Заман сулышы

Шөгердә яшәүче ак яулыклы ак әби

Сүзем 6 гыйнварда 90 яшен тутырган, дөньяның ачысын-төчесен татып, яшьлеге ачлык һәм сугыш елларында үткән, Ватан язмышын кечкенә генә җилкәсендә күтәргән Фатыйма әби Гыйльманова турында. Фатыйма әби 1924 елның гыйнварында Иске Шөгер авылында Рәхимҗан һәм Фаһирә әби гаиләсендә, кышкы чатнама салкын көннәргә җылылык, олы йортка ямь өстәп, өченче бала булып...

Сүзем 6 гыйнварда 90 яшен тутырган, дөньяның ачысын-төчесен татып, яшьлеге ачлык һәм сугыш елларында үткән, Ватан язмышын кечкенә генә җилкәсендә күтәргән Фатыйма әби Гыйльманова турында.
Фатыйма әби 1924 елның гыйнварында Иске Шөгер авылында Рәхимҗан һәм Фаһирә әби гаиләсендә, кышкы чатнама салкын көннәргә җылылык, олы йортка ямь өстәп, өченче бала булып дөньяга килә. Яшьлеге каһәр суккан сугыш елларына туры килә. Тормыш авыр булганга, мәктәптә дә V сыйныфны гына тәмамлый. Ул заманга хас булганча, 12 яшеннән колхоз эшендә җигелеп эшли. Әнисе Фаһирә апаның исәнлеге какшап, бөтенләй урын өстенә калгач, барлык авырлык Фатыйма апа җилкәсенә төшә. Сугыш шаукымы барлык йортның ишеген шакып, сугышка барырдай ир-егетләрне чүпләп кенә тора. Бу афәт Фатыйма әбиләрнең гаиләсен дә уратып узмый. Апасын Урдалы авылына кияүгә урлап китәләр. Абыйсы Барый, ул вакытта авылдан чыгып китеп, Комсомольск-на-Амуре төбәкләрендә яши. Рәхимҗан бабай үзе 1886 елгы. Олы булганга, сугышка алмыйлар. Шунлыктан, чирле әнисе булуга да карамастан, Фатыйма әбине Ульяновск якларына окоп казырга алып китәләр. Авыл кызлары, Ватан язмышын кечкенә генә җилкәләренә салып, окоп казый. Андагы авырлыкларны Фатыйма әби күз яшьләре аша искә ала. Алты айлап вакыт үткәч, ул үзенең Иске Шөгеренә кайта. Авырлык өстенә авырлык килә, 1943 елда балаларын ятим калдырып, әниләре Фаһирә әби вафат була. Балаларга сугыш ачысы белән бергә ятимлек ачысын да татырга туры килә.
Бераз вакыт үтүгә, Фатыйма әбине, яңадан Шөгер комиссариатына чакыртып, Мәләкәскәгә (Дмитровград шәһәренә) урман кисәргә алалар. Яп-яшь кыз балалар җилкәсенә нинди авырлыклар төшкән ул заманда. Өшеп-туңып, ач-ялангач килеш алар урман кискән. Күпләре үзләренә гомерлек чир алган, күбесе кайта алмый шул туфракта ятып калган, кайберләре авырлыкларга чыдый алмыйча качып киткән. Фатыйма әби, бирелгән вакытын тутырып, кире Иске Шөгергә кайта, Шөгер нефтебитум разведкасына эшкә урнаша. Чөнки анда ипи бирәләр, ашыйсы да, яшисе дә килә бит!
- Язмыш җиле кайларда гына йөртмәде. Какмады, сукмады, бары камчы белән генә кыйнады. Ул елларда эшләгәннәр искә төшсә, хәзер дә исем китә: ничекләр түзгәнбез дә, ничек чыдаганбыз. Яшь кенә кызлар, нинди генә эшләр башкармады бит. Ә алай да сынмадык, сынатмадык, ял да белмичә эшләдек. Көн күрдек, гаилә кордык, - ди ул.
1947 елда ул гармунчы егет Шакир абый Гыйльманов белән тормыш кора. Шакир абыйны фронттан үпкәсенә салкын тиеп авыргач, туган ягына кайтарып җибәрәләр. Ләкин төрле үләннәр эчеп, дәваланып, Аллаһының ярдәме белән исән кала. Оста гармунчы гына түгел ул, шул гармун телләренә җан өрүче, гармун ясаучы да булган. Аның гармуннары әле дә өй түрендә саклана.
Шакир абый белән Фатыйма апаның бер-бер артлы Рәсимә, Рәисә, Наилә һәм Резидә исемле кызлары туа. Кайнанасы Фәрхеназ әби кырыс холыклы булса да, Фатыйма апа аның белән уртак тел табып, тату яши. Төп йорт булганга, туган-тумача, күрше-күлән белән матур гомер кичерә.
Шакир абый, сугыштан кайтып, аякка баскач, колхозда икмәк складында эшли. Сабыр, ярдәмчел, йомшак күңелле Шакир абыйны Фатыйма әби, гомумән, аны белгән авылдашлары яхшы яктан гына искә ала. Бигрәк тә күршеләре Габдрахман абый белән Сәрия апа мактап, якын итеп сөйли. Сәрия апа үзе дә кече күңелле, ярдәмчел, Фатыйма әбинең хәлен белешеп тора, ярдәм итә. "Күршедә шундый олы йөрәкле апалар яшәгәндә, бернинди борчу юк. Без бит эш кешеләре. Гел әни янында торып булмый. Җәй көне әнинең дә дүрт стена эчендә утырасы килми, бакчасын, ишегалдын сагына. Шуңа да, җәй көннәрендә үзенең өенә алып кайтып торабыз", ди Фатыйма әбинең төпчек кызы Резидә.
Соңрак, Шакир абый умартачы булып, колхоз умарталыгына күчә. Бергә эшләүче Салих абый эштән киткәч, Фатыйма әби дә аның янында умартачы булып эшли башлый. Сезонлы эш булганга, җәй көне умарта карый, кышын колхоз эшендә була ул. Ләкин, бәхетле тормыш озак бармый. 1975 елда 51 яшендә, сугыш кырларында алган төрле чирләр Шакир абыйны бакый дөньяга алып китә. Шулай итеп, ятимлекне үз җилкәсендә татыган Фатыйма әби, дүрт нарасыен кочаклап, ялгызы, язмыш җиленә каршы баса. Ятимлеккә бирешмичә, тол хатын Шакир абыйдан башка да берничә ел умарта карый. Кыш көне чаңгысын тагып чыгып китә дә, умарталыкны карап кайта. Урман-кырлар аңа көч биргән булгандыр инде...
Соңрак Фатыйма әби колхоз ашханәсендә аш пешереп, телне йотарлык тәмле ашлар белән авылдашларын сыйлый. Лаеклы ялга чыккач та өйдә ятмый, ашханәдә эшләвен дәвам итә.
Яшь вакытта авырлыкны күп күрсә дә, Фатыйма әби үз тирәсендә һәрвакыт ярдәм кулы сузардай якын кешеләре булган картлык көннәренә канәгать булып яши. Кызы Резидә белән кияве Рәшит аны кадер-хөрмәт итә. Ап-ак урын-җир өстендә, дисбе тартып, гыйбәдәт кылып, Аллаһы Тәгаләгә таянып, дөньяларга иминлек сорап утырган әбигә хөрмәт белән генә карыйм. Киләчәктә да Фатыйма әбигә исәнлек-саулык, тыныч картлык насыйп булсын иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: эби
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: