Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Газет укучыбыз Галия Шакирҗанова уйлана: "Тәүфыйк, миһербанлык һәм игътибар җитми балаларга"

Ишегалдында уйнаучы балаларны күзәтәм, уйнаучы диюем юкка түгел, алар чынлап та уйныйлар, тик кызганыч, телефондагы уеннарда гына.



Менә безнең буын балалары, ичмасам,  уйнап үстеләр: туплы, хәрәкәтле, сизгерлек һәм сабырлык таләп иткәннәр белән. Түзмәдем, якынрак килдем. Алар мине күреп алуга йөгерешеп килеп, кочаклап ук алдылар. Бу гадәти хәл, чөнки монда яшәүче егет-кызлар кайбер серләре белән минем белән уртаклаша, кемгә ни өчен үпкәләгәннәрен дә сөйләп бирәләр. Бергәләшеп уйлашабыз, дуслашабыз да... Тәрбияче һөнәре өстенлек ала күрәмсең, мин монда күбрәк психолог ролен башкарам. Менә шулай көн дә диярлек 3-4 сыйныф укучылары белән гәпләшеп алабыз.

Шул арада  кесә телефоны уеннарын да  бераз онытып торалар. Мин моңа бик куанам, чөнки компьютердагы ( аларның һәрберсендә берсеннән-берсе кыйммәтле телефоннар)  әллә нинди монстрлар белән “сугышып” ятканчы, табигать серләре турында фикер алышу күпкә яхшырак  бит. Әйе, мин табигать баласы һәм аны саклау бүген бик мөһим мәсьәләгә әверелде. Телевизордан дөрләп янучы  җан ияләренең ыңгырашып һәлак булуларын  күрсәттеләр. Әйе, урманнар яна... Ә бу коточкыч һәлакәткә 95 процент кешеләр  гаепле икәнлеге көн кебек ачык. Урманнарда шашлыклар пешерү  белән дә котырына халык.  Балалар белән бу хакта сөйләшәбез. Элеккеге СССР заманында төшерелгән мультфильмнар турында да еш сөйлим. Аларда  кошларга, җанварларга карата мәрхәмәтлек, дөрес караш тәрбияләнә иде, юкса. Балалар аларны кызганып, ничек булса да  ярдәм итү турында уйлана иде. Хәзерге буын балаларның күпчелеге  исә битараф. Алай гына да түгел вандаллар, вәхшиләрчә кылана кайвакыт.


Күптән түгел генә шундый күренешкә тап булдым. Этем  белән ишегалды эскәмиясендә ял итеп утыра идек. Берзаман велосипедка атлаган ике яшүсмер безнең янга килеп туктады. Тимер атларын куеп,  бер таш янына чүгәләделәр.  Эйка ул якка карап, еламсыраган  авазлар чыгара башлады. Ни булган икән дисәм, теге балалар таш кисәкләре белән май кондызларын сытып утыра икән.  Алар безнең агачлар янында шундый күп очалар. Бу имансызларның канәгатьле йөзләрен күрсәгез икән, үзләрен балалар дип әйтергә дә һич телем әйләнми.

Шулвакыт мин тегеләргә: “Вы знаете, что творите, вы же убийцы! Сегодня насекомых,  а затем и родителей убивать начнете что ли?” - дидем ачуым кабарып.  Берсе: “Мы же не всех убили!” - димәсенме?! Ис-акылым китте.  Нәкъ шул кечкенә бөҗәктән башлана да  инде кеше үтерүләр. Бу  хакта күп яздылар, психиатрларның чыгышын да  тыңлаган бар.

Кая тәгәри бу дөнья? Әлеге дә баягы бу шул шәфкатьсез, монстрлы уеннарның нәтиҗәсе. Шулвакыт безнең йортта яшәүче таныш балаларым чабып килде. Алар үлгән бөҗәкләрне күреп  бик борчылдылар. Егетләр читкәрәк алып китеп, үзләрен күмеп тә куйды. Кызларның күңеле нечкә бит, елап та алды.


Хәзер күп бала эшсезлектән интегә дигән фикергә килдем. Тәүфыйк, миһербанлык һәм игътибар җитми аларга. Элек барлык гаилә дә бала-чагалары белән бакчада мәшгуль иде.  Көнозына әти-әниләренә булыша, сулар сибә, чүп уташа. Аннан үзләренең түтәлләрендә булдырып, шуның өчен җан атып торалар иде. Ә хәзер ул бакчалар чүп үләне белән капланган, ташландык өйләре дә сугыш елларын хәтерләтә. Авыл балалары ата-аналарның  булышчылары, булачак чын хуҗа булып үсәләр. Бар өметләр киләчәк буын – балаларда. Алар яхшы эш, хезмәт белән мәшгуль  булса, илнең яшәеше дә яхшы булыр. Балаларыбыз иң элек тәүфыйклы һәм мәрхәтле булып үссеннәр!
 

Галия Шакирҗанова

фото://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев