Заман сулышы

Әби тәрбиясе

Иртән балаларны кабул итәм. Кайбер бала шатланып чишенә һәм киемнәрен пөхтәләп киштәгә куя. Кайберләре инде 4-5 яшь булуга карамастан, әти-әнисе, әби-бабасы ярдәмен көтеп утыра. Кәнәфи яки эскәмиягә утырып аякларын суза, хәтта, курткасын да салмый. Мин саф һавага уйнарга алып чыкканда, берсе дә болай кыланмый: үзләре чишенә-киенә, чөнки яшь ярымнан аларны...

Иртән балаларны кабул итәм. Кайбер бала шатланып чишенә һәм киемнәрен пөхтәләп киштәгә куя. Кайберләре инде 4-5 яшь булуга карамастан, әти-әнисе, әби-бабасы ярдәмен көтеп утыра. Кәнәфи яки эскәмиягә утырып аякларын суза, хәтта, курткасын да салмый. Мин саф һавага уйнарга алып чыкканда, берсе дә болай кыланмый: үзләре чишенә-киенә, чөнки яшь ярымнан аларны үз-үзләренә хезмәт күрсәтергә өйрәтәм, һәм, әйтергә кирәк, безнең төркем балаларын барысы да мактый. "Эшнең рәтен беләләр, ә бассейнга йөри башлагач, бу аларга бик ярдәм итә: суда йөзәргә өйрәнергә вакыт озыная.

Берәү әбисен интектерә генә бит: "Тизрәк чишендер инде, һаман бәбәйләр кебек кыланасың",-димәсенме? Әбисе көлеп: "Хәзер, хәзер бәбекәем, бүген билем авыртып тора",- диде. Ачуым чыкты: "Син нишләп болай кыланасың әле? Мин сине ярдәмчем дип уйлый идем. Син бит иптәшләреңә дә киенергә булышасың түгелме? Әбиеңне кызганыр идең",-дидем. "Ай, юк, юк, иркәләнәсе чагында иркәләнеп калсын. Эшләргә дәү булгач та өлгерер әле, әйеме, кызым?" - ди әби. Бала кызарып башын иде. Күреп торам, баланың монда гаебе юк, әби үзе артык иркәли. Кыз үзе дә уңайсызланып: "Миңа өйдә эш кушмыйлар шул. Әби гел: "Эшләп үскәннәрнең бәхетле булулары турында әкиятләрдә генә язалар, тормышта киресенчә була",- дип әйтә. Әбисе дә ачулы иде бу минутларда: "Дөрес түгелмени? Җыен хөрәсән ялкаулары, телләре генә яхшы сөйләүчеләр баеп, җир җимертеп яшиләр. Мин гомерем буе җен кебек эшләп, фатирга түләргә җитәрлек кенә пенсия алам дисәм, һич ялганчы булмам",-дип уфтанды. Нәрсә дип тә җавап бирә алмадым, сәясәт шулай барганга кем гаепле? Шулай да уйлап куйдым: хәзер тормыш начар түгел, күк йөзе аяз, өстәл тулы ризык. Сәламәтлек тә булса, тагын нәрсә кирәк? Байлык - әле ул бәхет түгел, "байлар да елый", диләр бит.
Әлеге бала белән әйбәтләп сөйләштем. Ул әбисенә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
Ана күңеле - балада
Бу хәл 15 еллар элек булган иде. Бер әни: "Улым шулкадәр эгоист, инсафсыз үсә кебек. Үзен генә кайгырта, ә бит кечкенә сеңелесе дә бар. Кибеткә керсәк, башта үзенә генә тәм-том, уенчык сайлый. Өйдәгеләргә калырмы ул, уйлап та карамый, дак-док итеп чабып йөрүләрне әйтеп тә тормыйм. "Астагы катта да кешеләр яши бит, синең башыңда да шулай чабышсалар, сиңа ошар идеме?"- дип тә сорыйм. Әле бер көнне аягым таеп егылдым, шунда көлеп: "Син нәрсә, бәбәй булдыңмы?"- дип канымны куертты. "Улым, кулыңны бир әле, күрмисеңмени, әниеңә торырга авыр бит, хәзер аягым да чатный",-дигәч: "Харап икән, таудан шуып төшкәндә, мин дә гел егылам, бер дә сузылып ятмыйм, сикереп торам. Зурлар түзәргә тиеш",- дигәч, аһ иттем. Бу кайдан килгән битарафлык? Мин шул балалар өчен генә яшим, үземнән өзеп дигәндәй ашатам. Җәй җиткәч, бакчада бер генә җиләкне дә үзем капмыйм, аларга бирәм. Әтиләре көне-төне диярлек эшли. Дөньялар авыр бит, шулай да кешеләрдән ким киендерәсе, ашатасы килми",- дип уфтанган иде. Күптән түгел шул әнине күрдем. "Купец" кибетенә папирослар алырга килгән. "Малайга төрмәгә җибәрәм, бу кибеттә юньрәк",-диде. Улы икенче тапкыр сугышып, тимер рәшәткә артына кергән икән.
Менә сиңа мә! Балалар бакчасына йөргәндә, шулкадәр йомшак табигатьле, акыллы гына малай иде кебек. Ул өйдә бер, бакчада икенче төрле булган икән бит! Өйдәге табигате өстенлек алган, күрәсең. Йончыган йөзле, вакытыннан алда картайган ананы жәлләдем. Төптән уйлап карасаң, үз гаебе дә бар кебек?
Заманча әкият
Безнең балалар һаман «Шүрәле»не сөйләүне сорый. Инде берничә тапкыр сәхнәләштердек тә. Кичә Зарина: "Шүрәле"не тыңлыйк әле",- дигәч, "Юк әле, менә син үзең сөйлә",-дидем. Бик шатланып риза булды.
-Бер авылда әби-бабай яшәгән. Аларның уллары озын колаклы, зур мөгезле башлыгын киеп урманга киткән. Анда бик салкын икән, шуңа башлыгын батырып кигән, борыны гына күренеп торган. Ул урманда йөргәндә, Былтыр килеп чыккан, ул усал гына түгел, хәйләкәр дә икән. Зур бүрәнәгә чөй кагып, мескен Шүрәленең кулын кыстырып куйган. Шүрәле елый-елый дусларын чакырган, ә алар ишетмәгәннәр, өйләрендә бал белән чәй эчеп утырганнар.
Өйгә кайткач, Былтыр әнисенә Шүрәлене алдап, урманда кулын кыстырып калдыруын әйткән. Әнисе аны бик ачуланган. "Ул хәзер туңып үләчәк бит, тизрәк кулын ычкындырып кунакка алып кайт",- дигән. Былтыр әнисен тыңлаган, тагын атына утырып урманга киткән, мескен Шүрәлене кунакка алып кайткан, варенье белән чәй эчергән. Шулай алар дуслашканнар. Җәй көне икәү урманга җиләккә йөргәннәр, әниләренә дә алып кайтканнар,- дип сөйләде.
Балалар бик бирелеп тыңлады, үзгәртеп сөйләвенә игътибар да итмәделәр. Ул аны үзенчә күзаллый икән бит. Моңа Шүрәлене кызгану этәргеч булгандыр.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: