Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Бәхетсез язмыш очрагы (булган хәл)

Аның белән урман паркы янында йөргәндә сөйләшеп киттек. Сүзне ул - Азиз бабай башлады. Этләрне яратуын, нәкъ менә алар шушы яшенә кадәр яшәү мөмкинлеге биргәнен әйтте. Ул Урта Азиянең Карши шәһәрендә туган, шуңа да Газиздән Азизгә әйләнеп гомер иткән. Гаиләләре белән НЭП вакытында, барлык мөлкәтләрен калдырып, Урта Азиягә китеп, Үзбәкстанның...

Аның белән урман паркы янында йөргәндә сөйләшеп киттек. Сүзне ул - Азиз бабай башлады. Этләрне яратуын, нәкъ менә алар шушы яшенә кадәр яшәү мөмкинлеге биргәнен әйтте.
Ул Урта Азиянең Карши шәһәрендә туган, шуңа да Газиздән Азизгә әйләнеп гомер иткән. Гаиләләре белән НЭП вакытында, барлык мөлкәтләрен калдырып, Урта Азиягә китеп, Үзбәкстанның "караңгы" почмагында яшәп калганнар. Әниләре мәктәптә укыткан, әтиләре мал табибы булып эшләгән. Тиз арада үзбәкләр белән дуслашып, хөрмәт белән яшәгәннәр. Берничә елдан соң туган авылларыннан тагын гаиләләр монда күчеп килә. Өйдә татарча аралашканнар. Шулай татар диаспорасы да барлыкка килә.
... Еллар уза. Азиз армиядә хезмәт иткәннән соң янәдән Каршига кайта. Армия хезмәтендә эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергәнлектән, монда да шул эшен башкара, тимер коймалар, мунчаларга махсус мичләр ясый. Бик тә кирәкле һөнәр иясе булганына куана. Матур гына гаилә корып җибәрә. Тора-бара алтын куллы егет акчаны да күп итеп ала башлый, хатыны курчак кебек киенә, әзрәк кыланырга да яратканлыктан, башка ир-атларның да игътибарын үзенә карата. Бервакыт Азизгә якын дусты хатынының башка ир белән чуалуын әйтә. "Сонечкаң (Сания була инде ул) өйдә син булмаганда, Борисны кертә", ди. Азиз тикшереп карарга уйлый, ышанмый әле башта. Тик дусты Нургали әйткән сүзләр дөрес була. Шунда бик нык сугышалар һәм Борис хастаханәдә үлә. Азизне җиде елга төрмәгә утырталар. Себергә эләгә ул. Тыныч холыклыдан усал иргә әйләнә. Сеңлесе Минзифа хатларны еш яза, әти-әнисен дә җирләргә кайта алмый. Җиде елдан соң башка җиргә - Алма-Ата шәһәренә кайтып урнаша. Төзелештә эшләгәндә, аларны чүлгә җибәрәләр. Шунда ком бураны чыгып, берничә кеше адаша. Аларны ике эт табарга ярдәм итә. "Ком астыннан ничек казып чыгарганнар икән, шуңа аптырыйм. Ике тәүлек ятканбыз бит. Шуннан этләрне яратам да", диде ул.
Азиз бабай башка кеше белән тормыш кормаган. Әйе, кеше язмышын үзгәртер өчен төрле очраклар этәргеч булуын еш ишетергә туры килә... Мин Эйка белән өйгә таба борылдым, ул "Учкомбинат" тулай торагына кереп китте. Бер-ике көннән тагын урман паркында очраштык. Чишмәдән су алып кайта иде. Шунда ул тулай торакта яшәвен әйтте.Картайган көнендә ничек безнең шәһәргә килеп чыккан, менә анысын сорашырга өлгерә алмадым, чөнки күптән түгел вафат булган. Анда яшәүче хатыннар: "Бик әйбәт кеше иде, кечкенә балаларыбызны да карашты, очень и очень жаль", диештеләр.
Шунысын да әйтәсем килә, ул гел әкрен генә җырлап, моңланып йөрде. Йөрәгеннән чыккан сагыш-хәсрәтләрен шулай җыр аркылы җиңеләйттеме икән, мәрхүм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев