Заман сулышы

Бәхетсез Ислам

Күп корбаннар алып килгән Бөек Ватан сугышы еллары бездән ераклаша барган саен шул елларның хатирәләре ешрак искә төшә. Берсе мәңге онытылмый. Сугыш алды елларында халыкның күп өлеше хәл алып, мул тормыш белән яши башлаган иде. Районыбызның бер авылында яшәүче Салих абзыйларның (ред.: язмада исемнәр үзгәртелде) да йортлары зур, каралтылары тулы...

Күп корбаннар алып килгән Бөек Ватан сугышы еллары бездән ераклаша барган саен шул елларның хатирәләре ешрак искә төшә. Берсе мәңге онытылмый.


Сугыш алды елларында халыкның күп өлеше хәл алып, мул тормыш белән яши башлаган иде. Районыбызның бер авылында яшәүче Салих абзыйларның (ред.: язмада исемнәр үзгәртелде) да йортлары зур, каралтылары тулы мал, башкалар белән чагыштырганда, таза тормыш белән яшиләр иде. Сугыш башланганда уллары Исламга - 4, кызлары Гөлсинәгә 2 яшьләр чамасы булгандыр.
Салих абзыйның сугыштан үле хәбәре килгәч, хатыны Галимә абыстай Габделхак исемле кешене йортка кертте.Ул ирнең бер күзе гарип иде. Авыр чорлар булса да, алар бәйрәмчә яшәделәр. Әмма ул озакка бармады. Башта сарыклары бетте, озак тормый чират сыерга җитте. Соңгы чик булып, зур йортларын кечкенәгә алыштырдылар. Аларның йортлары колхозның ат абзарлары кырыенда гына иде. Без, эшкә яраклы 10-12 яшьлек малайлар, хатын-кызлар, бригадир кушуы буенча төрле эшләр башкардык, кечкенә Ислам да безнең янга керә иде. Янәшәдә генә булгач, бу гаиләнең түбән тәгәрәве безнең күз алдында булды.
Маллар бетеп, яшәргә мөмкинлек калмагач, Габделхак абзый гаиләсен ияртеп, сугышка кадәр үзе эшләп йөргән Урал якларына алып китә. Тик ниндидер сәбәп белән, гаиләсен юлда калдырып, үзе юкка чыга. Галимә абыстай да ике баласын тимер юл вокзалында калдырып, авылга кайтып китә. Үзенең әйтүе буенча, аларны абыйсы алып кайтырга тиеш була. Әмма атна уза, балалар янына баручы булмый. Эш белән Казанга барган күршеләре Хәйдәр абзый вокзалның бер почмагында елап утырган ике баланы күреп, боларны таный. Милиционерларны чакыртып, аларны хастаханәгә алып китәләр. Тик кышкы салкын балаларның үзәгенә үткән була - Гөлсинә үлә.
...Армия хезмәтен үтеп, Лениногорскида эшли башлагач, 1955 елда әтине Казанга хастаханәгә алып барырга туры килде. Коридорда басып торам, инвалид арбасына утырган бер ир-ат янымнан узып барганда туктады да, миңа карап тора башлады. Ун еллап вакыт узса да, бер-беребезне таныдык. Тик күңелләр тулганга әллә ни сөйләшә алмадык. Исламны монда килеп укытканнар, сигез класс белем алган. Шушы вакыт эчендә әти-әнисе ягыннан беркем дә килеп хәлен белмәгән. Туган ягын сагынып яшәве хакында кыска гына әңгәмәбездән аңладым.
Юлда ике бала белән хатынын калдырып киткән Габделхак абзый безнең якларда нефть табыла башлагач, Галимә абыстай янына кабат кайткан. 60 нчы еллар ахырында бер тапкыр урамда очраткан идем үзләрен. Ислам да шул елларны хастахәнәдән чыгып, таяк белән йөри башлады. Монда кайтып эшкә урнашты. Үзеннән ике тапкыр олы бер хатын белән яшәде.
Бервакыт очраклы гына аны урамда очраттым. "Башымнан кичергәннәрне, "бәхетле" балачагымны газетка язасы иде, беркемгә андый язмышка дучар булырга насыйп итмәсен," дигән иде. Шулай очрашырга сүз куешып аерылыштык. Әмма, ни сәбәпледер, ул килмәде, үзем барырга яхшысынмадым. Шул килеш бу хәл күңел сандыгында ятып калды. Язмамда телгә алынган кешеләр гүр иясе булса да, Исламның амәнәте бер дә истән чыкмады. Шуңа да бу хатирәләрне язарга булдым. Һәркем өчен ул гыйбрәт кенә булсын иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: