Заман сулышы

"Ничек исән калганбыздыр?"

Ач-ялангач, күз яшьле балачактан бер матур якты истәлеге дә сакланмаган авылдашыбыз Иван Васильевич Афанасьев турында язасым килә. Күз яшьләренә буыла-буыла истәлекләре белән саран гына уртаклашты ул. - 1933 елның 3 сентябрендә Василий Михайлович һәм Матрена Тихоновна Афанасьевларның беренче балалары булып дөньяга килгәнмен. Энем 1936 елгы, Петр исемле. Әти-әниләр хәлле кешеләр...

Ач-ялангач, күз яшьле балачактан бер матур якты истәлеге дә сакланмаган авылдашыбыз Иван Васильевич Афанасьев турында язасым килә. Күз яшьләренә буыла-буыла истәлекләре белән саран гына уртаклашты ул.
- 1933 елның 3 сентябрендә Василий Михайлович һәм Матрена Тихоновна Афанасьевларның беренче балалары булып дөньяга килгәнмен. Энем 1936 елгы, Петр исемле. Әти-әниләр хәлле кешеләр булган. Әти - кул остасы, артельдә эшләде. Яхшы балта остасы иде. Ул вакытта Федотовканың II бишьеллык исемендәге артельнең даны еракка таралды. Артельдә такта ярудан тыш, мичкә ясыйлар, тәгәрмәч чыгаралар, сандык, шкаф, чана, чаңгы, авыл өчен кирәк-ярак ясыйлар, мунчала чыгаралар, кап сугалар һәм башкалар. Әни дә шунда эшләде. Әти колхозлашуны дөрес дип тапмыйча, колхозга кермәгән, авылдан чыгып киткән. Кырыгынчы елда гына, әби өенә кайтып, яңадан артельдә эшли башлый. Әбиләрне кулак дип, өйләрен алып, иске мунчадан да начар өйгә күчергәннәр. Менә шунда без дә кайтып, гаилә өстендә гаилә булып яши башладык.
1941 елда сугыш башланды. Август башларында безнең әти беренчеләрдән булып китә. Аның белән авылдан 10 кеше китә һәм алар бәхеткә барысы да бер частька эләгәләр. Әти Ленинград фронтында сугыша, хатлары килеп тора. Ләкин кайгы озак көттерми: 1942 елның 2 февралендә каты сугышта һәлак була. Аны авылдашы Гөргери Павалы җирләп, авылга хат яза. Әтинең үлү хәбәрен мин мәктәптә Гөргери Павалының улы Иваннан ишеттем, елап өйгә кайтып, әнигә әйттем. Менә шуннан безнең тормыш тәмугка әйләнде. Әти үлгәндә, миңа тугызынчы яшь, Петрга алты иде. Мәктәптә бик яхшы укыдым. Класста икенче урында бардым. Беренче Афанас Архипов иде. Ул минем дустым, аның белән бер партада утырдык. Ул яхшы укып, зур кеше булды, эшләп Казан шәһәрендә югары уку йортында доцент булды, ә мин биш класс кына укып калдым.
Сугыш беткәнче әбидә тордык. 1947 елда бер өй сатып алдык. Иске, терәүләр куйган, яңгыр үтә. Тазлар куя идек, әле анысы да юк. Әни көне буе артельдә. Мин дә, 14 тулгач, артельгә столяр өйрәнчек булып эшкә урнаштым.
Ачлыкта, ялангачлыкта узган балачак истән чыкмый. Ничек исән калганбыздыр? 1942 - 1945 елларда ач тордык дияргә була, нәрсә дә булса ашаганны хәтерләмим. Балтырганны суда кайнатып эчкәнем, ат кузгалагын төеп, коры табада котлет кебек кыздырып ашаганым хәтердә. Армиядән кайткач, артельдә эшләвемне дәвам иттем. 1962 елдан МСУда, 1965 елда мастерлыкка укып чыктым һәм леспромхозга күчеп, пенсиягә чыкканчы мастер булып эшләдем. 1958 елда авылыбыз кызы Ульяна Молафеева белән гаилә корып җибәрдек.
Иван Васильевичның хатыны тырыш, сабыр холыклы, каенанасы Матрена түти белән тату яшәделәр. Матрена түти улы белән килененә балаларын үстергәндә бик булышты. Шуңа күрә дә бу эшчән, уңган әбиләрен оныклары да бик яраттылар һәм тормышта әти-әниләре кебек абруйлы үрнәк, өлге итеп кабул иттеләр. Тагын өч елдан Иван белән Ульянаның гаилә коруларына 60 ел була. Ә бүген алар - авылдагы иң абруйлы гаилә. Шулай булмый ни, биш балаларының барысы да гаиләле, булдыклылар, белемлеләр. Дүртесе авылда төпләнеп гомер итә: мат-туар, кош-корт асрый, умарта тоталар. Олы уллары Василий инженер-механик, Елена - баш бухгалтер, Юрий - нефтьче, агроном һөнәре алган. Төпчекләре Валентина - авыл җирлеге башлыгы. Кызларның олысы Нина Лениногорскида яши. Шундый авыр, балачактан исән калып, тырышлыгы, үҗәтлеге белән хәзерге абруйга, мул тормышка ирешкән ул - биш бала атасы туры сүзле, гадел һәм ярдәмчел Иван Васильевич.
80 яшеңне үткәрдек, инде туксанын да, йөзен дә балалар хөрмәтендә, Ульянаң белән каршыларга язсын.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: сугыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: