Заман сулышы

Күңелнең сыкрап елаган чагы

Күп еллар Куакбаш мәктәбендә эшләгән, хәзер инде лаеклы ялда булган Тәскирә апа Ялаева авылларында гомер итүче сугыш чоры балалары белән очрашкан. Әтиләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган, хәзер инде үзләре олы яшьтәге апа-абыйларның хис-кичерешләрен язма рәвешендә безгә - редакциягә китерде. Мөкатдәс Шакир улы Хәкимовның балачак истәлекләре: - Бөек Җиңүнең 70...

Күп еллар Куакбаш мәктәбендә эшләгән, хәзер инде лаеклы ялда булган Тәскирә апа Ялаева авылларында гомер итүче сугыш чоры балалары белән очрашкан. Әтиләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган, хәзер инде үзләре олы яшьтәге апа-абыйларның хис-кичерешләрен язма рәвешендә безгә - редакциягә китерде.
Мөкатдәс Шакир улы Хәкимовның балачак истәлекләре:
- Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәбез. Минем өчен ул - шатлык, шул ук вакытта иң якын кешем-әтиемне көтеп-көтеп тә каршы ала алмагач үкенечле, әрнү тулы күңелнең тагын бер тапкыр сыкрап елаган көне дә.
Сугыш башлану белән Куакбаштан беренчеләрдән булып авылның иң таза дүрт ир-атын чакырдылар. Миңа ул вакытта 6 яшь иде. Әни белән әтиемне Бөгелмәгә кадәр озата бардык. Күз яшьләребез аша, әти утырган поезд күренмәс булгач кына, кайтыр юлга борылдык.
Әнием Зөһрә әти белән бик аз гына торып калган. Ике бала-мин һәм энем Расыйх белән тол калып, тормышның бөтен авырлыгын үз җилкәсенә салган. Озакламый энем дә үлеп китте. 1942 елны әтинең үле хәбәре килде. Мин укый башладым. Ачлык, өскә кияргә юньле кием юк. Ул вакытта мәчеттә укый идек. Иртән алама киемнәргә төренеп килгәндә бүлмәләр салкын, төтенле, караларыбыз каткан, куллар өши. Идәннәр салкыннан бозланып катканга, аны кырып себерәләр генә иде. Тактаны сөртә башласак, шунда ук ката.
Әни, бер уч ашлык алып кайтканда тотылып: "Балам ятим кала, ничекләр төрмәдә утырырмын, дигән хәсрәтле уйлардан авырый башлады. Аны туганнары Шөгергә алып китте. Мин әтинең әнисе Гыйльмури әби кулында калдым. Каты куллы әби белән яшәү җиңел булмады. Яз җитү белән кырдан кайтып керми идек. Какы, кузгалак, балтырган, җиләк безне ачлыктан коткарды.
VII сыйныфта укыганда, әни терелгәч, аның янына киттем. Ул мәктәптә җыештыручы булып эшли иде. Укуны шунда дәвам иттем. Әни бар тапканы белән мине сыйларга тырышты. Уку белән бергә атлар да карый идем. Озак тормый, әби инде олы яшьтә булгангадыр, безне үзенә чакырды, кире Куакбашка кайттык. Мин кустарга (агач эшкәртү урыны) эшкә кердем. Үсеп егет булганчы нинди генә эш эшләргә туры килмәде. Балачактан әти турында күбрәк белү уе тынгылык бирмәде. Архивка да барып карадым, саргаеп беткән бер бит кәгазьдән башка берни таба алмадым.
Әнинең кайчан карама күзе тәрәзәдә булды. Урамга чыкса: "Әни нишләп торасың? дисәң, "әтиеңне көтәм," дия иде.
Инде олыгаеп барганда күрше авылның Мәрданша исемле кешесе белән танышкач, аның әти белән бергә сугышка кергәнен белдем. Ул да әти турында әллә ни сөйли алмады. Шул ук көнне аерылышканнар, башка күрешмәгәннәр. Җиңү көне якынайган саен, күпме эзләп тә әтинең кайларда сугышып йөргәнен, кабере кайда булуын таба алмавым үкенечемне арттыра гына бара.
Теманың дәвамын "Заман сулышы" газетының 8 май, 2015 ел,
№33 саныннан укый аласыз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: хатирә
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: