Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Районыбызның Урдалы авылында Вагизовлар чәчәкләрне күп үстерә (фотолар)

Авыл хуҗалыгын исәпкә алып йөргән вакытта авылым халкының уңганлыгына тагын бер кат инандым, дип яза Урдалыдан Әлфинур апа Галимова. Кайсы гына хужалыкка керсәң дә иң беренче гөлләр бакчасына тап буласың: нинди генә үсми аларның. Ә менә Наил абый Вагизов чәчәкләрне бакчада гына түгел, ә кырыйларыннан агучы Шушма елгасының аргы ярын...

Авыл хуҗалыгын исәпкә алып йөргән вакытта авылым халкының уңганлыгына тагын бер кат инандым, дип яза Урдалыдан Әлфинур апа Галимова.
Кайсы гына хужалыкка керсәң дә иң беренче гөлләр бакчасына тап буласың: нинди генә үсми аларның. Ә менә Наил абый Вагизов чәчәкләрне бакчада гына түгел, ә кырыйларыннан агучы Шушма елгасының аргы ярын чистартып, аны гөлбакчага әверелдергән. Биредә чәчәкләр генә түгел, Наил абый утырткан 60 тан артык төп төрле агачлар да күкрәп усеп утыра,узеңне ботаника бакчасында кебек хис итәсен.
Картайган агачларны кисеп,шуның колач җитмәслек төпләренә дә туфрак салып,төрле чәчәкләр утырткан ул. Ишек алларына кергәч тә, иң беренче чәчәкләр күзгә чалына, кайда буш урын бар, шунда орлыкларын төрткән.
Алар мине өчәүләп: хуҗа үзе, хуҗабикә Хәдичә апа һәм шәһәрдән каникулга кайткан оныклары Диана озатып, хужалыклары белән таныштырып йөрделәр.
Уңган хуҗалар,чәчкә генә түгел, яшелчәнең дә төрлесен күпләп үстерәләр, алдагы ел өчен кайгыртып, чөгендер, кишер, суган орлыклары да өлгереп килә, чәчкә орлыкларын да үзләре ясыйлар, сораган кешеләргә дә өләшәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев