Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорск делегациясе Актанышта конференциядә булды

Күптән түгел безгә – Лениногорск делегациясенә Актанышта узган “Ык елгасы бассейнында кеше һәм табигать. Тарих һәм заман” темасына багышланган Бөтенроссия фәнни-практик, тарихи-төбәк конференциясендә катнашырга насыйп булды.


Әлеге конференция Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте Советы рәисе,  Татарстанның атказанган фән эшлеклесе тарихчы Альберт Борһанов рәислегендә үтте.

Форумда бик күп кеше катнашты, Татарстаннан тыш, Башкортстан, Оренбург, Россия Федерациясеннән, Идел-Урал регионнарыннан, хәтта чит илдән дә  вәкилләр бар иде. Без беренче көнне Актанышның туган як музеенда булдык. Аннан паромда Агыйдел елгасы буенча экскурсиядә идек. 


Икенче көнне Әлфия Авзалова исемендәге Мәдәният сараенда теркәлү узганнан соң конференциянең секция эшләре берничә мәктәптә, мәдәни үзәктә, музейда үтте.


Музейда без – Лениногорск делегатлары да доклад белән чыгыш ясадык, без диюем, Наил Сәйдәшев һәм мин. Наил Идрисович Лениногорск районында туристлык зоналары һәм үзәкләре оештыру һәм аларның үсеше темасына доклад әзерләгән иде. Мин исә Муса Җәлил батырлыгына урынсыз бәйләнүләрне кире кагу турында сөйләдем. Чыгышымда Шөгердә беренче нефть ятмасы табылу, янгынга каршы 2нче  отрядның 65 еллыгына да кагылдым. Алкышлауларга караганда, доклад барысына да ошады, дигән фикергә килдем.


Пленар өлештә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов чыгыш ясады. Шулай ук башка төбәкләрдән килүчеләр дә сөйләделәр. Туган төбәк тарихын өйрәнүчеләрне һәм активларны бүләкләү тантанасы да узды. Ык елгасы бассейнында кеше һәм табигатьнең тарихи үсеше. Актаныш районы: тарихи һәм мәдәни проблемалар” дигән китаплар бүләк итттеләр. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге җыентыкка безнең авторлар: Наил Сәйдәшев һәм Владимир Гадиевның язмалары кергән.

Кич белән Актаныш халык драма театры артистлары катнашында Нурихан Фәттахның  “Әтил суы ака торур” спектаклен тамаша кылдык.


Өченче көнне конференция делегатларын тагын да зуррак чара көтә иде. Ык буе Сабан туе гөрләде. Актанышның Сабантуй мәйданында безнең фермер Фәрит Нәбиуллин  Энгель Фәттаховка эксклюзив бүләк ясады. Ул район башлыгына татар токымлы тай бүләк итте.  


Мондагы күренешләрне, уеннарны һәрберсен язып бетерерлек түгел. Мәйданда бер буш урын күрмәдек, ә ат чабышлары уза торган җирдә ат спортын яратучыларның никадәр күп икәненә төшендек.


Мине Актанышның кунакчыллыгы сокландырды. Районда 98 процент татарлар яши, шуның 11 меңе – Актанышта, 33 меңе – район авылларында. Ташландык фермалар, сарайлар да күрмәдек. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшләп тора. Район башлыгы әйтүенчә, районда аграр предприятиеләрдә беренче тапкыр тәүлегенә 200 тонна сөт савып алуга ирешкәннәр.

Наил Гыйльметдинов

Тулысынча "Заман сулышы" газетында укыгыз

Фото: Альберт Борһанов тарафыннан тәкъдим ителде


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев