Һәрберсенең тормыш юлы китап язарлык
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 50 еллыгын билгеләп үткән 1985 елда, Үзбәк авылында данлыклы “Уңыш” күмәк хуҗалыгы тарафыннан авылдашларыбыз турындагы изге Хәтерне мәңгеләштерү максатында обелиск куелды.
Һәр елны косметик ремонт ясалуга карамастан, чирек гасыр дәвамында обелиск шактый гына таушалган иде. Быел, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан, җирле бюджет хисабыннан бу обелиск-һәйкәлгә ремонт ясалды. Аның нигезе ныгытылып, матур плитәләр белән уратып алынды, заманча зәвык белән ясалган яңа чардуган куелды. Яз, җәй көннәрендә үзләренең дачаларына, вафат булган әти-әниләрен, туганнарын зыярат кылырга кайтучы үзбәклеләргә чәчәкләр, агач-куаклар утырту өчен мәйданчык та чистартылып куелды.
Бөек Ватан сугышы фронтларына Үзбәк авылына нигез салган 93 зәй-каратайлы һәм бу авылда гомер кичергән Әлмәт районы Габдрахман авылында туган 1 ир-егет алына. Шуларның 54 е туган якларына яңадан әйләнеп кайтмаган. Бу саннар, эзләнүләр алып барган саен, ел саен үсү ягына үзгәреп тора. Яңа фактлар, яңа исемнәр ачыла бара.
Һәлак булганнарның исәпсез- хисапсыз каберләре солдат каннары белән сугарылган Идел белән Атлантик океан арасында урнашкан Европа кырларына сибелгән. Алардан соңгы сәлам булып “һәлак булды”, “хәбәрсез югалды” дигән кара мөһерле соры кәгазьләр генә килгән. Андый кара хәбәрләр кайбер гаиләләрдә өчәр, хәтта дүртәр тапкыр алынган. Мәсәлән Хәмидулла Хәйруллин җәмәгате Маһиҗиһан апа белән 5 улын озатып 4 сенә, Шәмсетдин Шәрәпов җәмәгате Минҗиһан апа белән 4 улын озатып 3 сенә, Фахразый Әлмөхәммәтов җәмәгате Бәрия апа белән 3 улын озатып 3 сенә дә, Шәйхелислам Әскәров җәмәгате Мәхүби апа белән үзләре дә гаилә корган 3 улын озатып, өчесенә дә шундый кара хәбәрләр килә. Мондый мисалларны күпләп дәвам итәргә мөмкин. Үзбәк авылыннан фронтка алынып, аяусыз сугышта һәлак булган яугирләрнең исемнәре Зәй-Каратай авылы Мемориаль комплексындагы исемлектә дә алтын хәрефләр белән язылган.
Сугыштан яраланып, исән-сау кайтучыларны да тыныч тормыш бетмәс-төкәнмәс авырлыклар белән каршы ала. Алар иң авыр тармакларда хезмәт куеп, илнең төп терәге, ышанычлы кешеләре булдылар. Һәр фронтовик Ватанны саклап сугышкан, кан койган өчен зур хөрмәткә лаек булса, сугыштан соң җимерек, какшаган илне торгызудагы хезмәтләре өчен алар тагын бер кат хөрмәткә лаек.
Тулысы белән "Заман сулышы" газетында
Җәүдәт Хәлимов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев