Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Таһир Шәмсуаровтан бәйрәм шигыре

Уят Син иртәрәк уят мине әни, Таң йокысы татлы димә син. Матчадагы кипкән тал чыбыгы, Әти төсе, беркем тимәсен. Син иртәрәк уят мине әни, Кояш елмайганчы күгендә. Тугайлыкта калган каз бәбкәсен Мин эзлимен әле бүген дә. Син иртәрәк уят мине әни, Кулың белән кагыл иң элек. Без апрельдә яланаяк килеш...

Уят
Син иртәрәк уят мине әни,
Таң йокысы татлы димә син.
Матчадагы кипкән тал чыбыгы,
Әти төсе, беркем тимәсен.
Син иртәрәк уят мине әни,
Кояш елмайганчы күгендә.
Тугайлыкта калган каз бәбкәсен
Мин эзлимен әле бүген дә.
Син иртәрәк уят мине әни,
Кулың белән кагыл иң элек.
Без апрельдә яланаяк килеш
Гөрләвекләр белән йөгердек.
Син иртәрәк уят мине әни,
Чык юганда хәтфә үләнне.
Самавырга чишмә суы салып,
Чәйгә дәшик күрше-күләнне.
Кайттылар дип ишек ачар идең,
Тәрәзәңә чыпчык кунса да.
Син иртәрәк уят мине әни,
Уята күр төштә булса да...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев