап куя: Мөхәммәди. Ләкин Мөхәммәди урынына Мәсхудә дөньяга килә.
- Без урман эчендә Суртават авылында (ут-су, юл булмау сәбәпле, 1953 - 1954 елларда Шөгергә кушыла) яшәдек, - дип сүзен дәвам итте Лена апа. - Ир-атлар бар да сугышта, бик авыр вакытлар. Әнинең самовары эри. Бәби табар вакыты да якынлаша. Казан асып чәй эчеп булмас бит инде дип, Шөгер авылына төшеп самоварны ясатырга уйлый. Иптәшкә күрше хатынын алып, кечкенә генә утын арбасына җигелгән ат белән юлга чыгалар. Каптаж янына килеп җитәрәк, әни үзен начар хис итә башлый. Әйдә, борылыйк, ди. Ләкин кайтырга өлгермиләр, салкын кыш көнендә сигезенче бала булып, кырда, карлы-бозлы утын арбасында Мәсхудә якты дөньяга аваз сала. Күрше хатыны табиб ролен үти. Роза апа нарасыен күкрәгенә кысып җылытып кайта.
-Ул вакытта кайда юрган да, нинди больница, - дип өзгәләнеп искә ала Лена апа. - Өйләр салкын, аста - салам, тире, палас була иде. Әни төннәр буе сүс эрли, пәҗи суга, аның чүбе кала. Безне өшетмәс өчен, шул чүпләрдән палас каккан. Соңгы ипи телемнәрен үзе ашамыйча, безгә биргән. Их, каһәр суккан сугыш, безнең рәхәт сабый чагыбызны урлаган, әтисез иткән. Без бит әтинең нинди булганын да белми үстек. Аның урынына калган абыебыз, үзенең кечкенә куллары белән 8-9 җанга төннәр буе чабата үрә иде. Ничек өлгерткәндер, белмим! Күрдек инде төрлесен. Яз җитсә яшеллек, юа, балтырган, зәрзә, алабута, черек бәрәңге (таба алсаң) ашадык.
Аларга хәтта үләксә дә ашарга туры килгән. Бу турыда болай ди Лена апа:
- Кыш көнендә кырда колхоз аты үлә. Шуны әни күрше карчыгы белән (аларда 6 бала) барып, капчыкка тутырып алып кайталар. Аллага шөкер, балаларга ашарга булды, бүреләр ашап бетермәсә, иртәгә дә килербез дип сөйләшәләр...Шөкер, бернинди чир дә тимәде, сау-сәламәт булып үстек.
Шушы авыр тормыш өстенә тагын салым, заем дип җанга тияләр. Әни ничек җаен чыгаргандыр, ач-ялангач итмичә, үлемнән алып калып, бер-беребезгә карата туганлык, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләп үстерде, - дип куйды Лена апа, яшенә тыгылып.
- Өй салкын, тәрәзәләрдә - боз. Сеңелем Мәсхудә белән бозны өреп җылытабыз да, шуннан әнинең кайтканын карап утырабыз. Әни кайтып керсә, салкын өй җылынып, кояш чыккан кебек була иде. Беркөнне әби безгә ярты шакмак ипи биреп җибәргән, әни шуны сөткә турап бирде. Икенче көнне без мич каршындагы кирпечне алып, ипи дип белеп, пычак, чүкеч алып вакларга тырышып утырдык. "Нишлисез, балакайларым?" дигәч, "Кичә үзең шулай ашаттың", дигәнбез.
Мәсхудә белән игезәкләр кебек үстек, бергә укырга йөрдек, бер партада утырдык. Аны калдырырга кеше юк "Апа, мин дә синең белән барам", дип елап арттан йөгерә иде. Әтиебез генә яу кырыннан кайта алмады. "Хәбәрсез югалды", дигән хәбәр килде. Безгә - сугыш чоры балаларына, язмышларның ачысы эләкте. Алай да, Аллага шөкер, һәммәбез тормышта үз юлыбызны таптык.
Менә быел,1942 елның 8 февралендә утын арбасында туган игезәк кебек сеңелем Мәсхудәнең 70 яшьлеге. Иксез-чиксез тормыш мәшәкатьләре белән күпме гомер үтеп киткән. Мәсхудә сеңелем бик уңган булып үсте. Кулыннан килмәгән эш юк. Ир-ат эшен дә җиренә җиткереп башкара. Аның кебекләр турында кулында ут уйната, диләр. Әтиебез юкка гына малай көтмәгәндер, шәт! Ире Тәбрис белән балалары Лилия һәм Ринатны да эш сөючән, тырыш, акыллы, тәртипле итеп тәрбияләделәр. Балалар без күргәннәрне күрмәсеннәр, барыбыз да сау-сәламәт яшик, - дип теләкләр теләп калды Лена апа.
Сугыш елларының ачысын күргән апа-абыйларның һәммәсенә бәхетле картлык насыйп булсын диясем килә. Сез моңа лаек.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: