Заман сулышы

“Күз яшьләре төшмәсен...”

Әгәр берәрсе «Вәхшилек кайчан башлана?» дип сораса, балачактан дияр идем. Чөнки шуны дәлилләүче берничә очракны беләм. ... Бу хәл моннан унбиш ел элек булды. Без торган күпкатлы йорт шәһәрнең читендә урнашкан. Ерак түгел үз йортлары белән торучы халык мал асрый. Көзнең матур, «әбиләр чуагы» көннәре иде. Тәрәзәнең форточкасы ачык булганлыктан,...

Әгәр берәрсе «Вәхшилек кайчан башлана?» дип сораса, балачактан дияр идем. Чөнки шуны дәлилләүче берничә очракны беләм.
... Бу хәл моннан унбиш ел элек булды. Без торган күпкатлы йорт шәһәрнең читендә урнашкан. Ерак түгел үз йортлары белән торучы халык мал асрый. Көзнең матур, «әбиләр чуагы» көннәре иде. Тәрәзәнең форточкасы ачык булганлыктан, бала-чага кычкырган тавышлар ишетелде. Карасам, чирәм уртлап йөрүче сыерлар ишегалды территориясенә кергән, ә малайлар шуларга таш ыргыта. Хайваннар куркуларыннан кая барырга белми. Йөгереп чыктым да, теге малайларны койма буена бастырдым.
- Сез нәрсә эшләгәнегезне беләсезме? Сөт эчәргә яратасыздыр әле? Алар адашып кына кергән бит. Тик кенә карап торган булсагыз, сыерларның тәмле ризык биргәнен аңлар идегез,- дип орыштым.
Балконнан бу күренешне күзәтеп торган хатыннарның берсе: «Что вы их воспитываете? Это наши дети, подумаешь, два-три камня кинули», диде. «Шул ташлар үзегезгә ыргытылмагае...» дидем һәм хаклы булдым. Әлеге малайларның берсе 14 яшендә әнисен чәнчеп үтерде. Мин беркемгә дә начарлык теләмим, ләкин балаларның ямьсез кыланышларына юл куймаска кирәк иде.
Шуңа охшаш икенче очрак турында язып китәм. Бервакыт кичке якта Маша исемле хатын елап керде, яраткан песиләрен үсмерләр тере килеш (!) яндыра икән. «Ярдәм итә алмассызмы, башкалар алардан куркалар, килүче юк», ди. Йөрәгем дөп-дөп тибә, мөмкин түгелдер бу дип чыккан идем, дөрес булды шул. Мине күргәч, тегеләр төрлесе төрле якка сибелде, ә мескен песи әрнеп-сызланып үлде. Шул тирәдән ир-атлар да үтеп киткәндер бит, берсе дә тавышка килмәгән. Бу үсмерләр төрле вакытта төрле начарлыклар эшләп, төрмәгә эләкте. Әле күптән түгел берсен кибет янында очраттым, көч-хәл белән таныдым. Хәзер елап гафу үтенгән була, тик ни файда?
Безнең йортта олы яшьтәге абзый яшәде, башка шәһәргә күчеп китте инде. Мәчеткә гел йөрде үзе, ләкин эт-песиләрне яратмый иде. Таягы белән дә биргәләде, аяк белән дә типте. Ә бервакыт үзенең аягы сынып, озак аксап йөрде. Аңа Мөхәммәт пәйгамбәр намаз укыганда, чапан чабуында песие йоклагач, аны уятмас өчен чабуын кисеп алу турында сөйләдем, беренче тапкыр ишеткәндәй тыңлаган иде. Шулай, рәнҗетмик, җәберләмик җан ияләрен, аларның күз яшьләре төшмәсен.
Галия Шакирҗанова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: