Заман сулышы

Моң

Кеше китә... Аңардан соң җирдә моң сибелеп кала. Моң кала, сагыш кала... Якын кешеңне югалту сагышы миңа никтер шәмәхә төстә булып тоела. Шәмәхә томан, шәмәхә болыт... Якын кешеләрен югалтканнан соң җирдә калганнар, кояш нурын, көн яктысын күрми, шул томан-болытларга уралып, әле байтак адашып йөри. Вакыт үтә, болытлар сыегая, тарала, томан...

Кеше китә... Аңардан соң җирдә моң сибелеп кала. Моң кала, сагыш кала...


Якын кешеңне югалту сагышы миңа никтер шәмәхә төстә булып тоела. Шәмәхә томан, шәмәхә болыт... Якын кешеләрен югалтканнан соң җирдә калганнар, кояш нурын, көн яктысын күрми, шул томан-болытларга уралып, әле байтак адашып йөри. Вакыт үтә, болытлар сыегая, тарала, томан әкрен-әкрен генә күңел төпләренә сеңә.
Кеше киткәч, хәтер кала.
Хәтер - тормышның үзе кебек үк тирән мәгънәле, колач җитмәслек зур көч ул. Хәтер белән Тормыш гел янәшә.
Кемнеңдер гомере җирдә шәм яктысы, кемдер учак, кемдер йолдыз яктысы булып балкып кала. Кояш кебек якты олы Хәтерләр бар. Сөембикә, Габдулла Тукай, Кол Гали, Муса Җәлил кебек олы шәхесләрдән кояш кебек нурлы, якты хәтер кала. Ул кояшларны халык баш очында күтәреп, кулдан-кулга, буыннан-буынга, йөрәктән-йөрәккә тапшырып, киләчәккә илтә. Ул кояшлар үз халкына юл күрсәтә. Ләкин ул кояшларны сүндерми саклаучы - халык үзе. Кояшлары булмаган халык томана, бәхетсез. Ләкин халкы булмаган кояшлар сүнә...
Мөдәррис Әгъләмов мәңгелек бусагасыннан юкка гына кычкырмады... Юк, ул кычкырмады, аның тавышы ифрат көчсез иде, ул бар йөрәге белән әрнеп пышылдады гына:
- Халкым яшәсен! Ул яшәсә, мин дә яшәрмен!
Тавышы көчле чакта шагыйрьнең җан авазын ишетмәгәннәр аның пышылдап әйткән сүзләреннән соң сискәнеп, тетрәнеп куйдылар: ә бит бу халык кайчандыр булмаска да мөмкин...
Нинди куркыныч ул - булмау...
Мәхәббәте булмаган халыкның киләчәге юк.
Без әлегә нык, без әлегә үз йөзебезне югалтмадык. Кемнәрдер әйтә, безне дин саклый дип. Ислам дине дөньяның барча мөселманнарын берләштерә. Әмма ислам динен тотучы негрга, яки немецка татар теле дә, татар әдәбияты, сәнгате дә кирәкми. Аның бу халыкның булу-булмавында бер эше юк, аңа барыбер. Кемнәрдер татарны тел саклый ди. Бүген күпчелек татар баласы, чүплектә казына-казына, урысча сөйләшә. Ләкин урыс теле бармы соң?!
Ә татар баласы барыбер үз тамырларына кайтачак. Татар баласын үз тамырларына Моң алып кайтачак. Чөнки татар халкын Моң саклый, Моң яшәтә, берләштерә.
Ә моңның үлгәнен ишеткәнегез бармы?!
Теги: моћ
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: