Заман сулышы

Кошлар мәгънәлерәк икән

Ел әйләнәсе моржлар су коена торган җирдә бик матур таллар үсеп утыра иде. Былтыр көз, ни сәбәптәндер, аларның саны кимеде. Кайда таллык - шунда каргалар оя кора, шау-гөр килеп, бала үстерәләр. Шәһәр эчендә генә түгел, тирә-юньдә табигатьнең ямен бетереп яткан чүп-чардан азык эзлиләр, димәк, санитарлар ролен дә теләп үтиләр. Быел...

Ел әйләнәсе моржлар су коена торган җирдә бик матур таллар үсеп утыра иде. Былтыр көз, ни сәбәптәндер, аларның саны кимеде. Кайда таллык - шунда каргалар оя кора, шау-гөр килеп, бала үстерәләр. Шәһәр эчендә генә түгел, тирә-юньдә табигатьнең ямен бетереп яткан чүп-чардан азык эзлиләр, димәк, санитарлар ролен дә теләп үтиләр.


Быел да яз башыннан каргалар шатланып үз эшләренә кереште: бала үстерергә ниятләп, иске ояларын төзәткәләде, ә яшьләре - яңа оялар корырга тотынды. Ни күрсеннәр?! Ике дистәдән артык агач юкка чыккан бит! Исләре китеп, зар елап, анда сугылып, монда очкаладылар да, каядыр киттеләр. Мин аларны кызганып озаттым.
Бер атнадан соң иртән этем белән тагын шунда юнәлдем. Ни хикмәт, алар кайтканнар! Исән калган талдагы 6 оя янында, нәкъ кешеләр сыман, җыелышып "гәпләшәләр". Хуҗалары ояларына талны томшыклары белән сындырып ташый ук башлады. Талның йомшак өске ботакларын бик җиңел өзеп алганнан соң, берсе оя эченә керә, ә икенчесе шул ботакны тыштан этә, оядагысы тарта, һәм җайлырак итеп урнаштыра икән. Бер атнадан оялар саны 11гә җитте.
Кызык кына күренешне дә күзәтергә туры килде миңа бу араларда.
Бер әнкә карга ояда утыра. Шунда бер олы гына гәүдәле карга килде, берничә "сүз" әйтеп куйды. Тегесе дәшми. "Ирен нигә бик кәефсез генә каршылады бу", дигән уй башымнан үтте. Сәбәбе булган икән: биш минутлап үтүгә, авызына нидер капкан карга нәкъ шул ояга очып килде дә, "Аһ!" итте, бугай, чөнки авызындагы азык төшеп китте. Тегесе ире булмаган икән, хуҗа кайту белән очып китмәкче булган чит карга, көнләшүдән үзен кая куярга белмичә, карга тегенең башын чукып алды. Әй, киттеләр сугышып, нәкъ кешеләр кебек!
Ярар, сугыш тәмам булды. Өенә кайткач, хатынын бик каты ачуланды. Ләкин кешеләр кебек хәләл җефетенә кул күтәрмәде, ягъни томшыгын башына батырмады. Кошлар мәнлерәк, мәгънәлерәк икән, иренә матур балалар бүләк итәчәк хатынын саклый. Тегесе, мескен: "Минем һич гаебем юк, нахакка рәнҗетә күрмә", дигәндәй, ниндидер йомшак тавыш белән "горык-горык", дип куйды.
"Ярар, ярар, ышанам мин сиңа, җаным", дип (ышаныгыз, тавышында усаллык юк иде), "карр-карр", дия-дия, кабат ризык эзләргә очып китте.
Нәрсә алып кайткан булган икән, дигән уй белән тал төбен карадым. Зур гына каткан ипи кисәге иде ул. Бу ипи юкка әрәм була, дип ипине күзгә ташлана торган урынга илтеп куйдым. Кичә карасам, аны ашаганнар иде инде.
Мин бу акыллы кошларга да исән-сау, афәтсез бала чыгаруларын теләдем.
Теги: кош
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: