Заман сулышы

Кеше тормышы – алар кулында

Мактаулы тормыш юлы үткән кешеләр безнең авылда шактый. Алар арасында Россия һәм Татарстан күләмендә дан казанган мәгърифәтчеләр, сәнгать һәм дин әһелләре, нефтьче һәм колхозчылар бар. Бу якты дөньяга килү белән, адәм баласын бик күп сынаулар сагалый. Шуларның иң зурысы, әлбәттә, сәламәтлекне югалту. «Авырып терелү юлларын эзләгәнче, чирләмәвең - мең алтын»,-дисәләр...

Мактаулы тормыш юлы үткән кешеләр безнең авылда шактый. Алар арасында Россия һәм Татарстан күләмендә дан казанган мәгърифәтчеләр, сәнгать һәм дин әһелләре, нефтьче һәм колхозчылар бар.


Бу якты дөньяга килү белән, адәм баласын бик күп сынаулар сагалый. Шуларның иң зурысы, әлбәттә, сәламәтлекне югалту. «Авырып терелү юлларын эзләгәнче, чирләмәвең - мең алтын»,-дисәләр дә, бәла-каза дигәне агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри шул. Күбебезгә үз гомерендә төрле авырулар белән көрәшергә туры килә. Инде чир ишек кага икән, без, иң беренче чиратта, табиб дигән изге кешеләргә мөрәҗәгать итәбез. Туган мизгелдән башлап, гомеребезнең соңгы минутына кадәр алар безнең белән янәшә атлый.
Авылыбыз халкы арасыннан сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче бик күп шәхесләр чыккан. Алар арасында 1930-1960 елларда Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында табиблык таланты белән дан казанган Арслангали Фәхретдинов (халык арасында «Гали доктор»), медицина фәннәре кандидаты Гөлкәй Туйкина, хирург Минзаһит Сабитов, 30 елдан артык үзәк район хастаханәсендә эшләгән, СССРның сәламәтлек саклау отличнигы Габделхәй Шакирҗанов, районыбыз халкы арасында хөрмәт казанган табиб-терапевт Мәдинә Ситдыйкова (Вәлиева), теш табибы Сәгыйть Хаҗиев һәм башкалар. Илебезнең төрле почмакларында яшәп эшләүче медицина хезмәткәрләренең исемнәрен санап чыгу һич кенә дә мөмкин эш түгел. Шулай да шәһәребез хастаханәләрендә эшләгән шәфкать туташларының исемнәрен атап үтәсем килә. Болар: Тәслия Шакирҗанова, Әнисә Сөләйманова, Кафия Галиева, Фаягөл Маннанова, Нәфисә Маһиянова, Оркыя Хаҗиева, Гүзәл Фәварисова, Гөлфия Гыймадиева, Гөлия Бәдретдинова, Гөлчәчәк Сәгъдиева, Хәмзәнә Хәйруллина, Римма Мәүлетова, Әлфирә Сафина, Халисә Хөснетдинова (исемнәре кермәгәннәр үпкәләмәсеннәр иде - авылыбыз бик зур бит).
Гомер буе авыл халкына медицина хезмәте күрсәткән ак халатлы шәфкать ияләре авылдашларыбыз арасында зур хөрмәткә лаек булды. Авыл фельдшеры гомере буе үз-үзенә хуҗа түгел. Аның эш сәгате чикләнмәгән. Алар көнен дә, төнен дә, яңгыр-боз яуганда да, шыксыз язгы-көзге тирән пычракларны, кышкы зәһәр суыкларда биек кар көртләрен ерып, авыруның кем булуына карамастан, өйләренә килеп, ихлас күңелдән ярдәм кулларын суза. Ә авылыбыз бик зур безнең, ул 3 километр ярымга сузылып, 275 гектар мәйданны биләп тора. Шушы миһербанлы, алтын куллы кешеләр исемлегенә медпунктта эшләгән Һаҗәр Шиһапова, Әминә Мортазина, Клара Идрисова, Тәскирә Хөҗҗәтова, Рая Вәлиева, Венера Мортазина, Рәзинә Ямаева, санитарка Фәүзия Талипова, картлар һәм инвалидлар йортында эшләгән Рәмзия Гомәрованы кертергә була.
Быел җәй көне Һаҗәр апа Шиһапова үзенең 90 яшен билгеләп үтте. Бу уңайдан, аңа Россия Президенты В. Путинның котлау хаты, район һәм авыл җитәкчелегенең матур гына бүләкләре тапшырылды. Авыл бәйрәмендә аңа багышлап җырлар башкарылды.
Авылда 33 ел дәвамында фельдшер-акушер булып эшләгән Тәскирә апа Хөҗҗәтова үзе эшләгән елларны искә алып: «Көне-төне өйгә кайтып керә алмадым. Ул елларда авылыбызда 3 мең 500 кеше яшәп (хәзер 1 мең 209), ел саен 70-80 бала дөньяга килә иде. Шул балаларның исемнәренә хәтле яттан белә идем»,-дип горурланып сөйләде. Үзенең уң кулы булган санитарка Фәүзия апа Талипованы кат-кат мактады.
Үзенең гадилеге, кешелеклелеге һәм ярдәмчеллеге белән авылдашларымның хәтерендә тирән эз калдырган пакь һөнәр иясе Габделхәй Шакирҗанов турында аерым язып үтәсем килә.
Габделхәй Газимҗан улы Шакирҗанов (фотода) 1931 елда Зәй-Каратай авылында крестьян гаиләсендә туа. Авыл мәктәбендә 8 сыйныф укыгач, Бөгелмә шәһәренең фельдшер-акушерлар әзерли торган уку йортына укырга керә. 5 ел Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, үзенең хезмәт юлын туган авылы Зәй-Каратайда фельдшер буларак башлап җибәрә. 1960-1967 елларда Казан дәүләт медицина институтында укып, Лениногорск шәһәренең үзәк район хастаханәсендә эшли башлый. Биредә 30 елдан артык (гомуми эш стажы ярты гасырдан артык) терапевт, невропатолог, наркология бүлеге мөдире булып эшләүдән тыш, шәфкать туташларының белемен камилләштерү курсларын, хәрби комиссариатта медицина комиссиясе рәисе вазыйфасын алып бара . «Белем» җәмгыятенең иң актив әгъзасы булып, халык арасында сәламәтлекне саклау темаларына багышланган лекция-докладлар укый.
Г.Шакирҗанов гомере буе белемен күтәрү өлкәсендә эшли. Ул күп мәртәбәләр Алма-Ата, Казан шәһәренең уку йортларында, Мәскәү шәһәренең психотерапия академиясендә оештырылган курсларда укып кайта.
1954 елда авылыбыз кызы Тәслия Мөхәммәтвафа кызы белән тормыш корып җибәрә. Тәслия апа да гомерен халык сәламәтлеген саклауга багышлаган шәхес, ул 47 ел дәвамында шәһәребездә шәфкать туташы булып эшләгән. Хәзер лаеклы ялда, оныклар үстерә. Тормыш матур гына барганда, бала хәсрәте күрергә туры килә аларга. 1977 елда бердәнбер уллары Илдар Иркутск шәһәрендә Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәндә һәлак була. Миңа нәкъ шушы елларда аның баҗасы Зәкиҗан абыйның печән чабу өмәсендә катнашырга туры килде. Габделхәй абый да кайткан иде. Печән чабып арыгач, яшел чирәм өстенә тамак ялгарга дип утырдык. Шул вакытта сүз артыннан сүз чыгып, Габделхәй абыйның күз яшьләре аша, йөрәге әрнеп: « Әгәр дә иртәрәк хәбәр иткән булсалар, мин аны исән-сау килеш алып кала ала идем бит»,- дигән сүзләре хәтеремдә уелып калды. Бик авыр кичерде ул бу фаҗигане.
Хөкүмәтебез аның тырыш хезмәтен югары бәяләде: ул «СССРның сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе, медальләр, РСФСР һәм ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыкларының Почет грамоталары һәм бик күп Мактау кәгазьләре белән бүләкләде. Г.Шакирҗанов 1998 елда вафат булды.
Авылдашлары, аны якыннан белгән кешеләр еллар үткән саен аның хезмәтен югары бәяләп, зур шәхес буларак хөрмәтләп искә ала.
Бүгенге авылыбызга (Үзбәкне дә кертеп) медицина хезмәтен Булат Хәйруллин (аның хезмәт стажы 30 елга якынлаша инде) белән Нәкыя Шәйдуллина күрсәтә. Бу авылдашларыбыз үз эшләренә чын күңелдән бирелгән, алтын куллы, йомшак телле, миһербанлы һәм ярдәмчел затлар.
Соңгы елларда, әллә үзем дә олыгайганга, еш авырыйм кебек тоела башлады. Хәер, моңа гаҗәпләнәсе дә юк. Авыл картайды. Биредә, башлыча, үсмер чакта ук, ачлы-туклы килеш тормыш тәртәсенә җигелгән, бик яшьли авыр эштә колхозда бушка эшләп изелгән сугыш чоры балалары яши. Картайдылар инде алар - авыр еллар кайтавазы үзен сиздерә. Авырып китсәләр дә, бу сабыр, түзем җаннар, дәва эзләп, шәһәргә чыгып китми. Үлә башлагач кына бара ул анда. Хәзер шәһәр хастаханәләрендә дә авыл кешесен колач җәеп көтеп тормыйлар. Акча заманасы шул. Ярый әле күз төбәп килергә авылда шәфкать йорты, шифалы куллы медицина хезмәткәрләре бар. Юкка гына авылдашларым үзара сөйләшкәндә, аларны яратып «безнең Булат», «үзебезнең Нәкыя» дип атамыйлардыр.
2012 елның башында авыл халкын шатландырган вакыйга булды. 1984 елда пычкы чүбе плитәләреннән салынган ФАП бинасы бик беткән иде. Балалар бакчасы мәктәпкә күчерелгәч, бушап калган бинаның бер өлешенә реконструкция ясалып, медпункт шунда күчте.
Кешеләргә сәламәтлек бүләк итүчеләрнең үзләренә дә, Яңа ел бары тик бәхет, шатлыклар гына алып килсен иде.
Теги: хатирђ
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: