Заман сулышы

Газет укучыбыз яза: Балачак кая китә икән соң

Балачак... Һәр кешенең бу чор белән бәйләнгән хатирәләре бар, чөнки алар күңелдә тирән эзләр калдырган. Алар бик күңелле һәм шатлыклы. Минем күз алдымда апалы-сеңелле Мөршидә һәм Оркыяның кунакчыл гаиләләре тора.


Алар самавыр янына кунакларны һәрвакыт ягымлы караш һәм елмаю белән каршы алалар иде. Әлбәттә, 50нче елларда өстәлләр хәзерге кебек төрле ризыктан сыгылып тормый иде, сугыштан соң ил җимереклектән тора гына башлаган иде.  Безнең Тимәш авылы үзенең өченче скважинасы белән данлыклы булды,  авылдашларның күпчелеге нефть оешмаларына эшкә урнаштылар. Кешеләр кулларына хезмәт хакы ала башладылар, матур йортлар калка башлады.

Мөршидә белән Оркыя апаларның  да матур бизәкле йортлары,  җиләк-җимеш бакчалары, әкияти матурлыклары белән аерылып торалар иде. Зур булмаган бу йортлар нефтьчеләрнең олы йортлары янында тыйнак һәм бик гади күренәләр иде.

Без һәрвакыт Мөршидә апаларда уйнарга ярата идек, аның дүрт баласы: Рәшидә, Люция, Бриллиант, Реваль төрле уеннар уйлап чыгарып, кечкенәләрне уйнаталар иде. Бәлки бу вакытларда матур чигелгән мендәрләр дә идәнгә аугандыр, өйдә тукып ясалган идән паласлары да җыерылып беткәндер, ләкин беркайчан да хуҗабикә  безне орышмады, кырын карамады. Нинди сабыр һәм зирәк булганнар ул чор хатыннары, дип уйлап куйдым әле.  Хәзер генә  йортта бер баланы да тәрбияли алмыйлар дип  гаҗәпләнәбез.

Минем Нәгимә әбием Оркыя апаның гаиләсе белән аралаша иде, без бик еш аларда кунакта була идек. Аларның йорты урман янында урнашкан, анда чикләвек куаклары һәм җиләкле алан бар иде. Аларның гаиләсе кечкенә, алдагы бүлмәдә, почмакта ак ястыклы карават тора. Бу караватта Гөлсылу әби йоклый иде.  Кызы Оркыя һәм оныгы Вәсилә карамагында ул 97 яшькә кадәр яшәде. Оркыя апа һәрвакыт олы мич янында кайнаша, шуңа күрә аларда һәрвакыт тәмле исләр тарала иде. Самавыр кайный, өстәлдә коймаклар. Ике әби тыныч кына гапләшеп утыралар. Шулай ук өйдә хуш исле үләннәр исе. Без әби белән икәү яши идек, ләкин бу тыныч мохитлы йорттан бер дә китәсе килми иде.

Мондый тынычлыкны һәм хозурлыкны мин башка тормышымда беркайчан да татымадым.

Галия Шакирҗанова

Тулысынча "Заман сулышы" газетында укыгыз

 

 

 

 

Фото:https://pixabay.com/ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: