Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Җиңүгә омтылыш

Урдалы авылы татар әдәбиятына танылган шагыйрь Мәхмүт Газизов, җыр сәнгатендә, үз тамашачысын тапкан Люция Мусина, спорт мастеры һәм җитәкче Рәис Сафуанов, милли көрәш осталары бертуган Наил, Фәнил, Маратларны биргән җирлек. Әлеге исемлеккә язмышын физик тәрбия, спортка мәхәббәт тәрбияләүгә багышлаган Марат Җиһаншинны да өстим. Ходай Тәгалә Маратның язмышын спорт белән бәйләячәген...

Урдалы авылы татар әдәбиятына танылган шагыйрь Мәхмүт Газизов, җыр сәнгатендә, үз тамашачысын тапкан Люция Мусина, спорт мастеры һәм җитәкче Рәис Сафуанов, милли көрәш осталары бертуган Наил, Фәнил, Маратларны биргән җирлек. Әлеге исемлеккә язмышын физик тәрбия, спортка мәхәббәт тәрбияләүгә багышлаган Марат Җиһаншинны да өстим.

Ходай Тәгалә Маратның язмышын спорт белән бәйләячәген алдан сизенгәндәй, 1966 елның 16 июнендә - Сабантуйлар гөрләп барган айда, дөньяга китергәндер. Әти-әнисе Мансур абый белән Әминә апаның ике шатлыгы - Лилия, Марат тормышларына ямь өсти. Язмабыз герое 1983 елда 10 классны тәмамлый. Мәктәпне бетергәч - I разрядлы чаңгычы Әлмәт физик культура техникумына укырга керә. Ләкин укуы бүленеп, 1984-1986 елларда армия сафларында хезмәт итә, Ватан алдындагы изге бурычын үти.
Марат парашюттан төрле биеклектән 44 тапкыр сикерә. Рухи һәм физик яктан чыныгу алган гвардия өлкән сержанты 1987 елның көзендә Урдалыга аяк баса. Шөгыльсез торырга өйрәнмәгән егет, ике көн ял иткәннән соң, баштанаяк эшкә чума. Муса Җәлил исемендәге күмәк хуҗалыкта спорт буенча методист, мәктәптә заманында яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә өлеш керткән хәрби җитәкче вазифаларын үти. Әнә шулай военрук булып эшләгән мизгелләрдә, алдагы парта артында утыручы чибәр, ягымлы, оялчан кызга күзе төшә... 1992 елда ике гашыйк, мәңгелек вәгъдәләр бирешеп, кавышалар. Мансур абый йортына Карагай кызы Минзилә килен булып төшә.
Маратның хезмәт юлы дәвам итә. Физкультурадан тыш, Урдалы мәктәбендә тормыш иминлеге нигезләре дәресләре дә укыта башлый. Әйе, язларны җәйләр, көзләр кышлар алыштыра. Инде менә дигән йорт, каралты-кура да корылган, олы кызлары Налия Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында белем ала, икенче кызы Люция IX сыйныфта укый.
Марат Мансур улының мәктәптә сабак бирә башлавына да 2012 елның 1 августында 25 ел тула... Авылда кыш озату, волейбол, чаңгы ярышлары һәм башка чаралар аңардан башка узмый. Урдалы Сабантуйларында милли көрәшнең алыштыргысыз баш хөкемдары да ул. Соңгы 2008-2012 елларда гына да район һәм шәһәр күләмендә чаңгы, кышкы башка төр ярышларда даими I урын, кәшәкәле уен, баскетбол, көзге кросс, "Аҗаган" уеннарында Урдалы мәктәбе призлы урыннарга ия. Ул укыткан балалар хәрби әзерлек ягыннан бик тә көчле. Тәртипнең нәрсә икәнлеген белеп үсә алар. Марат абыйларының дәресләре армиядә хезмәт иткәндә дә бик ярап куя.
Марат Җиһаншин мәгариф, спорт өлкәсендәге фидакарьлеге өчен "Казанның мең еллыгы" истәлек медале белән бүләкләнә. Тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча "Ел укытучы"сы исеменә, "Россиянең иң әйбәт балалар тренеры", "Аҗаган" уеннарында республика күләмендә II урын алу хакында диплом һәм истәлекле бүләкләр, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүне исәпкә алып, Татарстан һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыклары дипломнарына лаек дип табыла. Әле менә 2012 елда "Аҗаган" ярышларында зона бәйгесендә - II, республикада югары сыйныф укучыларын берләштергән 16 команда арасында VII урынны алу да - Маратның тырышлык нәтиҗәсе.
20 елдан артык җирле үзидарә депутаты Марат Җиһаншинны борчыган нәрсәләр күп: суган подвал-складының кирәкмәгәнгә сүтелеп юкка чыгуы да, колхоз ашханәсенең арзан бәягә сатылуы, мәктәптә укучылар кимүе дә. Авылны кирәгенчә су белән тәэмин итү юлын нефтьчеләр ярдәмендә хәл итү мөмкинлеген халыкка дәлилләргә тырыша. Мондый асыл ир-егетләр сафта чакта хезмәтенең күркәм нәтиҗәсен күреп, хак бәяләнергә - хокуклы. Мондый егетләр җиңүгә омтылыш белән гомер итә, көнем дип түгел, илем дип яшәргә күнеккән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укытучы