Заман сулышы

Шушма тулып акты

Авылым, авылдашларым, Онытмыйк без бу көнне. Кайгы килсә, уртак була - Уртаклашыйк бу көнне. 1968 ел, 1 август. Бу көн минем күңелемдә мәңгелек яшьлек ярасы булып калды. Миңа ул вакытта 17 яшь иде. Авыл халкы Балталы кырына борчак чабарга китте. Әнием бик пөхтә кеше булганлыктан, ишегалларын җыештырып йөрде. Иртәдән үк...

Авылым, авылдашларым,
Онытмыйк без бу көнне.
Кайгы килсә, уртак була -
Уртаклашыйк бу көнне.

1968 ел, 1 август. Бу көн минем күңелемдә мәңгелек яшьлек ярасы булып калды.
Миңа ул вакытта 17 яшь иде. Авыл халкы Балталы кырына борчак чабарга китте. Әнием бик пөхтә кеше булганлыктан, ишегалларын җыештырып йөрде. Иртәдән үк кояш кыздырып, төшкә 30 градуска җиткән иде. Барлык эшне тәмамлаганнан соң, барыбыз да су буена киттек. Рәхәтләнеп су коенганда, бервакыт авыл өстен кара болыт каплады. Без куркып, өйләргә таралыштык. Минем хәтердә шул уелып калган: әнием мичкә ипи куйган иде. "Кызым, вакыты җиткәч, ипине алырга онытма", - дип әйткәне хәтердә. Сәгать икеләр тирәсендә, көчле яңгыр башланды. Ул көчәйгәннән-көчәя барды. Шуннан Шушма елгасы тулып, каршы якка ага башлады. Өйләр, кешеләр суга батып, агым белән агып китте. Елау, "Коткарыгыз", дигән сүзләр үзәкләрне өзде...
Бу вакыйгага 44 ел вакыт үтсә дә, ул минем йөрәгемдә мәңге онытылмас яра булып калды. Авылдашлар шушы афәттә гаиләләрен, якыннарын югалтты. Һәрберсенең кайгысын уртаклашам. Рамазан аенда кылган гамәлләребез, тоткан уразаларыбыз алар рухына дога булып барып ирешсен.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: