Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Кирлегәч мәктәбенә башлангыч класс укытучылары җыелган

11 октябрь көнне Кирлегәч төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч класс укытучыларының муниципаль семинары булып узды. Бөтен районнан җыелган башлангыч класс укытучылары "Азкомплектлы авыл мәктәбендә заманча белем бирү тирәлеге булдыру" темасы кысаларында дәресләр карадылар, түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар, укыту-тәрбия мәсьәләләре буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап эзләделәр. Укытучылар һәм мәгариф...

11 октябрь көнне Кирлегәч төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч класс укытучыларының муниципаль семинары булып узды.

Бөтен районнан җыелган башлангыч класс укытучылары "Азкомплектлы авыл мәктәбендә заманча белем бирү тирәлеге булдыру" темасы кысаларында дәресләр карадылар, түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар, укыту-тәрбия мәсьәләләре буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап эзләделәр.

Укытучылар һәм мәгариф бүлеге методистлары 1-3 нче классларда әйләнә-тирә дөнья дәресе, 2-4 нче классларда математика һәм физкультурадан ачык дәресләр карадылар. Дәрес күрсәтүче укытучылар К.Х.Мостафина, М.М. Бәдретдинова һәм Д.К. Зиангироваларның эшләренә тулы анализ ясап башлангыч белем бирү буенча мәгариф бүлеге методисты Г.М. Гаделшина түбәндәгеләрне ассызыклады:

- Без бүген тәҗрибәле укытучыларның дәресләрен карадык. Һәркем үзенә ниндидер яңалык алгандыр, нәрсәгә булса да өйрәнгәндер, дип уйлыйм. Дәрес методик яктан дөрес, рәхмәт, - дип тәмамлады ул чыгышын.

Башкалар да үз фикерләрен әйтергә ашыктылар:

- Әле без бер класс белән рәхәтләнеп эшлибез икән. Ике классны берьюлы укыту бик авыр. Шулай булуга карамастан, кирлегәчлеләрнең эшенә сокландык. Алга таба да исән-сау эшләгез!

Семинар файдалы һәм уңышлы үтте.

Кирлегәч мәктәбе укытучысы Рәмзия Зиангирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев