Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорскида 22 нче балалар бакчасында гаилә бәйрәме үтте (фотолар)

20 октябрь көнне 22 нче балалар бакчасында Гаилә бәйрәме булып узды. Бәйрәмне оештыручы тәрбияче Альбина Хәлил кызы Гәреева. Ул Үзенең улы Нияз белән чын татар телендә бәйрәмне башлап жибәрделәр. Төп кунаклар - биш гаилә: Вилдановлар,Фәрхетдиновлар,Хәсәновлар,Минязовлар һэм Әхмәтшиннар иде. Һэр гаилә узенең чәй һстәле артында бәйге башланганын дулкынланып көтте. Концерт номерлары...

20 октябрь көнне 22 нче балалар бакчасында Гаилә бәйрәме булып узды. Бәйрәмне оештыручы тәрбияче Альбина Хәлил кызы Гәреева. Ул Үзенең улы Нияз белән чын татар телендә бәйрәмне башлап жибәрделәр.

Төп кунаклар - биш гаилә: Вилдановлар,Фәрхетдиновлар,Хәсәновлар,Минязовлар һэм Әхмәтшиннар иде. Һэр гаилә узенең чәй һстәле артында бәйге башланганын дулкынланып көтте. Концерт номерлары белән үрелеп, биш тәрле номинациядә көч сынаштылар. Үзләрен төрле өлкәдә - визитка, гаилә гербын яклау ,аш-суга осталык, алъяпкыч бизәү ,талантыңны күрсәт номинацияләрендә сынадылар.

Жюри булып барганда, нинди генә бәйге булмасын, һәрвакыт арада берсе, иң яхшысы, аерылып тора иде,ә бу юлы алай булмады: барысы да бик талантлы,булган , уңган булып чыктылар. Кайсы җырлый, кайсы сөйли, кайсы театр уйный. Һәтта нәфис гимнастика белән шөгыльләнүче Минязова Самира шаккаттырды, буыны юк диярсен. Шулай, спорт мәктәбенә йөрүнең файдасы инде бу.

Ә Вилдановларның да балалары музыка мәктәбендә шөгыльләнәләр икән. Уллары синтезаторда уйный, ике кечкенә кыз җырлый.

Хәсәновлар исә театрга оста, шулай ук пешерергә дә! Аларның әле татар телендә матур итеп сөйләүләре дә ошады.

Әхмәтшиннарныңн уллары гадәти булмаган пантомима курсәтте. Этилэре бик актив,бишек жырында да катнашты.Менә ата тәрбиясе бу.
Бүләкләрне балалар бакчасы мөдире Әлфия Җәдит кызы Гыйрфанова белән Лилия Рәис кызы Билалова кызыклы итеп, зур рамкада гаилә фотоларын тиз арада ясап,тапшырдылар. Һәр гаилә номинацияле дипломга ия булды.

Зөмәрә Шәрәпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев