Бу атнада район авылларында җыеннар башланып китте.
1 февральгә кадәр һәр авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотачак, киләчәккә бурычлары белән таныштырачак. Җыен Урмышлы, Сарабиккол, Мичурин, Иске Куак авылларында уздырылды инде. Аларның тагын бер мөһим ягы: халыкка хезмәт күрсәтүче һәр өлкәдән вәкилләр катнашып, кызыксындырган сорауларга җавап бирә.