Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Түбән Чыршылы кызы Лия Гарифуллина әнисе турында яза

Мин Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылы кызы.Хәзерге вакытта Казан Федераль университетының Алабуга институтында 2 курста белем алам. Әниемнең исеме Раушания. Бик йомшак күңелле, сабырлыгына таң калырлык олы йөрәкле кеше ул минем әнием. Кулыннан гөлләр тама. Әниемә рәхмәтем чиксез. Шигем юк, һәр ана да шундый булырга тиеш. оҗмах - Аналарның аяк...

Мин Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылы кызы.Хәзерге вакытта Казан Федераль университетының Алабуга институтында 2 курста белем алам. Әниемнең исеме Раушания. Бик йомшак күңелле, сабырлыгына таң калырлык олы йөрәкле кеше ул минем әнием. Кулыннан гөлләр тама. Әниемә рәхмәтем чиксез. Шигем юк, һәр ана да шундый булырга тиеш. оҗмах - Аналарның аяк астында дип белми әйтмәгән бит халык та.. чын чынлап әни кадерен туган нигездән аерылып читкә киткәч кенә аңлыйсың икән ул. Әни.. нинди матур, ягымлы, назлы, олы сүз. Әни.. Аның җылы куллары, аның наз, мәхәббәт тулы күз карашы, аның акыллы киңәшләре, авыр вакытларда "Балам, сабыр бул. Бу тормыш. Ә тормыш ул тигезлек елгасы түгел. ул тау елгасы кебек кайсы җирдә салмак, кайсы җирдә ярсулап ала. Авырлыкларга бирешми, су һәрвакыт үз юлындагы киртәләрне җиңеп бара. Сынма, сыгылма, башыңны һәрчак югары тот" дип йөрәк җылысы тулы куллары белән чәчтән сыйпый. шул чакта, гүя дөнья яктыра, болытлы көнне балкып кояш чыга. Туган нигезгә кайтып керү белән әнкәй каршы чыга, әнкәй өйне җан җылысы белән җылытып, гаилә учагына дәрман бирә, ялкын өсти.Әни өйдә булса рәхәт, йорт эче балкып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев