Заман сулышы

Киң күңелле Әлфия

"Армия сафларына алынгач, Нурсилемнән ел ярымга бары ике генә хат алдым. Ул вакытларда йокым-йокы, ашым-аш булмады, баламны эзләп хәлдән тайдым, билгесезлек йөрәкне телгәләде", дип искә ала Әлфия үткән көннәрен. - Гомерне аккан суларга юкка гына тиңләмиләр. Күз ачып йомганчы, ул узып та китә икән. Баксаң, пенсия яшенә дә җиткәнбез, -...

"Армия сафларына алынгач, Нурсилемнән ел ярымга бары ике генә хат алдым. Ул вакытларда йокым-йокы, ашым-аш булмады, баламны эзләп хәлдән тайдым, билгесезлек йөрәкне телгәләде", дип искә ала Әлфия үткән көннәрен.


- Гомерне аккан суларга юкка гына тиңләмиләр. Күз ачып йомганчы, ул узып та китә икән. Баксаң, пенсия яшенә дә җиткәнбез, - дип куйды Әлфия. Әйе, 34 ел гомерен балалар бакчасында аш пешерүче булып эшләүче җан дустым Әлфия Әхияр кызы Шәймәрдәновага (Бәдикъшанова) 28 сентябрьдә 55 яшь тула. Ул Мичурин авылында Әхияр абый һәм Сәлимә апа гаиләсендә өченче бала булып дөньяга аваз сала. Авылдагы сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Лениногорскидагы һөнәри училищега кереп, штукатур-маляр һөнәрен үзләштерә. Бөгелмә шәһәрендә практика үткәндә Әлфия үзенең сөйгән ярын очрата. Киров өлкәсеннән килгән төзүче Нурислам исемле егет күзеннән озын кара чәчле, очкын чәчеп торган кара күзле, уңган, чая кыз читтә калмый, билгеле. Яшьләр арасындагы мәхәббәт хисләре ЗАГСка алып килә: алар өйләнешәләр. Нурислам Әлфиясен үзенең туган авылы Өшенгә алып кайта. 1977 елда беренче уллары Нурсил тугач, яшьләр Әлфиянең туган ягы - Шөгергә кайтып урнашалар. Биредә икенче уллары Марсель туа. Әлфия балалар бакчасына эшкә керә. Менә инде 1978 елдан бирле ул үзенең кечкенә дусларына тәмледән-тәмле ризыклар ашата. Билгеле, көннәр буе кызу плитә янында аяк өсте басып тору эзсез генә узмый. Кул-аяклар үзләренең сызлаулары белән һәрдаим искәртеп тора. Әлфия алай да сер бирми: "Хәзерге заманда плитәләр янып торса, җырлап эшләргә була. Элек бит утын ягып та ашарга пешерә идек", - дип искә ала ул үткәннәрне. Ә үткәннәре Әлфиянең аянычлы...
Шулай бервакыт, ничекләр чыдадың, Әлфия, дигән соравыма: " Әй, Гөлфия, чи иткә утлар капмый икән ул", - диде. Улы Нурсиленнән Чечняга солдат хезмәтенә алынгач, бары ике хат килә һәм ел ярым дәвамында бернинди хәбәр ала алмыйча өзгәләнә. Әлфия анда сугыла, монда сугыла, беркем дә ярдәм күрсәтә алмый солдат анасына. Хәрби комиссариат та бу билгесезлеккә ачыклык кертә алмый. Эзләнә торгач, Мәскәүдәге аналар комитеты Әлфиягә ярдәмгә килә. Алар солдат егетебез- Нурсилне табалар. Шул көннән башлап, атна саен, баланың исәнлеге турында Әлфия хәбәр ала башлый. Шулай итеп, Нурсил озак кына югалып торып, тау-таш араларыннан, ут эчләреннән, газиз туган ягына исән-имин кайтып җитте. Ата-ананың шатлыгы чиксез булды. Аның исән-сау булуына барыбыз да шатландык. Армиягә кадәр эретеп ябыштыру һөнәрен үзләштергән була. 1998 елны армия хезмәтеннән кайту белән шоферлар курсында укып, сельхозтехникага эшкә урнаша. Ләкин укыган һөнәре якынрак булу сәбәпле, ул "Сельхозгазстрой" оешмасына эшкә керә. Башта өйрәнчек итеп эшкә алалар. Нинди эш кушсалар, шуңа әзер егеткә зур чаңның капкачын ачарга кушалар. Күптән нефть продуктыннан бушаган чаңның болтлары күгәргән, борылмый. Һәм егет капкачны ачар өчен автоген (резак) куллана. Берәм, берәм болтларны кисә һәм... Шөгер өстенә гөрселдәү ишетелә. Сугыш кырларыннан, ут эчләреннән исән-имин кайткан, кайтуына бер ел да тулмаган, 21 яшьлек егетнең гомере 1998 елның 12 гыйнварында, үскән йортының ишек алдында аянычлы рәвештә өзелде. Бу фаҗига барыбызны да тетрәндерде. Ата белән ананың йөзләре саргаеп, сулып калды... Ләкин ачы язмышка буйсынмый мөмкин түгел: яшәргә кирәк. Аларны яшәргә этәргән, яшәү көче бирүче Марселләре булды. Аны укытырга, өйләндереп, олы юлга чыгарырга кирәк иде. Аны да яше җиткәч армия сафларына алдылар. Икенче улларының да Чечняга эләгүен белгәч, Әлфия шок хәлендә йөрде. Аллага шөкер, Марсель бүгенге көндә Гөлназ исемле чибәр кыз белән гаилә корды. Уллары Самит, кызлары Диләрәне үстерәләр. Бөтен гомере балалар арасында үткән Әлфиянең мәхәббәте кечкенә сабыйлары-оныкларына күчте. Менә Нурсилнең безнең арадан китүенә дә 13 елдан артык, ләкин очрашканда бер вакытта да аны искә алмый калган юк. Әлфиянең такмаклап " И Ходаем, утларда яндырдың (сабый чакта мичтән чаткы очып күлмәгенә ут каба, өйдә кеше булмый, тән җәрәхәтләре ала), чирләреңне өеп бирдең, никләр газиземне дә алдың", дип елаганы бүген дә күз алдымда тора. Аллаһы Тәгалә сынауларны Әлфиягә бик күп бирде. Кырыенда Әлфия өчен өзелеп торган туганнары булганга, ул сынмады, сыгылмады, ачы язмышларны булдыра алган кадәр җиңде, көрәште. Туганнарның бердәмлегенә, бер-берсенә һәрвакыт ярдәмләшеп яшәүләренә сокланып карыйм. Алар төрле күмәк эшләр вакытында да бер гаилә булып эшлиләр. Алай гына да түгел, Әлфия күршеләргә, дус-ишләргә дә ярдәмчел, киң күңелле. Авыр вакытларында, сердәшче дә, киңәшче дә булырдай чын дус. Ә бүгенге көндә андыйлар бик сирәк. Бүген дустым Әлфиянең гомер бәйрәме, аңа сәламәтлек, гаилә бәхете, улы һәм оныкларының игелеген күреп яшәвен телим. Ул моңа бик тә лаек.
Теги: Юбилей
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 май 2018 - 14:37
    Бәйге - ат чабышлары
  • 21 май 2018 - 14:27
    Яңалыклар
  • "Безнең гаилә" конкурсы катнашучылары
    2000 кеше тавыш бирде
  • Лениногорскида Җиңү көне, 2018
  • Җирле үзидарәләр көне, Лениногорск-2018
Ночной режим