Заман сулышы

Кадерсез карт

Моннан берничә элек редакциядә Дамир Насыйбуллин дигән бик көчле журналист эшләп киткән иде. Авыл хуҗалыгы тармагын алып баручы әлеге хезмәткәр, нинди темага алынса да, тәмен белеп язды, газет укучыларыбыз белән тыгыз элемтәдә торды. Шуңадыр, ул эштән киткәннән соң, юксынып шалтыратучылар шактый булды. Үзебез дә аның барлык нечкәлекләренә кадәр тасвирлап язган...

Моннан берничә элек редакциядә Дамир Насыйбуллин дигән бик көчле журналист эшләп киткән иде. Авыл хуҗалыгы тармагын алып баручы әлеге хезмәткәр, нинди темага алынса да, тәмен белеп язды, газет укучыларыбыз белән тыгыз элемтәдә торды. Шуңадыр, ул эштән киткәннән соң, юксынып шалтыратучылар шактый булды. Үзебез дә аның барлык нечкәлекләренә кадәр тасвирлап язган мәкаләләрен сагына идек. Һәм менә киткәннән соң дүрт елдан артык вакыт үткәч, Дамир Талибуллович кабат редакция бусагасын атлап керде. Буш кул белән түгел, әлбәттә, берничә мәкалә алып килгән. Аның киләчәктә дә, штаттан тыш хәбәрче буларак, мәкаләләр язып тору нияте бар. Бүген игътибарыгызга беренче мәкаләсен тәкъдим итәбез.


Бу вакыйгага берничә ай вакыт үтсә дә, күңелемне бүген дә телгәләп тора әле. Шулай бервакыт офиска кечкенә буйлы бер бабай килеп керде. 80-85 яшьләр тирәсендәге бу агай сак хезмәтенә русчалатып нидер аңлатып маташса да, гозер-теләген һич аңларлык түгел иде. Күренеп тора: мөселман карты. Мин ипләп кенә үзебезчә сораштыра башладым: нинди ният белән керде икән? Бабай, кулындагы совет чорында бик почетлы саналган, әмма, бераз таушалган зур соры сумкага күрсәтеп:
- Мин хастаханәдә яттым, менә тагын шунда килдем. Мине үткәреп җибәрегез инде. Карчыгым Бөгелмәдә, оныкларны карарга булыша. Шуңа мин больниста ятам..
Бабайда картлык галәмәте, ялгышу-саташу чалымнары сизелә иде. Аны читкәрәк алып китеп, урындыкка утырттым да, тыныч кына сораштыра башладым: исеме ничек, фамилиясен хәтерлиме, кайда тора, балалары бармы һәм башкалар. Гариф бабайга (мәкаләдә исемнәр үзгәртелде) 85 яшь икән, күпкатлы йортларның берсендә ялгызы гына гомер кичерә. Үзләре бабай булырлык уллары шәһәрдә, үз тормышлары белән яшәп ята икән. Сораштыра торгач, аларның да исем-фамилияләрен белдек.
-Гариф бабай, бу тулы сумка (сумкасы авыр, ул төрле кием-салым белән тулган иде) белән кая юл тоттың соң? - дим.
-Больниска да, Картлар йортына да ярый. Карчыгым тиз генә кайтмас инде. Оныкларны үстерешә ул. Ә малайларның вакыты юк, аларның үз гаиләсе, - дип үзенекен туглый карт.
Ярар, улларының үз гаиләсе дә булсын, ди. Тик картлык сарказмы каныккан һәм шәһәр буйлап саташып-адашып йөрүче әтиләренең язмышы кызыксындырмый микәнни аларны? Полициянең кизү тору бүлегенә шалтыратып, бабайны ышанычлы кулларга тапшырырга исәпләгән идек, кире уйладык. Тукта әле, техника заманасы бит. Улларының фамилиясе, исеме бар. Компьютер, кәрәзле телефон, дуслык элемтәләре аша әллә ниләр майтарырга була. Бабайны килеп алсалар, денсез-имансыз затларның йөзен дә күрер идек. Дус-ишләрнең ярдәме белән Гариф бабайның өч улы турында да шактый мәгълүмат тупладык, ягъни кайда яшәүләрен һәм эшләүләрен, телефон номерларын белештек. Өлкән улы шәһәрнең Писмән бистәсендә яши икән. Телефон аша сөйләшәбез:
- Сез Гариф бабайның Зариф исемле улы буласызмы? - дип сорыйм һәм эшнең нәрсәдә икәнен аңлатып бирәм.
- Җилтерәтеп чыгарырга иде үзен. Күтен басып, өйдә генә утырмыйча, теләсә кайда йөри...
Телефон трубкасының теге башында торучы мужик күңеленә минем хәбәр һич тә хуш килмәде. Шулай да картны килеп алырга ышандырды. Хоть шунысына рәхмәт инде. Писмәннән килә-килә бераз вакыт үтәр әле дип, Гариф бабай белән аның өлкән улын көтәргә керештек. Әмма 5-6 минут та үтмәде, озын буйлы, урта яшьләрдәге бер ир-ат безнең янга килеп басты.
- Типкәләп-куып чыгарырга иде үзен, - ди бу миңа карап.
- Сез Гариф бабайның өлкән улы Зарифмы? - димен, ышанып бетмичә. Ник дисәң, бик тиз килеп җитте бит.
- Юк, мин аның кече улы. Монда, янәшәдә генә торам. Абый миңа шалтыратты да, менә килдем. Карт белән чиләнмәскә иде, аның шулай адашып-саташып йөри торган гадәте бар. Тор, әйдә, и марш өйгә! - дия-дия ишеккә юнәлде бу. Сумка авырлыгыннан уң җилкәсе җиргә салынган Гариф бабай аңа иярде. Ике кулын да кесәсенә тыккан озын буйлы кече улы артыннан авыр сумкасын күтәреп көч-хәл белән атлаучы Гариф бабайны кызганып, ирексездән, күзем яшьләнде. Хәер, әлеге битарафлык, кешелексезлек, имансызлык башкаларга да йогынты ясамый калмаган икән: хезмәттәшләремнең гаҗәпләнүе дә тышка чыккан иде. Ярар, карт әтиләренең язмышы, тормыш-көнкүреше белән кызыксынмасыннар да, ди. Соңгы чиктә, «кеше алдында» мәгънәсез булуларын күрсәтмәсеннәр иде. Безнең татар халкында андый хәлләр булмас, диючеләр бардыр. Әмма, урыслашып беткән татарларның башкалардан бер дә артык җирләре юк икән...
Теги: хат
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: