Заман сулышы

Лениногорскиның тере легендасы

Республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүче халык тырыш, киң күңелле, кунакчыл һәм рухи яктан бай булуы белән аерылып тора. Бүген сүзем Лениногорск районының тере легендасы Галия апа Рәхимова турында булыр. Мин аны 1990 еллардан беләм. Без ул вакытта Татарстан дәүләт радиосыннан танылган журналист Гадилә Нургали белән "Балкыш" тапшырулары кысаларында "Әхлак тәрбиясе" радиодәресләре алып...

Республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүче халык тырыш, киң күңелле, кунакчыл һәм рухи яктан бай булуы белән аерылып тора. Бүген сүзем Лениногорск районының тере легендасы Галия апа Рәхимова турында булыр.


Мин аны 1990 еллардан беләм. Без ул вакытта Татарстан дәүләт радиосыннан танылган журналист Гадилә Нургали белән "Балкыш" тапшырулары кысаларында "Әхлак тәрбиясе" радиодәресләре алып бара идек. Һәр тапшыруда күренекле татар мәгърифәтчеләренең, шул исәптән Ризаэддин Фәхреддиннең "Әхлак гыйлеме" сериясеннән булган китапларыннан өзекләр укып таныштырып, аларны анализлап бардык. Менә шушы тапшыруларда Галия апа үзенең укучыларын туры эфирда даими катнаштырып килде. Алар укулары, өлгерешләре, әхлаклары турында сөйләп, иркен һәм мөстәкыйль фикер йөртә белүләрен күрсәтеп, радиотапшыруларыбызны тулыландырып һәм җанландырып торды. Галия апа җитәкчелегендә безнең үрнәктә мәктәпләрендәге җирле радиодан "Балкыш" исемле әхлак тәрбиясе тапшырулары алып барганнар.
Моннан дистә ел чамасы элек минем инициатива белән Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы "Ризаэддин Фәхреддин педагогик укулары" үткәрүне гамәлгә куйды. Шул вакыйгага бәйләп, республикабыз күләмендә зур фәнни-гамәли конференцияләр уздырыла башлады. Һәр елны мин аның бер иҗат юнәлешенә багышлап, зур фәнни чыгышлар ясый идем. Алар кайсы гына районда, нинди генә чатнама 40-45 градус салкыннарда узса да, Галия апа Рәхимова иң беренче рәттә утырып тыңлар һәм минем таянычым булып чыгышлары белән актив катнашыр иде. Ул әле укытучыларны чыгышлар ясарга да өндәп йөри иде. Мондый фәнни-гамәли конференцияләргә Галия апа һәрвакыт күчтәнәч белән килә. Берсендә, шул чарада катнашучыларга җитәрлек итеп, үзенең пенсия акчасына Ризаэддин Фәхреддиннең рәсеме белән икееллык календарь бастырып таратты. Икенчесендә, Азнакай, Лениногорск, Әлмәт районнары авылларында Ризаэддин Фәхреддин укулары уздырып йөргәндә, матди авырлык кичереп, газета-журналларга языла алмаган татар теле һәм әдәбияты укытучыларына пенсия акчасына "Мәгариф" журналына һәм "Мәгърифәт" газетына еллык подписка квитанцияләре таратып йөрде. Үзенең әлеге гамәлен ул: "Авыр хәлдә калган кешегә булышу - ул минем яшәү рәвешем" дип кенә аңлатты. Өченчесендә, Галия апа, шулай ук үз пенсия акчасына ясаткан 28 төсле открыткадан торган тупланма рәвешендә эшләнгән яңа бер әйбер белән бөтен халыкның исен китерде. Ул үзенең укучысы, Керкәле мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөгъдә Ямалтдинова белән бергә башкарган һәм ул "Яшь буынның әхлак кодексы" дип аталган хезмәт булып чыкты. Һәрбер открыткада районның 5 мәктәбендә укучы балалар үзләре язган "Яшь буыныбызның әхлак кодексы"н бастырган иде. Бишенче һәм аннан югары сыйныф укучыларының үзләре уйлап, татар һәм рус телләрендә язган хезмәтләре, мәгариф һәм педагогика өлкәсендә биниһая зур фәнни ачыш итеп бәяләнергә хаклы хезмәт булып чыкты. Аны да фәнни-гамәли конференциядә катнашучы һәр кешегә тараттылар. Мин бу хезмәтне кулыма алып укып чыккач, шатлыгымнан күземнән ирексездән яшь бөртекләре тәгәрәде, шулкадәр акыллы җөмләләр! Бу гөнаһсыз нарасыйлар олы абзыйлардан көтеп-көтеп тә ала алмагач, Галия апа җитәкчелегендә үзләре өчен әхлак кодексы иҗат иткән. Менә бит нинди гаҗәп эш: авыл мәктәбендә укытып та илкүләм масштабта уйлый һәм эш алып бара алырлык кешеләребез бар икән бит!
Мин бу тупламаны, кирәге чыгар әле, дип ике данә алган идем. Бер өлешен "Мәгариф" журналына бирдем, икенчесен дәваланып чыгарга хастаханәгә ятканда эшлисе башка фәнни хезмәтләрем белән үз яныма алдым. Анда Мәскәүдән кунакка килеп, хастаханәгә эләккән академик Игорь Никитин дигән кеше белән бер палатада туры килдек.
Сөйләшеп утырганда, мин аңа әлеге открыткалар тупланмасын күрсәттем. Ул бу хезмәтне йотлыгып укып чыкты да: "Илебез мәгарифе һәм педагогикасы тарихында моңарчы күрелмәгән бу тәҗрибәне кичекмәстән бөтен Россия мәктәпләренә таратырга кирәк. Укучы балаларның үзләре өчен әхлак кодексы төзетү күренеше - әлегә кадәр беркемнең дә башына да килмәгән бик тә кирәкле һәм кызыклы гамәл, мәгариф һәм педагогика өлкәсендә искиткеч зур фәнни ачыш бит бу! Күләме белән кечкенә, ләкин эчтәлеге һәм мәгънәсе белән гаҗәеп зур әлеге хезмәт, һичшиксез, үзенең зур бәясен дә, бүләкләрен дә алырга тиеш!" дип гаҗәпләнүен һәм соклануын белдерде. Һәм "Нигә сез - шундый талантлы халык була торып, менә шундый булдыклы укытучыларыгызны күрсәтә белмисез, аларны күтәрергә, бөтен илгә, бөтен дөньяга танытырга һәм хезмәтләренә иң югары бәяләрне, иң зур бүләкләрне бирергә кирәк!" дип мине шелтәләп тә алган иде...
Әйе, тынгы белмәс, чын мәгънәсендә, мәгърифәтче Галия апа Рәхимова гомере буе балалар укытып, җәмгыятебезгә бихисап күп югары әхлаклы, тирән белемле яшьләр тәрбияләп биргән. Олыгайган көнендә дә бөтен барлыгы белән мәгарифкә һәм мәгърифәтчелеккә тугры калып, үзе яшәгән Лениногорск районында гына түгел, ә Әлмәт, Азнакай районнарында урнашкан авылларга йөреп, мәктәпләрдә әдәп-әхлак һәм рухи тәрбия һәм дин дәресләре укытуны оештырып йөри... Галия апа үзе оештырган конкурсларга килүче балаларны хәтта өенә алып кайтып ашатып-эчертеп, өстәмә дәресләр биреп, алар турында ата-аналары кебек кайгыртып йөри.
Керкәле тавында яшь куаклар утырту буенча өмәләр оештырып йөрүдә дә Галия апа бөтен тырышлыгын куйды. Бөтен нәрсәдә аның мәнфәгате һәм гаме бар! Гомумән, Галия апаның эшләгән изге гамәлләренең саны да, күләме дә беркемгә билгеле түгел, ул аларны әйтеп эшләми, ә укучыларга үз үрнәгендә тәрбия дәресе булсын өчен көндәлек бер гадәти эш итеп башкара...
Галия апа кайсы мәктәптә булса да, аңа нарасыйларга ничек итеп яхшылык, дөрес караш-мөнәсәбәт орлыклары салырга икән, дигән фикер тынгылык бирми. Ләкин ул бу эшне чыбыркы тәртибе белән түгел, ә үзебезнең милләтебездә меңнәрчә еллар дәвамында яшәп килгән гаилә педагогикасына таянып, милли гореф-гадәтләр кушканча ипләп кенә, тормыш белән бергә бәйләп аңлата. Болай итеп укытканда класста артта калучы, яки өлгермәүче бер генә укучы да булмый. Менә болай укыту - хәзерге тел белән әйткәндә, педагогикада "Высший пилотаж" дип атала да инде.
Галия апа минем туганым да, беркемем дә түгел. Мин фәкать аның эшләренә сокланучы һәм "Их, башкалар алар кебек эшләсәләр, алар кебек яшәсәләр иде!", дип теләп торучы һәм туры килгәндә, Галия апа белән бергәләп, төрле җитди эшләр башкаручы галим һәм язучы.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: