2 июнь 2020 яңалыклары
-
Татарстанда бу җәйдә ачылачак авиарейслар билгеле булды
Июнь аеннан Татарстанда Россиянең башка төбәкләре белән һава юллары яңартыла. Бу - Краснодар крае, Кырым, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Россиянең башка шәһәрләре. Бу хакта ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.
-
Лениногорскилылар «Сугыш образлары» проектында үз гаиләсе геройларының шәхси архивлардан фотосурәтләрен урнаштыра ала
Россия хәрби-тарихи җәмгыяте Россия дәүләт кинофотодокументлар архивы, РОСФОТО, Мәскәү Мультимедиа-Арт музее, Россия Мәдәният Фонды һәм Җиңү музее белән берлектә Бөек Ватан сугышы чорының уникаль фотосурәтләре нигезендә «Сугыш образлары» проектын тормышка ашыра.
-
Татарстанлылар Covid-19дан куркып инсультны дәвалаудан баш тарта башладылар
Тромб булган пациентны инвалидлык яки үлемнән саклап калу өчен, махсуслаштырылган ярдәмне беренче өч яки дүрт сәгать эчендә күрсәтергә кирәк. Татарстан халкы, Covid-19 коронавирусы йоктырудан куркып, инсульттан дәваланудан баш тарта башлады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгеч-ангионеврологы, КДМУның неврология, нейрохирургия һәм белгечләрне һөнәри әзерләү факультеты профессоры Динә Хәсәнова сөйләде.
-
АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые ремонты на магистральных трубопроводах
АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые ремонты на участках магистральных нефтепроводов и нефтепродуктопроводов на территории Пермского края, Самарской области, а также республик Татарстан и Чувашия.
-
Һәрберсенең тормыш юлы китап язарлык
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 50 еллыгын билгеләп үткән 1985 елда, Үзбәк авылында данлыклы “Уңыш” күмәк хуҗалыгы тарафыннан авылдашларыбыз турындагы изге Хәтерне мәңгеләштерү максатында обелиск куелды.
-
Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 53 очрагы ачыкланган
Татарстанда бүген 53 яңа очрак расланган, шуларның 1се читтән кертелгән, 52се – контактта булу нәтиҗәсендә.
-
Лениногорскида сүндерелмәгән тәмәкедән янгын чыга, подъезддан кешеләр эвакуацияләнә
2 июньдә 2 сәгать 35 минутта 66 нчы янгын сүндерү частеның элемтә пунктына Лениногорск шәһәре, Ленин урамы, 29 йорт адресы буенча 15 нче фатирның януы турында хәбәр килде.
-
Владимир Вавилов: Конституциягә төзәтмәләр россиялеләрнең тормышын күпкә яхшыртачак
РФ Конституциясенә төзәтмәләр Россиянең үсешенә һәм анда яшәүче гражданнарга яхшы йогынты ясаячак. Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм күрсәтү буенча Иҗтимагый хәйрия фондының идарә рәисе Владимир Вавилов шундый фикерен белдерде.
-
Лениногорск районында иң яхшы китап укучылар ачыкланды
Лениногорск үзәкләштерелгән китапханәләр системасы авыл китапханәләре укучылары арасында үткәрелгән "Суперчитатель-2020" онлайн-бәйгесенә йомгак ясалды.
-
Конституциягә төзәтмәләр өчен тавыш бирү көне билгеләнде
РФ Президенты Владимир Путин 1 июльне Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү көне итеп билгели торган указны имзалады. Ул Россия халкыннан илнең Төп законыны төзәтмәләр буенча тавыш бирү көнендә активлык күрсәтүен сорады. Бу турыда Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Тикшерү комитеты: Алты яшьлек баланы күршесе елгада батырып үтергән
Татарстанда, Актанышта алты яшьлек баланы күрше ир-аты суда батырып үтергән. Алар икесе бергә велосипедта йөрергә киткән булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.