Заман сулышы

Чебешләрне көзен саныйлар

Тавык өмәсе? Әйе, әйе... Язмамны башлап, газета укучы дусларыбызга сорау бирәсем килә. Әйт әле, хөрмәтле укучым, "Тавык өмәсе буламы?”

 

Бәлки кайберәүләр булмый дияр. Ә мин "Каз өмәсе" булгач, нигә "Тавык өмәсе" булмасын дияр идем. Чөнки халкым гомер агышында өмәләрнең ниндиләрен генә уздырмаган. Бергәләп җыелып, күрше-тирә, туган-тумача күңелле итеп  "Каз өмәсе", мунча бурау, сипләү, күтәрү эшлэрен бергәләп, өмә оештырып уздырганнар, алай гына да түгел, боларның күбесен без  күреп үстек.  Мунчала ясау очен "юкә батыру"лар да безнең күз алдында булдылар. Иске Шөгер авылында Халидә һәм Рөстәм Вильдановлар гаиләсендә  узган "Каз өмәсе"ннән соң башка шундый уй килде. "Җәй көне бройлер диеп аталган  чебешләрне алып үстерергә!" Ә инде көз, чебешләрне санап, "Ак калфак" кызлары белән өмә уздырырга.

Алга куелган бурычны үтәү,чебешләрне алган көннән үк башланды дисәм,бер дә ялгыш булмас кебек. Инде бала чакта әниләрдән өйрәнгәннәрне хәтерләребездә барлап, апалар, күршеләрдән тавык үстерүнең "серләрен" белешеп, айлар буена алар тирәсендә "кайнадык", пенсиядә яңа һөнәргә өйрәндек.

Ниһаять, чебешләребез тавык булып җитештеләр. Аллага шөкер, безнең тырышлык бушка китмәде. Менә инде көз җитте. Көз инде чебешләрне санар вакыт. Безнең бәхеткә көз кояшлы, матур килде. Шул алтын көзнең бер көнендә "Ак калфак"лы кызларыбызны туган нигеземә чакырдык: "Тавык өмәсенә!" Кызларыбызның барысын да чакыру, хәзерге пандемия аркасында һич кенә дә мөмкин түгел иде. Ләкин кызларыбыз һәрберсе тормыш иптәшләре белән килгәч,тагын да күңеллерәк булып китте. Алар барлык кануннарга туры китереп тавыкларны суеп бирү белән генә чикләнмичә, тавыкларны чистартырга да булыштылар. "Уңган кызларның ирләре дә үзләренә охшаган була икән, күз тимәсен”, диеп уйлап куйдым эш барышында.
Тавыкны чистарту, эчен алу эшләре дә уңганлык таләп итә. Кызларның белгәннәре, башкаларга да ярдәм итешеп, тавыкларны  салкын чишмәдә юарга әзерләп тә куйдылар.

Ә өйдә безне тәмле, токмачлы тавык шулпасы, өмә бәлеше көтә иде. Өстәлдәге күчтәнәчләр белән сыйланганнан соң, алдагы планнар корып, әңгәмә  куерттык. Уңган кызыбыз Лилия килгән кызларга сюрприз ясап, матур баш киеме бүләк итте. "Шундый алтын куллы, чын татар кызы инде ул Лилиябез", диеп аңа рәхмәтләребезне белдердек. Бергә булган мизгелләр сизелмичә дә узып китте. Ир-егетләребез "Ак калфак"лы кызларыбызны "тимер атлар"ына утыртып китеп тә бардылар. "Ак калфак"ның тагын бер уңганы Гөлфирә  Рафикова  да халкыбызның йолаларын барлау, аларны  уздыру   өчен җан атып яшәүчеләрнең берсе булып  тора. Шундый  кызларыбыз булганга сөенеп, тыныч дөньяларда очрашуларга өметләнеп  саубуллаштык.

Тәслимә Рафикова, Лениногорскиның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе

Тулырак "Заман сулышы" газетында

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: