Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Сугышлы мәктәбе укытучысы юбилеен билгеләп үтә

Тырышлыгы, үз эшенә бирелгәнлеге, кешелеклелеге белән укучылары, ата-аналар һәм хезмәттәшләренең хөрмәтенә ирешкән укытучы ул. Сүзебез Сугышлы авылында туып үскән укытучы Фәридә Фәрид кызы Фасхетдинова турында. Яшьлегендә укытучы булырга хыялланмаса да, Фәридә Фәридовнаны нәсел җепләре мәктәп дөньясына тартып кертә. Сугышлы мәктәбе данын районда гына түгел, республика дәрәҗәсенә күтәргән, гомерен балаларга белем...

Тырышлыгы, үз эшенә бирелгәнлеге, кешелеклелеге белән укучылары, ата-аналар һәм хезмәттәшләренең хөрмәтенә ирешкән укытучы ул. Сүзебез Сугышлы авылында туып үскән укытучы Фәридә Фәрид кызы Фасхетдинова турында.
Яшьлегендә укытучы булырга хыялланмаса да, Фәридә Фәридовнаны нәсел җепләре мәктәп дөньясына тартып кертә. Сугышлы мәктәбе данын районда гына түгел, республика дәрәҗәсенә күтәргән, гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Рәзинә апа Солтанова һәркемгә таныш. Ә Фәридә Фәритовна аның өлкән кызы. Менә утыз елга якын ул укучыларга аң-белем бирә. Хәзерге вакытта ана теленә мәхәббәт тәрбияләү, бала күңеленә татарлык рухы салу, әлеге максаттан төрле гамәл-чаралар оештыру эшләре белән мәшгуль. Менә шундый авыр, изге эшләрнең үзәгендә кайный ул. Фәридә Фәридовна һәр мәсьәләгә иҗади якын килүе белән дә аерылып тора. Концерт-кичәләрдә дә катнашырга өлгерә: ул оста биюче, менә дигән артист.
- Укытучы һөнәре җиңелләрдән түгел, тик һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килеп, балаларның ышаныч белән төбәлгән карашларын күргәч, канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала. Укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Аларт тормышта үз урынын тапкан икән, димәк, тырышлыгым бушка китмәгән. Укучыларымның уңышлары - ул күп еллык хезмәтем җимеше. Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмимен, - ди Фәридә Фәрид кызы.
Мөлаем, уңган-булган кыз язмышын сабакташы Фәнил белән бәйли. Менә алар чирек гасырдан артык авылда башкаларга үрнәк гаилә булып гомер итәләр. Акыллы, инсафлы ике малай тәрбияләп үстерделәр.
Яраткан эшең, тату гаиләң, җанга якын хезмәттәшләрең булудан да куанычлырак нәрсә бар соң.
Хөрмәтле хезмәттәшебез, сезне юбилеегыз белән котлыйбыз, киләчәк тормышыгызда яңадан-яңа уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телибез.
Сугышлы мәктәбе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев