Заман сулышы

“Бигрәк рәхәт яшәдек , кызым...”

Мин Керкәле авылының гап-гади бер хатыны. Әти-әнием, әбием, туганнарым турында язарга булдым. Гаиләбездә һәрвакыт сүзне олы кешедән башлыйлар иде. Кечкенә чагыбызда, котлау открыткалары яза идек һәм әниебез: "Барыбыз исеменнән дә языгыз , иң олыбыздан башлагыз, кечкенәләр белән бетерегез",- дия иде. Без открытка ахырына "Сезне тагы бер тапкыр котлап әби, әти,...

Мин Керкәле авылының гап-гади бер хатыны. Әти-әнием, әбием, туганнарым турында язарга булдым.


Гаиләбездә һәрвакыт сүзне олы кешедән башлыйлар иде. Кечкенә чагыбызда, котлау открыткалары яза идек һәм әниебез: "Барыбыз исеменнән дә языгыз , иң олыбыздан башлагыз, кечкенәләр белән бетерегез",- дия иде. Без открытка ахырына "Сезне тагы бер тапкыр котлап әби, әти, әни, Рамилә, Гөлнара, Рамил, Айдар, Илшат, Ришат" дип язып бетерә идек. Шушы гади җөмлә эчендә күпме тәрбияви мәгънә ятканын, бәлки, әнием үзе дә аңламагандыр, ләкин ул шуның белән безне иманлы, итагатьле, тәртипле итеп тәрбияләгән. Шуңа күрә сүземне, инде 7 ел элек гүр иясе булган, ләкин бер көнгә дә күңелебездән китмәгән "үзебезнең әбиебез" турында язудан башлыйм.
Вәсбикамал әби искиткеч кеше иде. Безнең, барыбызның да аңа охшыйсы килде. Ул, 26 яшеннән тол калып, 2 бала үстергән. 42 ел килен белән яшәп, 6 оныгын да мунча кертеп, үз кочагында йоклатып, өй ишеген беркайчан да бикләп чыгып китмичә, безне көтеп тора иде. Беркайчан да зарланмыйча, соңгы көннәренә кадәр үз аягында йөрде, " Әй, кызым Рамилә, бигрәк рәхәт яшәдек " дип, 94 яшендә гүр иясе булды. Без аны искиткеч яратабыз.
Әтиебез - алтын куллы кеше. Мин үскәндә, "Ирем әтием кебек булсын иде", дип хыяллана идем. Әтием эштән тәм таба белә. Ул беркайчан да безне кыерсытмады, ләкин без аңардан һәрвакыт курыктык. Бу шулай ук әнинең бер тәрбияви хәйләсе булгандыр инде. Берәр нәрсә сорасаң, әни: "Әтиегез нәрсә әйтсә - шул була",- дия иде. Безне ул үз башыгыз белән уйлап эш итегез, оятка калдырмагыз, авырлык булса килегез, ярдәм итәрбез дип тәрбияләде. Алар әни белән бик бәхетле парлар булдылар, бер мәшәкатьне дә ир белән хатын мөнәсәбәте арасына кертмәделәр, төннәрен "кочаклашып" йоклап, иртәләрен бергә гөрләтеп чәй эчеп башладылар. Әтием 73 яшендә "Мин үзем теләгән хатын белән гомер иттем" дип әйтә икән, бу бит искиткеч.
Әнием - Гөлйөзем бәхетле хатын да, кадерле әни дә, яраткан зур әни дә, акыллы килен дә була белде. Ул ачык йөзле, нечкә киң күңелле, юмарт, уңган кеше. Әбием сөйләгәннәрдән: "Гөлйөзем килен булып төшкән еллар. Без ул эштә чакны Рәшит белән печән чабарга киттек. Кичке якта , авыл ягына карасак, икмәк кырын ерып, сәнәк күтәреп, безгә каршы бер кеше килгәнен күрдек. Бу безнең - Гөлйөзем булып чыкты. Эштән кайткан, безгә булышырга килгән, менә яшим дип килгән киленнәр нинди була, кызым ", дия иде акыллы әбием. Әтиемне беркайчан да ялгыз табынга утыртмаганың, кадерләп яшәгәнең өчен рәхмәт сиңа, әнием.
Мин әниемнең, ялындырып кына дөньга килгән беренче баласы - Рамилә. 42 яшемә җитеп, алар яныннан беркая китмичә, бер авылда яшәп, бәхетле гомер кичергәне, иркәләнеп яшәгәне дә. "Кызым, яхшы йокладыңмы?" дигән әни тавышына уянам, (ул иртән миңа шалтырата), эшем бетсә, "Безнең аша кайтасыңмы?", дигән шалтырату кабул итәм , кичен "Ни хәлләрегез бар?" дигән хәбәр килә. Шулай булгач, үземне иң иркәсе дип урынлы атыйм, дип уйлыйм. Укытучы булып эшлим, тормыш иптәшем Ирек белән бик бәхетле гомер кичерәм. "Матурым" дип торган Ирегем исән булса, Эмиль белән Лилия тәүфыйклы булса, миңа яшәү бик җиңел.
Гөлнара бәләкәйдән үз мәшәкатьләре белән кешене борчымый торган кеше иде, ди әти. Сабый чагында йокламаса, идәнгә төшерә идек тә төне буе уйнап чыга иде, ди әни. Укытучы булып эшләде, кечкенә авылда мәктәп бетү сәбәпле, кыскартуга эләкте, маллар, умарталар асрап, тормыш иптәше Илфак белән 2 кыз (Гүзәл, Эльвина) үстереп Карагай авылында яшиләр. Гөлнарада әни холкы, үзенең ачыклыгы белән кечкенә ерак Карагай авылына тартып тора. Миңа Рамил энем: «Син барыбер Гөлнара апай кебек була алмыйсың, ул исключение», - ди. Бу бәя барысын да аңлата инде.
Рамил - әтинең "зур улы". Түбән Камадан алар кайтырга булсалар, бездә башка әйбер турында сөйләшмиләр , бар сүз дә, "Бүген Рамил улым кайта"га барып тоташа. Алар Резидә киленебез белән мәхәббәтләренә шатланып, уллары Динар белән кызлары Илнараны сөеп туя алмыйча тормыш итәләр. Киленебез- шәфкать туташы, энем- янгын сүндерүче.
Айдар - безнең көтеп алган энебез. Урамда кеше балаларын кызыгып күтәреп йөргәнгә түзә алмыйча әни Айдарны тапты. Без аны бик яраттык. Иркәләп бетердек, бәләкәй чагында кулдан да төшермәдек. Хәзерге вакытта Лениногорскида нефтьче булып эшли, киленебез Лилия белән уллары Аделне үстерәләр. Лилия бик уңган, әтиләргә кайтса, үзенә әллә нинди эшләр табып эшләп китә, аннары олылар куанып, менә кызым Лилия нишләде бит әле, дип икенче кайтканчы сөйлиләр.
Ришат иң йомшак күңелле малаебыз. Нинди генә көн булмасын, кичен "Хәлләрегез ничек, әни" дип шалтыратмый калмый. Лениногорск шәһәрендә яши. Киленебез Роза белән кечкенә кызлары Илинәне үстереп, матур итеп тырышып яшиләр. Эше җиңелләрдән түгел, ул - эретеп ябыштыручы, кайтып Роза пешергән тәмле ризыкларны ашагач, бөтен арыган онытыла, ди.
Илшат энебез 25 яшендә гүр иясе булды. Ул әтиләр белән яшәде. Киленебез Диана да бик ачык күңелле кеше иде. Майда киленебез чирләп гүр иясе булды, августта Илшатны да үз янына алды. Бу кайгы әти белән әнине бик олыгайтты. Бер-берләрен хөрмәт итеп, 4 ел бергә яшәделәр. Бу искә төшерү аларга дога булып барсын.
Энеләрем барысы да солдат хезмәтен үттеләр. Әти-әниебез өчен бу - горурлык иде.
Әтием яшь чагында "Шушы балаларым кеше булып үссә, мин тормышымнан риза булыр идем", - дигән. Әти, без кеше булырга, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырышабыз. Сез дә әни белән, тигезлектә, әбием кебек озын гомер итегез.
Тормыш ул катлаулы, ләкин, минем әтием Рәшит, әнием Гөлйөзем кебек бәхетле парлар барлык аырлыкларны да җиңә.

Теги: Гаилђ
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: