Заман сулышы

Китапка табыну

Адәм баласын, иң беренче чиратта - яшь буынны матурлык-гүзәллектән биздергән Интернетлы кәмпитр үзенә тартып алды. Әмма, сугар сәгать - кеше, аның акылын суырган, фикерләвен чикләгән замана чиреннән арынып, янә галиҗәнап китапка әйләнеп кайтачак. Гомер көндәлегенә ике "5"ле куелган, язмышын әдәбияткә, мәдәнияткә багышлаган, китапка табынган Мөэмин-Каратай авылы китапханәчесе Наҗия Шәрифуллина моның...

Адәм баласын, иң беренче чиратта - яшь буынны матурлык-гүзәллектән биздергән Интернетлы кәмпитр үзенә тартып алды. Әмма, сугар сәгать - кеше, аның акылын суырган, фикерләвен чикләгән замана чиреннән арынып, янә галиҗәнап китапка әйләнеп кайтачак. Гомер көндәлегенә ике "5"ле куелган, язмышын әдәбияткә, мәдәнияткә багышлаган, китапка табынган Мөэмин-Каратай авылы китапханәчесе Наҗия Шәрифуллина моның нәкъ шулай булганына тамчы да шикләнми.

Наҗия 1957 елның 8 апрелендә җырларда җырланган чишмәләр иле - Керкәледә дөньяга килә. Туган авылында сигез еллык мәктәпне бик әйбәт билгеләренә тәмамлап, урта белемне данлыклы В.Чкалов исемен йөрткән уку йортында ала. Әти-әнисе фатихасы белән 1974-1976 елларда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында бухгалтер белгечлеге буенча белем ала. "Шушма", "Ярыш" күмәк хуҗалыгында исәп-хисап хезмәтендә эшли. 1978 елда насыйп яры, Мөэмин-Каратай авылы егете Җәдит Шәрифуллин белән танышып, тату, үрнәк гаилә кора. Мәктәп, Мәдәният йорты, китапханә аның тормыш баскычларын тәшкил итә.
Китап йорты. Монда аек акыл, эчкерсез күңел, сабый баладай бары тик изгелеккә инану, сафлык белән үрелгән җан тынычлыгы хакимлек итә. Монда белемгә сусаганнар, нәфис әдәбияткә гашыйк җаннар җыела. Китап, газет-журнал белән танышырга төрле яшьтәге кешеләр йөри. Мәктәп яшендәгеләр дә бик теләп килә. Наҗия апалары кайсы балага нинди әдәбият кирәклеген алдан белеп, сайлап тәкъдим итә. Әлбәттә, башлангыч сыйныфтан башлап укучы, иң беренче чиратта, татар халык әкиятләрен су урынына эчәргә тиеш. Әкият укыган сабыйның күңеле киң, теле бай, хыялга омтылучан, миһербанлы була. Менә шуның өчен дә уку яшендәгеләрне китапка кайтару төп бурычлардан санала. Китап укучылар арасында төрле уен-бәйгеләр дә үткәрелә биредә. Көз-кышта исә кул эшләре серләренә дә өйрәнә яшь китап сөючеләр.
Юбилярның гаиләсе, чын мәгънәсендә, бердәм, өлге саналырлык. Иреннән дә бик уңды Наҗия. Тормыш юлдашы Җәдит байтак еллардан бирле урман хуҗалыгында эшли. Әнә шул сахрадагы кошлар сайравы, хуш исле нарат сагызы исе башларны әйләндереп җырлатадыр, әнә шул урман моңы, гармун телләренә күчеп, сәхнәгә мендерәдер. Ирле-хатынлы Шәрифуллиннар авыл тормышында бик теләп катнаша. Үзебезнең атказанган үзешчән артистлар алар. Җәдит Галиәкбәр улы Мөэмин-Каратайның абруйлы, дәрәҗәле кешесе, авыл җирлеге депутаты. "Алма агачыннан ерак төшми", дип юкка гына әйтмиләр. Тәртипле, иманлы өч бала тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Гөлназ насыйп яры Ильяс белән Лениногорск шәһәрендә гомер итә, югары белемле ана теле мөгаллимәсе, илһам килгәндә самими эшләрен шигырь итеп, ак кәгазь битләренә төшерә. Ике малай үстерә алар. Наҗия белән Җәдитнең уллары Әнис белән Данис, махсус белем алып, бүгенге көндә нефть сәнәгатендә эшли.
Хатын-кызның яшен атамыйлар, әмма Наҗия ханымның 55 нче язын каршы алуын әйтмичә түзә алмыйм. Барлык якыннары, авылдашлары исеменнән аңа ныклы сәламәтлек, озын-озак бәрәкәтле гаилә тормышы, балаларының, оныкларының яратуын тоеп яшәвен телибез! Киләчәктә дә китапка табынып, башкаларны да гүзәллеккә табындырып көн итсен!
Теги: Юбилей
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: