Заман сулышы

Кеше хәлен алар да аңлый

Дүрт аяклы дусларыбыз җәмгыятьтә, яшәештә үзләренә аерым урын алып тора. Шәһәр фатирында яшәүче эт-песиләр бигрәк тә инде, кадер-хөрмәттә генә көн үткәрә. Мин үзем нигәдер песиләрне өнәп бетермим, югыйсә начарлыкларын да күргәнем юк. Ә менә этләрне яратам. Бәлки, балачакта йортта гел эт торгангадыр. Килен булып төшкән йортта да эт бар иде....

Дүрт аяклы дусларыбыз җәмгыятьтә, яшәештә үзләренә аерым урын алып тора. Шәһәр фатирында яшәүче эт-песиләр бигрәк тә инде, кадер-хөрмәттә генә көн үткәрә.


Мин үзем нигәдер песиләрне өнәп бетермим, югыйсә начарлыкларын да күргәнем юк. Ә менә этләрне яратам. Бәлки, балачакта йортта гел эт торгангадыр. Килен булып төшкән йортта да эт бар иде. Казбек (кушаматы) белән җиңел генә дуслашып киттек. Өйдәгеләрнең берәрсе кая да булса барса, ул аны озата китә иде. Шунысы кызык: "Казбек, барма, өйдә кал", дисәң, тыңлый, киресенчә - үзең белән чакырсаң, син барган җиргә кадәр бара. Тагын да гаҗәпләндергәне: яшь егет сыман, сине илтеп куя да, кире өйгә кайтып китә. Шулай еш кына минем белән әниләргә дә чыккалый иде.
Тормыш син дигәнчә генә бармый шул. Без авылдан күченеп киткән елны, ни кызганыч, әтием якты дөнья белән хушлашты. Әни сөйли:
- Шулай үз-үземә урын таба алмыйча йөргәндә, беркөнне кичке якта Казбек килде. Мин аның белән сөйләшәм: "Бабаң да (ягъни әти), апаң да (монысы мин) юк шул. Апаң кайтыр анысы, менә бабаң кире кайтмаслык җиргә китте бит". Ә эт, мине аңлагандай, янымда сырпалана, койрыгын болгый, сөйләгәнемне тыңлап тора. Аннан соң ашарга чыгарып бирдем үзенә. Ашагач: "Ярар, Казбек, бар, өеңә кайт", дим. Китми бит, гаҗәп хәл: болдыр астына кереп ятты да, шул көнне бездә кунды. Кодагыйларга шалтыратып әйттем: "Этегез миңа кунакка килде, кайтмый дип борчылмагыз". Икенче көнне иртән бераз ашады да, кайтып китте. Эт бездә кунган көнне, Ходайның рәхмәте, әтиең төшемә керде бит. Ул елмая, күңеле шат. Иртән торгач, менә бит әрвахлар барысын да белеп тора икән, әнә ничек куанган дип уйлап куйдым. Менә шулай хәтта якын дуслар һичьюгы шалтыратып кына булса да, хәлемне белешмәгән вакытта, эт килеп, сөйләшмәсә дә, кайгымны уртаклашып китте.
Әлеге хәлне шаккатып тыңлап тордым. Әйе, чыннан да, дүрт аяклы дусларыбыз барысын да аңлый, телләре белән генә әйтә алмый. Аларны рәнҗетмичә, алар да безнең кебек үк җан ияләре дигән фикерне онытмыйча яшәсәк иде.

Теги: этпеси
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: