Заман сулышы

Кулга-кул тотынышып...

Соңгы елларда толерантлык сүзе модага кереп китте. Аның нигезендә түзем булу дигән мәгънә ята. Без, нишләп, башка милләт кешеләренә толерантлы булырга тиеш соң? Мин һәрвакыт хөрмәт белән карарга кирәк дип уйлап кына түгел, нәкъ шулай яшәдем һәм яшим. Берзаман чиновниклар авызыннан шул сүз ишетелә башлады, хәтта минем бер тәҗрибә эшемдә...

Соңгы елларда толерантлык сүзе модага кереп китте. Аның нигезендә түзем булу дигән мәгънә ята. Без, нишләп, башка милләт кешеләренә толерантлы булырга тиеш соң? Мин һәрвакыт хөрмәт белән карарга кирәк дип уйлап кына түгел, нәкъ шулай яшәдем һәм яшим.

Берзаман чиновниклар авызыннан шул сүз ишетелә башлады, хәтта минем бер тәҗрибә эшемдә әлеге төшенчәне кулланырга кушылды. Күңелем кабул итми аны, кулым күтәрелми!
Язган идем инде, X сыйныфны Ташкент шәһәренең 172 нче мәктәбендә тәмамладым. Безнең сыйныфта гына да 10 милләт вәкиле укыды һәм, әйтергә кирәк, һәрберебезгә ярдәмчел, дус, тату булдык. Миңа дус кызларымның корея, яһүд (тарих укытучысы шул милләттән иде, ул, гомумән, миңа гел "кызым"дип дәште), немец, украин, кырым татары, казан татары, үзбәк, тажик, рус, грекларның милли бәйрәмнәрендә булырга насыйп булды. Һәр халыкның гасырдан килгән милли традицияләре, гореф-гадәтләре бар һәм алар үзенчәлекле генә түгел, барысында да уртаклык бар. Бу нәрсәне аңлата соң? Халыклар бергә кулга-кул тотышып, гел аралашып яшәгәнне түгелмени? Телләрдә аерма булса да, яшәештә алар күпкә аз. Яһүдләрнең тавык шулпалары безнең татарлардан бернәрсә белән дә аерылмый кебек. Шундый ук чисталык, өресенең үтәли күренергә тиешлеге таләп ителә, юкка гына аны авыруларга эчермиләрдер.
Ә украиннарның борщлары? Кайсы гына татар кешесе аны ашамагандыр да пешермәгәндер, безнең бәлеш-тутырмалар бик күпләрнең өстәленнән өзелми. Мин кореялыларның гына ашларын, бер ашап караганнан соң, авызыма алганым булмады. Сыйныфташым Зина Ким (Муса Җәлилнең күп шигырен яттан белә иде, институт бетереп табиб булып эшләде, балаларына Муса һәм Җәлил дип исем кушты) миңа үпкәләп: "Сез бит сыер итен ашыйсыз, алар да бит этләр кебек үләргә теләмиләр", - лия иде. Ул елларда мин ит ашый идем шул, ләкин эт итеннән ясалган кабымлыкны зур гонаһ дип уйлый идем. Нишлисең, ашау-эчүдә аермалыклар бар инде ул.
Толерантлык дигәннән, (тагын шул сүз ычкынды әле), автобуста 70 яшьләр тирәсендәге апа, эштән кайтучы үзбәк малайларын күргәч: "Бу черномазыйлар?! Кемгә йорт төзиләр икән?" - дип әйтеп куймасынмы? Шулкадәр ачуым чыкты, утыргычыннан тибеп төшерәсем килде, валлаһи. Олы яшьтәге кеше шулай дигәч, аның оныклары нәрсә уйлый инде? Түзмәдем, фикеремне әйттем: "Алар сугыш елларында безнең халыкны үзләренә сыендырган, ачтан-үлемнән алып калган, әгәр илләрендә эш булса, мондый суыкта, интегеп ятарлар идемени? Безнең балалар, ирләр эчеп-тузып йөриләр, ә алар яраткан гаиләләреннән аерылып акча эшлиләр. Безнең балалар өчен алар - үрнәк", - дидем.
Уйлап торганнан соң, ул да минем белән килеште, үз улы да эштән кыскартылгач, 2-3 ай гарьләнеп эчкән икән. "Ул сүзне бүтән әйтмәгез, алар кебек эшчән-тырыш кешеләрне, гомумән, минем күргәнем юк. Мамыкны да көненә 200-300 килограмм алар җыя иде, ә башка милләт кешеләре 100не дә тутыра алмый иде. Мин үземне ялкаулар рәтенә кертмим, ә кызуда, кулларны мамыкның ботагына чәнечеп 25 килограмм гына җыйган идем. 10-15 килограмм җыючылар да байтак булды. Руслар әйтмешли, "адский труд". Болар минем баштан узды, үз күзләрем белән күрдем. Шуңа күрә дә дус-тату яшик, бер-беребезнең динен, хөрмәтләп, гомер итик!
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: