Заман сулышы

“СССРда эшләнмәгән” шул

"Заман сулышы"ның 2012 елның 30 март санында басылган Розалия Мостафинаның шул исемдәге мәкаләсен укыгач, кулыма каләм алмый булдыра алмадым. Бүгенге көннең иң авырткан проблемасы бит ул. Кием-салым дисеңме, төзелешме (яңа салынган йортларның күбесе яшәргә яраксыз), ашау-эчү продукциясеме - барысы да "СССРда эшләнгән" дигән мөһере булмаганлыктан, газап чигә, кадерен җибәрә. Чит...

"Заман сулышы"ның 2012 елның 30 март санында басылган Розалия Мостафинаның шул исемдәге мәкаләсен укыгач, кулыма каләм алмый булдыра алмадым.


Бүгенге көннең иң авырткан проблемасы бит ул. Кием-салым дисеңме, төзелешме (яңа салынган йортларның күбесе яшәргә яраксыз), ашау-эчү продукциясеме - барысы да "СССРда эшләнгән" дигән мөһере булмаганлыктан, газап чигә, кадерен җибәрә. Чит ил киемнәренә, шифаханәләренә, машиналарына халык шулхәтле кызыкмас, ашкынмас иде, үзебезнең товар да ярап торыр иде бит, югыйсә.
СССР заманында Мичурино авылында төзүчеләр бригадасы эшли иде. Алар арасында ташчылар да, балта осталары да, буяучы-сылаучылар да эшләде. Алар көче белән фермалар салынды, искеләре ремонтланды. Минәхмәт абый Вахитов җитәкли иде ул бригаданы.
Авыл уртасында диярлек кечкенә генә агымсу бар. Г.Тукайча әйтсәк, "Ул бик кечкенә, инеш кенә"... 1971-1972 еллар иде ул, ахрысы: шул елга аркылы әйбәт күпер салынды. Астан караганда, "П" хәрефен хәтерләтә иде ул. Төзүчеләр бригадасында эшләүче Сәрим Гаделшин, Алексей Орлов, Иван Алексеев һәм Минәхмәт абый Вахитов төзеде аны. Алар дүртесе дә мәрхүмнәр инде, урыннары җәннәттә булсын.
Шул күпер 40 елга якын (2009 елның җәенә хәтле) халыкка хезмәт итте. Аның аша күпме җәяүле узмагандыр да, күпме авыр йөк машиналары, нефтьчеләрнең МАЗ, КРАЗлары, икмәк ташучы, ашлама китерүче прицеп таккан КамАЗлар узмагандыр?! Күпме язгы ташу суларын үз эченә сыйдырмагандыр ул күпер! Шуңа да таушалган, тузган булган. 2009 елның җәендә тиз генә берничә эшче килеп, сүтеп ташлады һәм тиз арада (2-3 көн дигәндә) яңаны төзеп тә куйдылар. Ничек шулай тиз дисезме? Әйе, бик тиз салынды ул. Эш беткәч, "мөһер" суктырып йөрисе түгел лә!
Юлны аркылы чыгарлык итеп суга 2 калын торба салдылар да, өстенә сары балчык аралаш таш салып, тигезләп тә куйдылар. Аның өстенә асфальт "ямаулык" салырга да онытмадылар. Нишләп онытсыннар ди, аны бит хәзерге заманның чын төзүчеләре "заманча" итеп төзи.
Ә менә иң йөрәк әрнеткәне - 2010 елның язында да, быелның язында да (былтыргы кар сулары җиргә генә сеңә барды) язгы кар сулары торба авызына сыеша алмыйча, күпернең өстенә үк күтәрелде дә,асфальт юл буйлап 3 көн су агып ятты. Алай гына да түгел, минем сарай-кура, келәт, утынлыклар, капка-коймалар 3 көн су эчендә торды. Суның биеклеге метр-метр ярымга җитте. Барлы-юклы бодай, он - барысы да юешләнде, бу хурлыкка түзәлмичә, 3 тавыгым суга сикереп, батып үлде.
Хәстәрен дә күрмәгән түгел, күргән: канаулар ярган, күтәрә алганча бар әйберне, хәтта тавыкларны да сәндерә ясап өскә күтәргән идем бит, югыйсә. Ишегалдымны су баскач, базыма да су төште. Аннан асфальт юл өстеннән китеп, икенче ягына юл алды. Үз артыннан лай-ләм тутырып калдырды, язгы истәлек ясыйсы килгәндер инде. Әмма баздагы сулар гына чыгып китәргә ашыкмый, ишелеп-убылып беткәнче торыйм, диядер ахрысы. Су китсә дә йөрәктәге курку, калтыраулар тиз генә онытылмас әле.
Зур елга, яисә таулардан ургылып агып төшкән сулар булса, бу хәлләрне аңлар да, гарьләнмәс тә идем. 3 ел элек кемнәрнеңдер үз эшенә салкын каравы, булдыксыз, андый эшкә яраксыз булуы аркасында гына килеп туган хәл бит бу.
СССР заманында салынган күперне генә түгел, "мөһер"не дә сагынырсың шул. Без бит СССР заманында үстек, яшәдек, коммунизм төзүченең мораль кодексын яттан белә идек, шуңа тугрылыклы булырга тырышып, акча, вакыт белән хисаплашмыйча, намус белән яшәгән, эшләгән пенсионерларга торып-торып ул чорга кабат кайтып уйланып утырырга гына калды шул инде, гәрчә кирегә кайтуга юл юклыгын аңласак, белсәк тә.
Теги: Авыл
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: